Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫНА ГОМЕР БИРЛЕ

Хор дирижеры, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әзһәр Абдуллинның (1923-1993) тууына 100 ел.

Хор дирижеры, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның

атказанган сәнгать эшлеклесе Әзһәр Абдуллинның (1923-1993) тууына 100 ел.

Хәзерге Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында дөньяга килеп,

халык җырларына гашыйк булып үскән егетнең музыка сәнгатенә юлы гади

генә булмый. Башта әле аңа, гармум урынына корал алып, Бөек Ватан

сугышы кырларында илебез азатлыгын якларга туры килә.

1952 елда Казан консерваториясен, аннары 1955 елда Мәскәү

консерваториясе каршында аспирантура тәмамлый. Шул елдан Казан

консерваториясендә укыта башлый. Бер үк вакытта Татар академия

театрының музыка җитәкчесе һәм дирижеры (1957–1967), Татар опера һәм

балет театрында дирижер һәм хормейстер (1958–1959), Җыр һәм бию

ансамбленең сәнгать җитәкчесе (1967–1968) булып эшли.

Актив иҗат һәм концерт эшчәнлеге алып бара. 1957 елда Мәскәүдә

Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында татар композиторлары әсәрләрен

башкарган СССР Дәүләт симфония оркестрына дирижерлык итә.

Әзһәр Абдуллин виртуоз музыкант, күренекле хор һәм оркестр

дирижеры, күп санлы шәкертләр тәрбияләп үстергән педагог булу белән

беррәттән, халык җырларын эшкәртүче композитор буларак та татар музыка

сәнгате тарихында җуелмас эз калдырган шәхес. Халык җырының моңын,

рухын саклап, аңа заманча яңгыраш сала алу – бик сирәк иҗатчыларга гына

бирелә торган сәләт ул. Татартсан радиосы фондында Әзһәр Абдулли

эшкәртүендә җитмештән артык татар халык җыры саклана һәм аларның

күбесендә ул дирижер буларак катнашкан.

Әзһәр Хәниф улы музыка белемен, халык җырларын актив рәвештә

пропагандалаучы музыкант та иде. Шушы максат белән ул хор өчен

җыентыклар, татар халык җырларын һәм композиторлар әсәрләрен хор,

инструменталь ансамбль һәм симфоник оркестрлар өчен эшкәртмәләр, татар

фольклорына караган фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләр бастырып

чыгарды. Шушы изге бурычы аны еш кына Татарстан радиосына да алып

килә иде. Ул биредә татар халык җырларының хасиятенә, аларны башкару

үзенчәлекләренә багышланган тапшырулар әзерләде. Журнал укучылар

игътибарына нәкъ әнә шундый чыгышларының берсе тәкъдим ителә. Язма

1950 нче еллар ахырына карый. Тапшыруны Әзһәр Абдуллин үзе алып барган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев