Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ЙӨРТКӘН АНЫ ЯЗМЫШЛАР

Күренекле язучы-прозаик, публицист Тәүфикъ Әйдинең (Тәүфикъ Рамазан улы Әйделдиневнең) тууына 85 ел (1941-2001).

Күренекле язучы-прозаик, публицист Тәүфикъ Әйдинең (Тәүфикъ

Рамазан улы Әйделдиневнең) тууына 85 ел (1941-2001).

Ул әдәбиятка катлаулы һәм урау юллар аша килә. Татарстан язучылар

берлегенең рәсми сайтына күз салсак, аның бала чагы һәм үсмер еллары Апас

районы Түбән Балтай, Олы Бакырчы, Омск өлкәсенең Азов районы Төк

авылларында уза. Татарстанда — татар, Себердә казакъ мәктәпләрендә укып

җиде сыйныф белем алгач, Алабуга китапханә техникумында укый, аннары

өч ел Апас районының Урта Балтай авылында китапханә мөдире, 1962 елда

Казанга килеп, төзелештә — ташчы, милиция бүлегендә — бригадир, «Орг-

синтез» берләшмәсендә — слесарь һәм аппаратчы, мәктәптә — укытучы,

Татарстан халык иҗаты йортында — методист, газета-журнал редакция-

ләрендә — әдәби хезмәткәр һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә

әдәби консультант булып эшли. 1973 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт

университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген һәм 1983-1985 елларда

Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби

курсларны тәмамлый. 1985-1997 елларда ул «Казан утлары» журналы

редакциясенең проза бүлеген җитәкли, 1997-1998 елларда «Татарстан»

журналы баш мөхәрриренең урынбасары булып эшли. 1998-2001 елларда

Т.Әйди «Аваз» исемле хосусый нәшриятның башкаручы директор

вазифаларын үти.

Т.Әйдинең балалар өчен язган беренче хикәяләре «Яшь ленинчы»

газетасы һәм «Ялкын» журналы битләрендә 1957 елдан басыла башлый.

Шуннан соң республика матбугатында, «Казан утлары» журналында,

«Инешләр Иделгә кушыла» (1971 ) кебек күмәк җыентыкларда хикәяләре,

очерк язмалары, мәкаләләре дөнья күрә. 1978 елда «Боҗра» исемле детектив

повесте һәм 1991 елда шул ук жанрда язылган «Елан угы» һәм «Иблискә

ришвәт» (2000) романнары белән ул үзен талантлы каләм иясе итеп таныта.

Шулай да Тәүфикъ Әйди документаль проза, очерк, публицистика

жанрларында аеруча нәтиҗәле эшли. Төрле төбәкләргә, төрле илләргә

сибелеп яшәгән татар милләтенең киләчәк язмышы, татарның Татарстанда

һәм Татарстаннан читтә, хәтта бик еракларда яшәүче күренекле шәхесләре,

чит илләрдәге татар диаспорасы, төрки халыкларның тарихи туганлыгы —

болар әдип иҗатының төп тематикасын тәшкил итә. Ул Германия, Болгария,

Румыния, Төркия, Эстония һ.б. илләргә сәяхәтләр ясап, андагы тормыш һәм

татар диаспоралары турында бай эчтәлекле, эмоциональ яктан тәэсирле сәя-

хәтнамә китапларын бастырып чыгара. «Йөртә безне язмышлар», «Кечкенә

дә, төш кенә», «Идел тамагында», «Оҗмах утравы», «Дунай буендагы

кардәшләр», «Исәнме, Гагаузстан!», «Кардәшләр кочагында» һ.б. әнә

шундый сәяхәтләр тәэсирендә язылалар. Алар, үз вакытында көндәлек

матбугатта басылудан тыш, әдипнең 1999-2003 елларда хосусый «Аваз»

нәшрияты тарафыннан күптомлыклар рәвешендә нәшер ителгән сайланма

әсәрләр җыелмасында урын алган.

Татарстан радиосы фондында әдипнең дөньяга сибелеп яшәүче

милләттәшләребез тормышына кагылышлы берничә әсәре нәфис сүз

осталары укуында саклана. Журал укучылар игътибарына шундый

язмаларның берсен тәкъдитм итәбез. Сез аны QR-код ярдәмендә сайтыбызга

кереп тыңлый аласыз.

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев