Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ОЛПАТ МӨХӘРРИРЛӘР ЗАТЫННАН

Шагыйрь һәм әдәби тәнкыйтьче Наис Гамбәрнең тууына 75 ел тулды.

 

Шагыйрь һәм әдәби тәнкыйтьче Наис Гамбәр (Наис Гыймран улы

Гамбәров)ның тууына 75 ел тулды. Татарстан язучылар берлегенең рәсми

сайтында урын алган мәгълүматларга караганда, ул 1947 елның 25

августында Мөслим районының Бүләк авылында дөньяга килә. Үз

авылларында – башлангыч, күрше Үрәзмәт авылында урта мәктәпне

тәмамлаганнан соң, 1966 елдан Мөслим районының «Авыл утлары»

газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Газетада өч елга якын

эшләү яшь журналистның каләмен чарлый: ул авыл кешеләре тормышы һәм

хезмәте турында әдәби язмаларын, очеркларын, мәкаләләрен бастыра.

Мәктәпнең югары сыйныфларында ук Казаннан килеп бер ел үзләренә

әдәбият укыткан яшь романтик шагыйрь Рәдиф Гатауллиннан (Гаташтан)

«шигырь җене» кагылып калган Наис бу елларда да үзенең шигъри каләм

тибрәтүен дәвам иттерә.

Әдәбиятка мәхәббәт 1969 елда Наисне Казанга, университетның татар

теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Университетны уңышлы

тәмамлаганнан соң, яшь белгечнең матбугат өлкәсендәге дәвамлы һәм

бәрәкәтле хезмәт юлы башлана. 1974–1978 елларда ул Татарстан китап

нәшриятының матур әдәбият редакциясендә мөхәррир булып эшли. Аның

мөхәррирлегендә «Татар халык иҗаты» күптомлыгының беренче дүрт

китабы, Таҗи Гыйззәт әсәрләренең өч томлыгы, Мөхәммәт Гайнуллинның

XIX йөз татар язучыларына багышланган тарихи-публицистик китабы кебек

җитди эчтәлекле, катлаулы басмалар дөнья күрә. Алга таба мөхәррирлек эше

көндәлек матбугатның башка төрләре кысасында барса да, Н.Гамбәр

китапчылык эшен гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәвам иттерә килә:

килешү тәртибендә шул ук Татарстан китап нәшрияты һәм «Рухият», «Милли

китап» кебек хосусый нәшриятлар белән хезмәттәшлек итеп, алар чыгарасы 

күптомлыкларның, шигырь һәм проза җыентыкларының текстларын

редакцияләү, басмаларын югары сыйфатлы итү юнәлешендә зур иҗади ярдәм

күрсәтә. Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Нур Әхмәдиевләрнең

күптомлыклары – шулар җөмләсеннән. Наис Гамбәр үзе редакцияләгән

басмаларга еш кына кыскача кереш сүз яки китап авторының тулаем иҗатын

анализлаган тәфсилле кереш мәкаләләр дә яза.

Узган гасырның туксанынчы еллары башында «Татарстан» журналы

редакциясендә җаваплы секретарь булып эшләп алганнан соң, Н. Гамбәр

1993 елда «Казан утлары» журналына эшкә күчә. Ул анда әүвәл җаваплы

секретарь вазифаларын башкара, аннары редакциянең фән һәм сәнгать

бүлеген җитәкли.

Наис Гамбәр күпмедер дәрәҗәдә остазлары Дәрдемәнд, Хәсән Туфан

нарның шигъри традицияләре кысасында иҗат итүче дип әйтергә була.

Иҗатта һәм мөхәррирлек хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен Наис

Гамбәр 2000 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният

хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Ул 2005 елның 4 маенда Казанда кинәт вафат була һәм туган авылы

Бүләк зиратында җирләнә.

Әдипнең якты рухын искә алып, журнал укучылары игътибарына аның

шигырьләре күренекле нәфис сүз остасы Айрат Арсланов язмасында тәкъдим

ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев