КАЛӘМЕНДӘ АНЫҢ – АТОМ КӨЧЕ
Язучы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе, Һади Атласи һәм Гаяз Исхакый исемендәге премияләр лауреаты Зәки Лотфулла улы Зәйнуллинның тууына – 90 ел.
Язучы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе, Һади Атласи һәм Гаяз
Исхакый исемендәге премияләр лауреаты Зәки Лотфулла улы
Зәйнуллинның тууына – 90 ел. Ул 1933 елның 10 июлендә Башкортстанның
Стәрлебаш авылында дөньяга килә. 1952 елда гаскәри хезмәткә алынып,
Иркутск шәһәрендә хәрби авиация-техника училищесында укый, аннары
Ленинград хәрби округы авиация частьларында хезмәт итә. 1958 елда Рига
Югары хәрби ракета инженерлары училищесына укырга керә һәм 1963
елда аны уңышлы тәмамлап, гаскәри базаларда атом, водород бомбаларын
эксплуатацияләү буенча хәрби инженер була. Бер үк вакытта ул ракета
техникасына бәйле фәнни тикшеренүләр алып бара, 1967–1970 елларда
Ригадагы Югары хәрби ракета-инженерлары училищесының
адъюнктурасында укып, диссертация яклый һәм хәрби-техник фәннәр
кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
1970–1978 елларда З.Зәйнуллин СССР Стратегик ракета
гаскәрләренең Рига һәм Серпухов (Мәскәү өлкәсе) шәһәрләрендә
урнашкан хәрби лабораторияләрендә өлкән фәнни хезмәткәр булып
эшли. 1978–1988 елларда – Рига Югары хәрби ракета-инженерлары
училищесында укытучы, өлкән укытучы һәм, 1985 елда докторлык
диссертациясен яклаганнан соң, профессор, фәнни төркем җитәкчесе
хезмәтендә.
1988 елда отставкага чыга һәм Казанга күченеп кайта. Биредә
иҗтимагый-сәяси активлык белән беррәттән З.Зәйнуллинның әдәби
иҗат өлкәсендәге таланты да ачылып китә.
Туксанынчы еллардан башлап, төрле журналларда һәм газета
битләрендә язучының туган ягы кешеләренең самими образларын,
гыйбрәтле язмышларын гәүдәләндергән, күп очракта авторның балачак
һәм үсмерчак хатирәләренә киң урын бирелеп, сугыш алды, сугыш чоры,
сугыштан соңгы авылдагы кырыс тормыш күренешләрен киң яктырткан
һәм фронттагы канлы сугыш эпизодларын да үз эченә алган «Галимулла
бабай күгәрченнәре» (1990), «Сугыш алды малайлары» (1991), «Каршы
таулар», «Урам» («Үрләр аша» повесте белән башланган трилогиянең
икенче, өченче кисәкләре, 1993), «Ата нигезе» (1997), «Эстәрлебаш
фетнәсе» (2002), «Арбалы үгез» (2003), «Ат классы» (2004) повестьлары,
маҗара жанрында язылган «Ат караклары» романы (1996) белән
«Агыйделнең аръягында» исемле киң планлы тарихи роман-кыйсса (1998)
һәм дистәләгән хикәяләре дөнья күрә.
Татарстан радиосы әдипнең иҗатына һәрвакыт зур игътибар биреп
килде. Әсәрләре нигезендә легендар милләттәшебез, атаклы хәрби
җитәкче Алексей Антоновка багышланган “Ир егетләр”, татар халкының
каһарман улы Петр Гаврилов турындагы “Майор Гаврилов”, язучы Кави
Нәҗми, аның хатыны Сәрвәр Әдһәмованың фаҗигале язмышын бәян
итүче “Каһәрләнгән язмышлар” дигән монмоспектакльләр әзерләнде.
“Гобәй Пәрау бәрәңгесе”, “Яшәдек, яшьнәдек”, “Сөннәт белән кендек”
кебек хикәяләре тыңлаучыларыбыз эфирда һәрвакыт көтеп алына.
“Керәшеннәр” дигән хикәяләр циклы да тыңлаучыларыбыз арасында
популярлык казанды.
Журнал укучылар игътибарына “Майор Гаврилов” моноспектакле
тәкъдим ителә. Күренекле артистыбыз Әзһәр Шакиров укуындагы бу
әсәрдә батыр милләттәшебезнең сикәлтәле тормыш юлы да, эчке
кичерешләре дә, тиңсез батырлыгының зурлыгы, әһәмияте дә ачык
чагылыш таба.
Әйдәгез, әдәбиятыбызга яңа темалар, яңа каһарманнар алып килгән
олпат язучыны хөрмәт белән искә алып тыңлыйк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев