Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

КЫСКА ГОМЕР, ОЗЫН ЮЛЛАР ҮТКӘН ӘДИП

Быел март аенда танылган шагыйрь Әнвәр Давыдовның тууына 105 ел тулды.

Быел март аенда танылган шагыйрь Әнвәр Давыдовның (1919–1968)
тууына 105 ел тулды.
1990 еллар ахырында коллегабыз, күренекле журналист Минвагыйзь
Зәйнетдинов «Шигъри төбәккә сәяхәт» дигән тапшырулар шәлкеме әзерләгән
иде. Ул вакытта автор безне Самара өлкәсенең Камышлы төбәгенә, Зыя
Ярмәки, Халикъ Садри, Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалимнәрнең туган
бишеге булган, аларның иҗатында, шигырьләрендә җырланган Сок елгасы,
Касады су буйларына эфир дулкыннарында сәфәргә алып чыккан иде. Менә
шул тапшыруларның берсе Камышлы авылы, татар поэзиясендә үз урынын
алган шагыйрь Әнвәр Давыдов турында иде. Шагыйрьнең 105 еллыгын
билгеләп үтә торган көннәрдә, без әлеге тапшыруны кабатлап тапшырырга
булдык.
Бу язма тагын шунысы белән дә кадерле: биредә шагыйрьнең үз
тавышы бар, анда әдипләребездән язучы Хисам Камал, Әхсән Баян һәм
Рөстәм Мингалим, шагыйрьнең туганнан туган энесе Альберт Нарбеков
катнашкан булган. Хәзер инде исемнәре телгә алынган әдипләр үзләре дә
бауыйлыкта, газиз тавышларын ишетеп, аларны да юксынырбыз.
Әлеге язмадан соң журнал укучылар игътибарына Әнвәр Давыдов
шигырьләренә язылган җырлар тәкъдим ителә. Алар күп түгел, әмма әгәр
игътибарлы җырчы табылса, әле бүген дә татар эстрадасының «йөзек кашы»
булырлык әсәрләр. Мәсәлән, шагыйрьнең шигыренә Аламаз Монасыйпов
иҗат иткән «Казаным» җыры үз вакытында өч күренекле җырчының даими
репертуарында булган. Ул 1958 елда – Нияз Даутов, 1981 елда – Ренат
Ибраһимов, 1987 елда Рафаэль Сәхабиев тарафыннан магнитофон тасмасына
яздырылган. Аллаһияр Вәлиуллин көйгә салган «Ике кыз такмаклары»
алтмышынчы-җитмешенче елларда Венера Шәрипова һәм Фагыйлә
Тимерова тарафыннан зур концертларда башкарылып, халык арасында

гаҗәеп популярлык казанган. Әлеге җыр 1968 елда безнең студиядә яздырып

алынган. Сөекле җырчыбыз Әлфия Авзалова язмасындагы «Яратам дисң
син» (Алмаз Монасыйпов музыкасы) әле дә бик күп милләттәшләребезнең
күңел түрендәдер.
Инде әйдәгез, тапшыруның авторы Минвагыйзь ага Зәйнетдиновка
фәнни-популяр дәреслеккә тиң шушы олы хезмәте өчен ихлас рәхмәт әйтеп,
язманы тыңлыйк.

Инфографика: Ләйсән Зарипова

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев