Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

Мәхәббәт һәм яшьлек шагыйре

Мостафа Ногманның тууына – 110 ел

Киң катлау укучыларга шагыйрь һәм тел галиме Мостафа Ногман 
(1912–1976) иң элек ничәмә-ничә буын милләттәшләребез яратып тыңлый 
торган популяр җырлар авторы буларак билгеле. Татарстан радиосы 
фондындагы язмаларына күз салсак, без әлеге җырларның заманнан-заманга 
күчеп, күңелдән-күңелгә тапшырылып барган үлемсез әсәрләр булуын 
күрәбез. Әлеге язмаларның иң әүвәлгеләре 1953 елга карый.  «Оныта 
алмыйм», «Күзләрем тик сине эзлиләр», «Бөдрә таллар», «Салагыш 
болыннары», «Гел синең хакта», «Ул гына аңлар кебек», «Киек казлар китә», 
«Ә кайда соң минем мәхәббәтем», «Сагыну җыры», «Ак җилкән» кебек җыр 
текстларын Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова кебек шул заманның иң затлы 
композиторлары көйгә салган, әлеге җырлар һәм романслар дистәләрчә 
җырчының репертуарына кергән, алар бәлеш-өчпочмаклы гаилә 
мәҗлесләреннән алып, иң затлы сәхнәләрдә башкарылган. Әле бүген дә 
Мостафа Ногман шигырьләренә иҗат ителгән җырларның концертларда, 
радио эфирларында тынып торганы юк. 
Журнал укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган аудиоязмада 
әдипнең шәхесе дә, иҗаты һәм гыйльми эшчәнлеге дә шактый ук тулы булып 
ачыла. Тапшыру 1992 елда Мостафа Ногманның тууына 80 ел тулу уңаеннан 
әзерләнгән булган һәм анда күренекле галимебез Нил Юзиев, язучы 
Мөхәммәт Мәһдиев, җырчылар Фәридә Кудашева һәм Мөнирә Булатова, 
танылган галим һәм педагог Җәмил Зәйнуллин үзләренең фикерләре һәм 
истәлекләре белән уртаклашканнар. 
«Күңелдә ул һаман да яшь булып, мәһабәт гәүдәле матур ир булып, 
күңеле һәрвакыт җыр һәм музыка белән тулы яшьлек һәм мәхәббәт шагыйре 
булып гәүдәләнә, – дип башый Нил Юзиев үзенең истәлекләрен. – Бер 
шигырендә ул болай дип язган иде:
Мәхәббәтнең гомере чикләнмәгән, 
Ул хас түгел бары яшьләргә. 
Ул яралган кешенең гомере буе
Йөрәгендә янып яшәргә. 
Мостафа, кешенең һәр адымы мәхәббәт уты белән яктыртыла, дип, бик 
дөрес яза. Бу сүзләр аның үзенә дә, бөтен тормыш юлына да бик тә туры 
килеп тора. Ул гомере буе мәхәббәт уты белән янып яшәде, картаймаска 
тырышып көн итте. Ленин районындагы Химиклар сарае яныннан үзе 
эшләгән университетка ул җәяүләп йөрергә ярата иде. Еш кына мине дә үзе 
белән бергәләп кайтырга дәшә иде. Кышын ял көннәрендә чаңгы белән Тирән 
күлгә, Аккош күлләренә бара иде. Кайткач хозурланып, яңа туган шигъри 
хисләре белән уртаклаша иде. Олыгая барса да, һәрчак үзен яшьләрчә тойды, 
ничә яшьтә икәнен тирә-юньдәгеләргә белгертмәве дә, туган көннәрен 
билгеләп үтәргә яратмавы да, юбилейларын уздырмавы да әнә шул 
яшьлектән аерылырга теләмәү хисе белән бәйле иде булса кирәк. Аңлы 
рәвештә ул үзен картаюдан саклый, йөрәгендә мәхәббәт утының сүнүеннән 
курка иде...»
Хәер, без тапшыруның эчтәлеген тулысынча сөйләп чыгуны максат 
итеп куймыйк, укучыларыбызның үз ихтыярына калдырыйк. Әйткәнебезчә, 
биредә милләтебезнең биш олпат шәхесе катнаша. Аларның газиз 
тавышларын ишетү шулай күңелләрдә рәхәт бер сагыш уятыр, дип 
уйлыйбыз. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев