КАРДӘШЛӘРГӘ МОҢ ӨЛӘШКӘН ТАТАР
Күренекле милләттәшебез, композитор, педагог, дирижёр, казакъ профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, Казакъстанның Дәүләт Гимны авторы, Казакъстан ССРның халык артисты һәм К.Байсеитова исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Латыйф Габделхәй улы Хәмидинең (1906–1983) тууына 120 ел.
Күренекле милләттәшебез, композитор, педагог, дирижёр, казакъ профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, Казакъстанның Дәүләт Гимны авторы, Казакъстан ССРның халык артисты һәм К.Байсеитова исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Латыйф Габделхәй улы Хәмидинең (1906–1983) тууына 120 ел.
Журнал укучылар игътибарына аның җырларыннан төзелгән концерт тәкъдим ителә. Сез аны QR-код ярдәмендә сайтыбызга кереп тыңларсыз. Татарстан радиосы фондында чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең тормышын өйрәнеп, чын мәгънәсендәге фәнни хезмәтләр язган әдип Тәүфикъ Әйди тарафыннан Латыйф Хәмидигә багышлап әзерләнгән тапшыру саклана. Концерт шул язмадан бер өзек белән башланып китә. Аның нәни генә бер өлешен кәгазьгә күчерик:
“1959 ел. Мәскәүдә казакъ әдәбияты һәм сәнгатенең икенче декадасы бара. Урамнарда Казакъстанның Дәүләт Гимны яңгырый, Зур театр сәхнәсендә “Абай” операсы куела. Башкалага килгән артистлар “Алтын бодай”, “Ватаным”, “Мәскәүгә сәлам!” җырларын җырлый, хореографик ансамбль “Казакъ вальсы”н бии, Бибигөл Төлегенова “Былбыл” җырын Кормангази исемендәге халык музыка кораллары оркестрына кушылып башкара. Алкышлар... алкышлар...
Башкала җәмәгатьчелеге бу әсәрләрнең авторын – очкын карашлы, озынча йөзле, хәрәкәтчән, сөйкемле кешене “Егет икәнсез, Хәмиди, “Былбылыгыз” искиткеч! Һәр жанрда иҗатыгыз былбыллар сайравына тиң”, – дип уратып алалар. Таләпчән Мәскәү тамашачылары аңа ихлас күңелдән кул чаба. Күренекле композиторлар Латыйф Хәмиди әсәрләренә югары бәя бирә, хөкүмәтебез аны икенче тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкли...”
Латыйф Хәмидинең тормыш юлы укучыга мәгълүмдер, дип беләбез. Ул хәзерге Кайбыч районына кергән Бүәле авылында татар гаиләсендә туа. Балачагы Үзбәкстанның Кәттәкурган шәһәрендә үтә, башлангыч музыка белемен шунда ала. 1920 елда Ташкент татар мәгариф институтына укырга керә. Солтан Габәши киңәше белән Казанга кайта һәм 1922–1925 елларда музыка училичщесында укый. Әдәби-музыкаль кичәләрнең берсендә Муса Җәлил белән таныша һәм алар иҗатташ дуслар булып китәләр.
1932 елда талантлы музыкантны Казакъстанга эшкә чакыралар. Ул анда Алмата казакъ драма театрының музыка бүлеге белән җитәкчелек итә. 1936 елда Мәскәүнең Беренче музыка техникумында, аннары Татар опера студиясендә Генрих Литинский классында белем ала. 1940 елда яңадан Казакъстанга кайта һәм аның шуннан соңгы бөтен иҗат гомере кардәш халыкның музыка сәнгате белән бәйле була.
Инде, әйдәгез, концертны тыңлыйк.
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев