Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

КҮПМЕ ҖЫРЛАР ҖЫРАНМЫЙЧА КАЛГАН

Күренекле композитор, беренче татар балетының авторы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Яруллинның тууына 110 ел тулды

Бу юлы без журнал укучылар игътибарына композитор Фәрит Яруллин
әсәрләрен тәкъдим итәбез. Шушы аһәңсазның иҗатына мөрәҗәгать итүебез
һич тә очраклы түгел: күренекле композитор, беренче татар балетының
авторы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты
Фәрит Яруллинның тууына 110 ел тулды.
gabdullatukay.ru сайтында урын алган мәгълүматларга караганда, татар
халкының сөекле композиторы Фәрит Яруллин 1914 елның 1 гыйнварында
Казан шәһәрендә, танылган музыкант Заһидулла Яруллин гаиләсендә дөньяга
килә.
1923–1930 елларда Яруллиннар Уфада яши, аннан янә Казанга әйләнеп
кайта. Фәрит кечкенәдән музыка сәнгатенә гашыйк булып үсә. 1930 елда ул
музыка техникумына укырга керә, виолончельдә һәм фортепианода уйнарга
өйрәнә.
1933 елда талантлы яшь музыкант Мәскәү консерваториясе
каршындагы рабфакка композиция классына укырга җибәрелә, аннан соң ул
Татар опера студиясендә композиция буенча дәресләр ала. Биредә атаклы
педагог Генрих Литинский Фәрит Яруллинның өлкән остазына һәм дустына
әверелә. Аның хәер-фатихасы белән балет жанрына беренче адымнарын
ясый. Студентлык елларында Фәрит Яруллин фортепиано, скрипка һәм
виолончель өчен күп кенә сонаталар да иҗат итә.
1939 елда Фәрит Яруллин Габдулла Тукай әкияте буенча «Шүрәле»
балетын иҗат итә. Әсәргә либреттоны Әхмәт Фәйзи яза. Спектакльне сәхнәгә
чыгарырга әзерлек барган бер вакытта Бөек Ватан суышы башланып китә.
Фәрит Яруллин 1941 елның июлендә армия сафларына алына һәм хәрби
пехота мәктәбенә җибәрелә. Аңа Бөек Җиңү көнен күрү насыйп
булмый. 1943 елның 17 октябрендә Австрия башкаласы Вена шәһәрен 

фашистлардан азат иткәндә, ул батырларча һәлак була. Ул күңелендә йөрткән
яңа әсәрләр әнә шул мизгелдә үзе белән бергә мәңгелеккә китеп бара.
«Шүрәле» балеты беренче тапкыр Казанда 1945 елның мартында
Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында куела һәм чын-чынлап
халык күңелен яулый. Тагын биш елдан балет Киров исемендәге
Ленинград опера һәм балет театрында сәхнәләштерелә. Казанда Муса Җәлил
исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында «Шүрәле»
балеты тагын 1952, 1957, 1970, 1986 һәм 2000 елларда куела.
Шунысын әйтергә кирәк, музыка сәнгате тарихына Фәрит Яруллин
исеме беренче татар балеты авторы буларак кереп калды һәм 1958 елда,
ягъни вафатыннан соң күп еллар узгач, шушы әсәре өчен аңа Татарстанның
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә.
Инде, Әйдәгез QR-код ярдәмендә журналның сайтына кереп, Фәрит
Яруллин әсәрләреннән төзелгән концерт тыңлыйк. Төрле елларда
башкарылган әлеге язмалар Татарстан радиосы фондында саклана.

Фото: архивтан.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев