Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

КОЯШКА ЕЛМАЮЧЫ ШАГЫЙРӘ

Шагыйрә һәм тәрҗемәче Фирая Зыятдинованың тууына 80 ел (1945–2006).

 

Шагыйрә һәм тәрҗемәче Фирая Зыятдинованың тууына 80 ел (1945–2006).

Татарстан язучылар берлегенең рәсми сайтында бәян ителгәнчә, Фирая Гали кызы 1945 елның 5 сентябрендә Әтнә районы Мамыш авылында туа. 1963 елда, колхозда эшләвеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый, шул ук елда Казан дәүләт университетының тарих-филология бүлегенә кабул ителә. 1968 елда университетны тәмамлагач, бер ел мәктәптә укыта, аннары Татарстан китап нәшриятына эшкә урнаша. Шунда утыз елдан артык мөхәррир булып эшли.

Фирая Зыятдинованың беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында ук республиканың үзәк газета-журналларында басыла башлый. 1968 елда бер бәйләм лирик шигырьләре яшь авторларның күмәк җыентыгы «Беренче карлыгачлар» китабына урнаштырыла.  

Шагыйрәнең балаларга атап язган шигырь китаплары һәм басмада дөнья күргән тәрҗемә хезмәтләре дә бар. Аның фәнни-документаль, әдәби-публицистик, шулай ук әдәби тәрҗемәләре күп кенә күмәк җыентыкларда урын ала, аерым китаплар булып та чыга.

Фирая Зыятдинова – лирик шагыйрә. Аның төп темалары – яшьлек мәхәббәте, кеше күңеленең матурлыгын, сафлыгын, табигать белән бердәмлеген данлау, яшәүнең кадерен белү, нинди очракта да аның бәхет икәнлеген тою. Шигырьләре хискә, кичерешләргә бай.  Шунлыктан аларның бик күбе көйгә салынган. Татарстан радиосы фондыныда  аның ике дистәгә якын җыры саклана. «Бер син генә», «Яшьлек дустыма» (Рөстәм Сәрвәров музыкасы), «Бәхет өчен» (Роберт Андреев), «Бәхет өчен» (Роберт Андреев), «Иң зур бәхет» (Фәрит Хатыйпов), «Көзге юлдан атлыйм» (Рәшит Кәлимуллин), «Матур буласым килә» (Фасил Әхмәтов), «Рәхмәт сиңа, бәхет кошым» (Дамир Рәфиков), «Син, әни, әйткән идең» (Рамил Курамшин), «Яланнарда ялгыз йөрим» (Алмаз Хәмзин) кебек популяр җырлары Галина Казанцева, Ришат Төхвәтуллин, Венера Ганиева, Зилә Сөнгатуллина, Айдар Галимов, Рамил Курамшин, Сәнифә Рангулова, Бәширә Насыйрова башкаруында радиобызның музыкаль программаларында, тематик тапшыруларында даими яңгырап тора. 

Шагыйрәнең якты рухын искә алып тыңлау өчен, укучылар игътибарына аның шигырьләреннән һәм аларга иҗат ителгән җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез. Телефоныгызның объективын QR-кодка юнәлтсәгез, журналның сайтында урын алган шушы тапшыру ачылып китәчәк. Композицияне без шагыйрәнең мәгълүм әсәре исеме белән  «Мин кояшка елмаям» дип атадык. Шигырьләр Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова укуында яңгырый.

Фото: архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев