ҖОР СҮЗЛЕ, ЯКТЫ ЙӨЗЛЕ ИДЕ
Шагыйрь, публицист, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт (Миңнеәхәт) Мөхәммәтша улы Миншинның тууына – 90 ел
Шагыйрь, публицист, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт (Миңнеәхәт) Мөхәммәтша улы Миншин (1936–2010) Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Сугыш алды баласы буларак, ятимлек, ачлык-ялангачлыкны кичереп үсә. Әмма яшьтән үк хезмәттә чыныгу, укуга омтылыш аңа тормыш юлында очраган авырлыкларны җиңәргә, яшәештә үз сукмагын табарга булыша. 1951 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында республика газета-журналларында шигырьләрен бастыра. 1959 елда университетны тәмамлап, Буа район газетасына эшкә китә, анда ярты ел чамасы эшләгәч, 1960 елның февралендә Татарстан радиосының Идел аръягы зонасындагы үзхәбәрчесе итеп билгеләнә. 1967 елда аны Казанга, республиканың үзәк радиосына эшкә чакыртып алалар. Татарстан радиосында М.Миншин берөзлексез утыз биш ел эшли.
1979 елда аның очерклары тупланган «Васыять» исемле китабы, 1982 елда «Башаклар җырлый» дигән документаль повесте аерым китап булып басылып чыга.
Татар теленең иҗтимагый тормыштагы дәрәҗәсен, статусын күтәрү өчен көрәш җәелгән туксанынчы елларда Мидхәт Миншин радиодан «Борчылулар һәм өметләр» дигән тапшырулар алып бара һәм кыюлыгы, еракка карап фикер йөртүе белән халыкның тирән ихтирамын казана. Татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында борчылулы уйланулары аның «Күпер» исемле поэмасында үзенең сәнгати чагылышын таба. «Үлгәннәргә берни кирәкми» драмасы, «Хуҗа Насретдинның Казанга кайтуы» сатирик шоу-тамашасы, «Шайтан котырта» комедиясе, «Картлык белән бәхәс» кыйссасы, «Муенга асылган таш» повесте кебек әсәрләре үз вакытында әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан яратып кабул ителә.
М.Миншин композиторлар тарафыннан көйгә салынган җыр текстлары авторы буларак та билгеле. Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган “Иделдә яз” дип исемләнгән тапшыруда төп сүз шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар турында. 2029 елның 11 апрелендә эфирга чыккан әлеге тапшыруда шагыйрь җырларның язылу тарихын бәян итә. Әңгәмәдә аның тормыш юлына, иҗат сукмакларына кагылыш мәгълүмат та чагылыш таба. Әйдәгез, QR-код ярдәмендә журналның сайтына кереп, шушы тарихи язманы тыңлыйк. Җырлар күренекле җырчыларыбыз башкаруында яңгырый.
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев