Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

МИН ҮЗЕМНЕ ӘДИП ИТЕП ТОЯМ...

Күренекле шагыйрь, прозаик, публицист, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Нияз Акмалның тууына 70 ел.

Күренекле шагыйрь, прозаик, публицист, Саҗидә Сөләйманова
исемендәге әдәби премия лауреаты Нияз Акмалның (1954–2007) тууына 70
ел.
2002 елда «Үзем турында үзем» исемле мәкаләсендә ул болай дип язган
иде:
«Миннән еш кына төрле жанрларда – проза, шигырь, юмор-сатира
жанрларында ничек берьюлы эшли алуым турында сорыйлар. Кайсы
жанрның миңа «җиңелрәк бирелүе» турында кызыксыналар. Шигырьме,
прозамы, янәсе. Бу хакта минем сүзем бер, фикерем бер: жанр минем өчен
иҗатның бер төре, формасы-калыбы гына. Үз хәл-халәтем нинди булуга
карап, күңелем белән сизенеп, әйтәсе сүземне-фикеремне, сурәтләремне шул
калыпка салам мин. Ягъни билгеле бер жанрга. Шуңа күрә Нияз Акмал
шагыйрьме, прозаикмы кебек сорауларга көлеп кенә карыйм, үземне әдип
итеп тоям...»
Исеме матбугат битләрендә озак кына онытылып торган әдипнең
берничә әсәре, бу айда, юбилее уңаеннан, газета-журналларыбызда күренеп
алды. Татарстан радиосы исә шагыйрь исән вакытта ук язылып, радио
фондында сакланган язмаларны эфирга әзерләде. Болар – Нияз Акмалның үз
укуында һәм артистлар башкаруында шигырьләр; балалар өчен язылган
«Серле кайтаваз» повесте буенча радиоспектакль; Ренат Таҗетдинов
башкаруында «Күгәрчен сөте» повестена нигезләнгән моноспепктакль һ.б.
Нияз Акмал Татарстан радиосы белән даими хезмәттәшлектә яшәде,
Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укыган
елларында биредә практика узды һәм шуннан башлап, ул әзерләгән
тапшырулар, төрле вакыйгалар уңаеннан ясаган чыгышлары һәрвакыт
яңгырап торды. Юбилее көннәрендә без аның 1970 еллар ахырына караган,
әмма бүген дә актуальлеген югалтмаган бер публицистик чыгышын эфирга
бирәбез.

Шагыйрьнең вафатыннан соң да аның иҗатын пропагандалаучы,
исемен мәңгеләштерергә омтылучы игелекле затлар табылды. «Чаллы-ТВ»
телеканалы «Йолдызлар балкышы» сериясеннән әдипнең иҗатына һәм
тормыш юлына багышланган документаль фильм төшерде. Казанның
Актёрлар йортында, Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында,
Чаллының үзәк китапханәсендә, Сарман районының үзәк мәдәният йортында
иҗат кичәләре үткәрелде. Радиобыз фондында әлеге чаралардан алынган
язмалар кадерләп саклана. Шагыйрьнең 70 еллыгы уңаеннан әзерләнгән яңа
тапшыруларда исә каләмдәшләренең, аның белән аралашкан, якыннан белгән
кешеләрнең, иҗатын сөючеләрнең фикерләре, истәлекләре урын алды.
Журнал укучылар игътибарына исә тәкъдим ителә торган тапшыру
Нияз Акмал шигырьләреннән һәм аларга язылган җырлардан төзелгән әдәби-
музыкаль композиция белән башланып китә. Аннары шагыйрьнең үз
укуында берничә шиыгрь һәм Айдар Хафиз язмасында «Элемтәче турында
баллада» ишетерсез.
Әдипнең якты рухын дога белән искә алып тыңлыйк.

Фото: архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Музыка форматында үзеңә күчереп тыңларлык ясасагыз иде. Ютуб форматы монда ачкан килеш кенә тыңланыла. Рәхмәт.