Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

Ирек хисләре җырчысы

XX йөзнең беренче яртысында татар халкының иҗтимагый һәм мәдәни  тормышында үзенчәлекле эз калдырган, татарча беренче басма газета һәм  журналларның нашире-мөхәррире, популяр җырчы-артист Камил  Мотыйгыйның (1883–1941) тууына – 140 ел. 

XX йөзнең беренче яртысында татар халкының иҗтимагый һәм мәдәни 
тормышында үзенчәлекле эз калдырган, татарча беренче басма газета һәм 
журналларның нашире-мөхәррире, популяр җырчы-артист Камил 
Мотыйгыйның (1883–1941) тууына – 140 ел. 
Татарстан радиосы архивында әдипкә кагылышлы берничә язма 
саклана. Соңгысы – 2021 елга карый. Күренекле артистыбыз һәм язучы 
Хәлим Җәләй гомеренең соңгы көннәрендә студиягә килеп, Нияз Акмалның 
«Камил Мотыйгый» исемле поэмасын укып яздырды. Режиссер Рамил 
Һидиятулла аны моноспектакль итеп эшләде. Бу язмада шагыйрьнең Камил 
Мотыйгыйга кагылышлы гаҗәеп кызыклы фикерләре белән беррәттән, 
мәрхүм Хәлим Тәләйнең тавышы-төсе дә саклана. 
Журнал укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган аудиоязма исә 
Камил Мотыйгыйны җырчы буларак ача. Моннан беркадәр элек танылган 
журналист Раил Садри тарих фәннәре кандидаты Лилия Габдерафикова 
белән ХХ гасыр башы татар музыкасы тарихына бәйле тапшыру әзерләгән 
иде. Аның шактый өлеше нәкъ менә Камил Мотыйгый иҗатына багышлана. 
Узган гасыр башында граммофон дигән могҗиза безнең халыкка да 
килеп җитә. Кемнәргәдер патефон тәлинкәләре сатып, акча эшләү 
мөмкинлеге ачыла. Франциянең «Пате» тавыш яздыру фирмасы Россиядә 
үзенең филиалы булдыра һәм анда эшләүче елгыр егетләр пластинкалар 
әзерләп сату белән шөгыльләнә башлыйлар. Әлбәттә, җыр-моңга хирыс татар 
халкы да аларның игътибарыннан читтә калмый. 1904–1912 елларда әлеге 
фирма тарафыннан дистәләгән татар җырчыларының чыгышлары язып 
алына. Язмаларның төп нөсхәләре хәзерге вакытта Фрация Милли 
китапханәсендә саклана, һәм аларны китапханәнең сайтына кереп тыңлап 
була. Камил Мотыйгыйның җырлары да тапшыру өчен нәкъ менә шушы 
сайттан күчереп алынды. 
Әлбәттә, без Камил Мотыйгыйны Коръәнне иң югары камиллектә 
укучы дин эшлеклесе, язучы, педагог, Габдулла Тукай әсәрләрен 
пропагандалаучы, «Фикер» газетасы, «Әлгасрелҗәдид», «Уклар» 
журналларының нашире буларак та беләбез. 
Татар кешесе өчен профессиональ җырчы сыйфатында сәхнәгә бик 
җиңел генә бирелмәгән, билгеле. Баштарак ул таныш-белешләре оештырган 
хосусый җыеннарда, әдәбият-музыка кичәләрендә генә чыгышлар ясый. 
Аның түләүле беренче рәсми концерты 1909 елның 16 июлендә Сембер 
шәһәрендәге приказчиклар клубында уза. Репертуарында – татар халык 
җырлары, Тукай шигырьләренә җырлана торган көйләр, үзенең 
импровизацияләре һ.б. Инкыйлабкача сигез ел эчендә Камил Мотыйгый 
Россиянең татарлар яши торган бөтен төбәкләрен йөреп чыга диярлек. 
Матбугатта аның концертлары турында хәбәрләр, рецензияләр басыла, аерым 
бәяләмәләрдә «моңнар патшасы», «татар Шаляпины» кебек чагыштырулар да 
яңгырый. 
Камил Мотыйгый, замандашлары Фәттах Латыйпов, Фатима 
Мохтарова белән беррәттән, беренче профессиональ башкаручылар буларак 
татар музыка сәнгате тарихында, һичшиксез, тәкъдир ителергә хаклы. Чөнки 
алар — беренчеләр, татар эстрада сәнгатенә тәү башлап юл яручылар.

 

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев