Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

Кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем...

Халкыбызның рухи дөньясында җуелмас эз калдырган язучы, шагыйрь  һәм драматург, журналист, хәрби корреспондент Гадел Кутуйның  (1903–1945) тууына – 120 ел. 

Халкыбызның рухи дөньясында җуелмас эз калдырган язучы, шагыйрь 
һәм драматург, журналист, хәрби корреспондент Гадел Кутуйның 
(1903–1945) тууына – 120 ел. 
Әдипнең исеме Татарстан радиосытыңлаучылары өчен аеруча кадерле, 
чөнки аның иҗат юлының шактый өлеше шушы радио белән бәйләнгән. 
1930 елларда ул биредә мөхәррир булып эшли. Бөек Ватан сугышы 
башлангач, Тау ягына тарихка «Казан каймасы» дип кергән оборона 
сызыгын төзергә җибәрелә. Кайбыч якларында шулай ук радио 
хезмәткәре Җәүдәт Фәйзи белән бер фатирда торалар. Композиторга 
атаклы «Башмагым» музыкаль комедиясен язу идеясен окоп казучылар 
бригадиры Гадел Кутуй бирә. Үзенең «Рөстәм маҗаралары» повестен исә 
ул радиодан уку өчен дип яза. 
Фронтка аны Татарстан радиосы коллективы озатып кала. Утлар-сулар 
кичеп исән калган батыр сугышчы, туплар тынгач, 1945 елның июнендә 
авырудан вафат була, Польшаның Згеж шәһәрендә җирләнә. «Сагынган 
саен сагынасы килә. Сагынуым шундый көчле булганга, кайтуым да 
ышанычлы. Кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем. Сагындым, бик 
сагындым сине, изге туган ил!» – дип яза ул үзенең «Сагыну» нәсерендә, 
ләкин тәкъдир башкачарак хәл итә. 
Татарстан радиосы Гадел Кутуйның юбилеен зурлап билгеләп үтәргә 
җыена.  Бу көннәрдңә радиотыңлаучылапр, язучылар һәм әдәбият 
галимнәре катнашындагы оригиналь тапшырулар белән беррәттән, фонд 
язмалары да хәрәкәткә китерелә. Әдипнең шигырьләренә иҗат ителгән 
җырлар аерым бер концерт итеп туплана. «Команда – алга!» (З.Хәбибуллин 
музыкасы), «Илкәемә» (Җ.Фәйзи), «Туган ил» (М.Рахманкулова), «Туган 
илемә» (М.Мозаффаров) кебек җырлар тыңлаучыларыбыз күңеленә хуш 
килер дип өметләнәбез. Гариф Галиевның Гадел Кутуйга кагылышлы 
истәлекләре (рус телендә), Фәйзулла Туишевның «Кутуйга багышланган 
марш»ы шулай ук тапшыруларыбызны бизәп торыр. Ә инде әдипнең 
әсәре буенча М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында 
1977 елда куелган «Тапшырылмаган хатлар» спектакленең (режиссёры 
Р.Исрафилов, композитор Р.Хәсәнов) радиоварианты ел саен эфирга 
кабатлап бирелә.   
Юбилей көннәрендә язучының шушы ук әсәренә нигезләнгән 
«Неотосланные письма» монооперасы да халык күңеленә хуш килер дип 
уйлыйбыз. Дүрт кисәктән торган әлеге операның музыкасын композитор 
Анатолий Луппов иҗат иткән. Әсәрне танылган җырчы Гөлнара Мурзиева 
Татарстан дәүләт симфоник оркестрына кушылып башкара. Дирижёр – 
Вадим Венедиктов.  
Ә журнал укучылар игътибарына без Гадел Кутуйның «Сагыну» дигән 
данлыклы нәсерен тәкъдим итәбез. Аны галим һәм язучы Фоат 
Галимуллин укый.

Фото: архив
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев