Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ОПЕРАДА ҖЫРЛАГАН, ХАЛЫК ҖЫРЫН ЗУРЛАГАН

Мәрьям Рахманкулованың тууына – 125 ел

Күренекле җырчы, композитор, фольклорчы, ТАССРның, РСФСРның халык артисткасы Мәрьям Габделмәннан кызы Рахманкулованың (1901–1990) тууына быел 125 ел тулды. Шушы күркәм датаны билгеләп үтү өчен укучылар игътибарына аның язмаларыннан төзелгән концерт тәкъдим итәбез. Тыңлар алдыннан җырчының тормыш һәм иҗат юлы белән танышыйк.

 

Мәрьям Рахманкулова 1929 елда Казан шәрык музыка техникумын вокал буенча (Е.Ковелькова классы) тәмамлый. 1928–1934 елларда Татарстан радиосы солисты һәм музыкаль редакторы була. Бу чорда ул Татарстан композиторларының әсәрләрен һәм татар халык җырларын пропагандалауга зур өлеш кертә, яшь башкаручыларны концерт эшчәнлегенә җәлеп итәргә, республикада музыка-агарту эшен үстерергә булыша.

 

1930 елда Мәскәүдә Милли театрлар олимпиадасында катнаша, анда үзенең беренче грампластинкасын яздыра.

1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә вокал (Е.Петренко классы) һәм композиция буенча (Г.Литинский классы) укый. 1940 елда Композиторлар берлегенә кабул ителә.

 

1939–1960 елларда – Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. Европа һәм рус классик опералары репертуарындагы төп меццо-сопрано партияләрен: Азучена («Трубадур», Дж.Верди), Кармен (шул исемдәге опера, Ж.Бизе), Няня, Графиня, Любовь («Евгений Онегин», «Пики дамасы», «Мазепа», П.Чайковский) һ.б. ны башкара.

 

Татар композиторларының опералары һәм музыкаль комедияләрендәге Тугзак, Сабира, Әминә («Алтынчәч», «Илдар», «Намус», Н.Җиһанов), Бәдига («Галиябану», М.Мозаффаров), Җиһан («Башмагым», Җ.Фәйзи) һ.б. партияләрне беренче башкаручы да ул була.

 

Татарстан радиосы студиясендәге беренче язмасы – Салих Сәйдәшевның Мөхәммәт Садри шигыренә язган «Чишмә янында» җыры 1950 елларга карый. Шул вакыттан алып, 1960 елларга кадәр ул тагын ике дистәгә якын җыр һәм опералардан арияләр яздырган. Кызганыч, магнитофоннар булмаганлыктан, аның 1930–40 еллардагы яшьрәк тавышы сакланып калмаган. Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган концертта җырчының өлгереп җиткән, вокал сәнгате осталыгының иң югары баскычларына күтәрелгән вакытта яздырылган җырларны ишетерсез. QR-код ярдәмендә сайтыбызга кереп тыңлагыз.

 

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев