ОНЫТЫЛМЫЙ ТОРГАН МОСТАФИН
Виртуоз баянчы, композитор, аккордеончы, Татарстанның халык артисты Рәшит Шәкүр улы Мостафинның (1946–2023) тууына 80 ел
Виртуоз баянчы, композитор, аккордеончы, Татарстанның халык артисты Рәшит Шәкүр улы Мостафинның (1946–2023) тууына 80 ел.
Ул 1964 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә баянчы булып килә, һәм шул көннән башлап бөтен гомерен шушы иҗат коллективына, татар милли музыкасына багышлый.
Рәшит абый соңгы тапкыр Татарстан радиосына 2021 елда килде. Ул вакытта музыка белгече Гөлназ Гыйльми аның 75 яшьлек юбилее уңаеннан зур тапшыру әзерләде. Игътибарыгызга әнә шул әңгәмәне тәкъдим итәбез. Кызыксынып тыңларсыз дип уйлыйбыз, чөнки аны тыңламый калу мөмкин түгел. Шулай да, әңгәмәнең бер урынын – Рәшит Мостафинның җыр һәм бию ансамблендә оркестр оештыруы турында сөйләгәннәрен тарих өчен “Казан утлары” битләрендә ташка уеп язып куйыйк:
“Ансамбльнең күп кенә сәнгать җитәкчеләре оркестр оештырырга хыялланган. Әйтик, Җәүдәт Айдаров Мәскәүдән сигез домрачы чакырып китерә. Автономияле республикаларның җыр һәм бию ансамбльләренә составында домра һәм балалайка булган кечкенә оркестрлар гына рөхсәт ителә иде бит. Бу коллектив ел ярым гына эшли дә таркала. Аннары Александр Ключарёв төрле бюрократик киртәләр аша үтеп, 27 кешелек коллектив оештыруга иреште. Югары дәрәҗәдә профессиональ коллектив иде, анда хәтта консерватория профессорлары килеп уйнап йөрде. Ләкин финанслау ягы хәл ителмәгәнлектән, монысы да таркалды. Шулай да безнең күңелгә оркестр оештыру уе ныклап кереп калды, чөнки җыр һәм бию ансамбленең программалары берничә баян уйнатып кына куела алмаганлыгы тәгаен аңлашылды.
Ул арада электрогитаралар заманы җитте. 1970 еллар башында фольклор әсәрләрен әлеге ят инструментларда да уйнарга туры килде. Күңелдә чын халык уен кораллары оркестры оештыру теләге көчле иде. Тик ул елларда, югары белеме булмаган кешеләрне җитәкче урында эшләтмәскә дигән кагыйдә бар иде. Без, берничә музыкант, Мәдәният институтының көндезге бүлегенә укырга кердек. 1977 елда диплом алып кайткач, оркестр җыю эше башланды. Тырыша торгач, 16 кешелек штат бирелде. Домра белән балалайка кысасына гына сыеп бетеп булмаячагын да аңлатуга ирештек. Безнең халык аларны да ярата, әлбәттә, тик аның гасырлардан килгән үз уен кораллары да бар бит. Шул рәвешчә, скрипка, гобой, мандолина кебек музыкаль инструментлар килеп керде.
Хәзерге вакытта (2021 елгы әңгәмә ткәнен онытмыйк! – Н.А.) оркестр составында өч баян, флейта, кларнет, гобой, өч скрипка, өч домра, бәрмә уен кораллары, бас, электробас бар. Күп кенә музыкантларыбыз 2-3 инструментта уйный. Курай, кубыз, сорнай кебек милли уен коралларын да кушып җибәрәбез. Башка халыкларның музыкасын уйнарга каирәк булса, шул халыкка хас уен коралын кертәбез һәм аны безнең музыкантлар бик тиз үзләштерә. Нинди генә катлаулы әсәр булмасын, санаулы сәгатьләр эчендә өйрәнеп, сәхнәгә чыгып уйныйбыз...”
Әңгәмәдә сез җыр һәм бию ансамбленең тарихына, анда эшләгән шәхесләргә кагылышлы кызыклы хатирәләр дә ишетерсез. Рәшит Мостафин үзе уйнаган һәм аның оркестры башкарган әсәрләр дә тәкъдим ителә.
Фото: архивтан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев