Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

Каһарманнарны күтәргән эзтабар

Язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Шаһинур Мостафинның тууына – 75 ел.


Язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 
Шаһинур Мостафинның (1948–2020) тууына – 75 ел. Ул әдәбият сөючеләргә 
шагыйрь, публицист, документаль проза өлкәсендә эшләүче каләм иясе 
буларак таныш. Һәм, әлбәттә инде, Шаһинур Мостафин турында сүз 
чыкканда, аның каһарман милләттәшләребезнең исемнәрен халыкка кайтару, 
мәңгеләштерү юлында алып барган фидакарь хезмәте күз алдына килеп баса. 
Тыңлаучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителә торган аудиоязмада әдипнең 
нәкъ әнә шул юнәлештәге эшчәнлеге турында сүз бара. 
Ул үзенең остазлары Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин, Самат Шакир, 
Шамил Рәкыйпов юнәлеш биргән үтә авыр, әмма бик тә игелекле, изге 
шөгыльне уңышлы төстә дәвам иттерде. Ш.Мостафин җитәкчелегендәге 
«Хәтер яктысы» экспедициясе әгъзалары хәрби архивларда кат-кат эшләп, 
Балтыйк буе һәм Кавказ республикаларында, Волгоград, Донецк, 
Кировоград, Орел, Ленинград, Львов, Мәскәү, Псков өлкәләрендә, Карелиядә 
һәм Германиядә булып, Бөек Ватан сугышының моңарчы билгесез булган 
батырлары турында бай мәгълүматлар туплап кайттылар. 2000 елда, Бөек 
Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан, татар һәм рус телләрендә дөнья күргән 
«Батырлар китабы» — «Книга Героев»ның баш консультанты, кереш сүз 
авторы һәм мөхәррире дә булды Шаһинур Мостафин. Җиңүнең 60 еллыгын 
исә ул «Хәтер яктысы» (2004) дигән документаль-публицистик язмалар 
китабы белән каршылый — әлеге энциклопедик басмада Бөек Ватан 
сугышының моңарчы «хәбәрсез югалды» дип саналган яисә аз билгеле 
булган каһарманнары турында тәфсилләп сөйләнелә.
Әйе, без үз халкыбыз белән горурланырга, башкалар алдында үз 
халкыбызны олыларга кирәк чакларда һәрвакыт батыр милләттәшләребезнең 
исемнәрен атыйбыз. Шулар ярдәмендә үзебезнең кем булуыбызны, кемнәр 
нәселеннән икәнебезне күрсәтәбез. Муса Җәлилләр, Абдулла Алиш, 
Александр Матросов, Петр Гаврилов, Газинур Гафиятуллин һәм тагын 
йөзләгән, меңләгән каһарман милләттәшләребез – безнең горурлыгыбыз. 
Ләкин батырларның исесмнәрен байрак итеп күтәрү өчен әле синең үзеңнән 
дә батырлык таләп ителә. Әйтик, ничәмә ничә еллар дәвамында Рейстаг 
гөмбәзенә беренче булып Җиңү байрагы кадаган татар кешесе Гази Заһитов 
турындагы дөреслек әллә нич кат йозаклар белән бикләп куелган иде. Әнә 
шундый каршылыкларга, киртәләргә карамастан, Гази Заһитовның 
батырлыгын дөньяга тарату өчен чын мәгънәсендә көрәш алып баручы 
шәхесләребез булды. Шуларның берсе – эзтабар язучы Шаһинур Мостафин 
иде. Ул бу хакта күп тапкырлар республика һәм Россия матбугатында язып 
чыкты, радио, телевидение аша чыгышлар ясады. Әнә шундый 
чыгышларының берсен хәзер сезгә кабатлап тыңлатасыбыз килә. Ул 2019 
елның 9 май көнендә беренче тапкыр эфирга чыкты. 

Фото: архив
 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев