МОҢНАН НИГЕЗ САЛГАН СӘЙДӘШ
Халкыбызның күп гасырлык моң традицияләрен дәвам иттереп, профессиональ милли музыкабызга нигез салучыларның берсе, композитор, дирижёр, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисты Салих Җамалетдин улы Сәйдәшевнең тууына – 125 ел (1900–1954).
Халкыбызның күп гасырлык моң традицияләрен дәвам иттереп, профессиональ милли музыкабызга нигез салучыларның берсе, композитор, дирижёр, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисты Салих Җамалетдин улы Сәйдәшевнең тууына – 125 ел (1900–1954).
Сөекле композиторыбызның юбилее Татарстан радиосы дулкыннарында аның музыкаль мирасын тагын бер кат бөтен тулылыгы белән тыңлаучыларыбыз игътибарына тәкъдим итү өчен күркәм форсат бирде. Яңа тапшырулар белән беррәттән, радио архивында сакланган “Сәйдәш катламы” янә эфир киңлекләренә чыкты. Журнал укучылар игътибарына әнә шундый кадерле язмаларның берсен тәкъдим итәбез. Ул - 1970 елларга караган “Күңелдән – күңелләргә” дигән радиокомпозиция. Аны шул заманда әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясенең баш мөхәррире булып эшләгән хезмәттәшебез Рим Кәримов әзерләгән һәм алып та барган.
Язма беренче чиратта шул ягы белән кызыклы: тапшыруда композиторның шәкертләренең, дусларының истәлекләре файдаланылган. Аны тыңлаганда, сез Россиянең халык артистлары Мәрьям Рахманкулова, һәм Хәким Сәлимҗанов, укытучы Заһидә Тинчурина, композитор Сара Садыйкова, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле режиссёр һәм педагог Ширияздан
Сарымсаков, журналист Исмәгыйль Усманов, шагыйрь Мөхәммәт Садри тавышларын ишетерсез.
Заһидә Тинчуринаның истәлекләре тыңлаучыга аеруча кызыклы булыр дип уйлыйбыз, чөнки ул, күренекле драматург Кәрим Тинчурин хатыны булганлыктан, Салих Сәйдәшев белән еш аралашкан, аның иҗади эшеннән дә хәбәрдар булып яшәгән.
“Тинчуринның вакытының зур өлеше театрда узганга күрә һәм Сәйдәш үзенең әсәрләрен искиткеч тиз язганга күрә аларның бөтен фикер алышулары, иҗат процессы театр эчендә уза иде, - дип сөйләгән Заһидә ханым. - “Зәңгәр шәл” спектакле иҗат ителгән вакытта аның безгә кергәләгәне дә булды. Башта алар бик озаклап пьесаның эчтәлеген тикшерделәр, аерым-аерым урыннарына кат-кат тукталдылар. Спектакльдә музыканың характеры нинди булырга тиешлеге турында да сүз барды. Ара-тирә Тинчурин үзенчә көйләп тә күрсәтте. Сәйдәш аны төзәтмәде дә, көлмәде дә. Тинчурин җырлап күрсәтә дә, менә шулайрак булса иде дип куя. Әйтик, урман пәрдәсендә качкыннар хоры, беренче пәрдәдә Булат җыры... “Сүнгән йолдызлар”ны эшләгәндә дә, башка әсәрләрдә дә шулай булды. Сәйдәш, драматургның теләкләрен, хисләрен читкә какмыйча, Тинчуринның теләген үз моңнары белән үстереп, көчәйтеп, искиткеч музыкаль әсәрләр иҗат итте...”
Тапшыруда истәлекләр республиканың сәнгать осталары башкаруында Сәйдәшнең җырлары, спектакльләрдән арияләре, симфоник әсәрләре белән үрелеп бара. Инде, әйдәгез, QR-код ярдәмендә журналның сайтына кереп, ерак елларның кайтавазын тыңлыйк.
Фото: архивтан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев