Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

МИЛЛӘТ БАКЧАСЫ ТӘРБИЯЧЕСЕ

Татар балалар язучысы, хикәяче, тәрҗемәче, публицист Ләбибә Фәез кызы Ихсанованың (1923–2010) тууына – 100 ел.

         Татарстан язучылар берлегенең рәсми сайтына күз салсак, булачак әдибә Киров өлкәсенең Нократ аланы районы Түбән Шөн авылында укытучылар гаиләсендә туып үсә. 1943 елда Казан университетының география факультетына укырга керә. Студент елларында каләм тибрәтә башлый. Соңгы курсларда укыганда, беренче күләмле әсәрен – «Көмеш елга» исемле повестен иҗат итә. Әсәр нәшриятта басылып чыгу белән балаларяратып укый торган китапларның берсенә әйләнә.

1948 елда университетны тәмамлагач, Л.Ихсанова үзен тулысынча әдәби иҗат эшенә һәм журналистикага багышлый: 1948–1978 елларда, ягъни утыз ел дәвамында көндәлек матбугат һәм мәгълүмат чаралары оешмаларында – Татарстан радиокомитетында, Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә, балалар журналы «Ялкын» һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә җаваплы вазифалар башкара. Шул рәсми хезмәт еллары агышында аның әдәби иҗат хәзинәсе дә яңадан-яңа әсәрләр белән байый бара: «Җир астында җиде көн», «Якты уйлар», «Нияз», «Нияз мәктәптә», «Тал бөгелә», «Робинзоннар лагеренда», «Саралан малайлары», «Ана көндәлеге», «Очкын», «Гөлләр кояшка карый», «Наил, Фаил һәм башкалар», «Ил кызы», «Милиционер малае», «Тузганак» һ.б. повестьлары языла, «Сөйләнмәгән сер», «Тау чәчәге» кебек хикәя җыентыклары басылып чыга.

Ләбибә Ихсанованың Татарстан радиосы фондында да саллы мирасы бар. Аның әсәрләренә нигезләнгән радиоспектакльләр 1970 елларда ук эфирга чыга башлый. Алар арасыннан “Космонавтлар урамы” (сценарий авторы – Юныс Әминов), “Җир астында җиде көн”, “Сугыш чукмарлары” дип исемләнгән радиотамашалар безнең көннәрдә дә балалар өчен тапшыруларда актив кулланыла. 1990 елларда Ләбибә ханым безнең радиода балалар һәм яшүсмерләр өчен “Әдәпле булу җиңелме?” дигән тапшырулар циклы алып барды. Ата-анага, әби-бабайларга хөрмәт, туган телгә, туган илгә карата мәхәббәт темаларына багышланган бу чыгышлар хәзер дә актуальлеген югалтмаган.

Журнал укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган язмада исә 2013 елның 20 августындаэфирга чыккан тапшыру тәкъдим ителә. Ул әдибәнең90 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнгән иде. Әңгәмәне тапшыруның авторы, язучы һәм журналист Дания Гайнетдинова алып бара. Бу – Ләбибә Ихсанованың радиодагы иң соңгы язмасы. Әңгәмәдән соң аның “Күз алдымда – якты йолдыз” дигән китабыннан бер өзек Тәлгать Хаматшин укуында тәкъдим ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев