Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ЙӨРӘКЛӘРГӘ «ЯЛКЫН» САЛГАН ЯЗУЧЫ

Февраль ае – балалар язучысы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хафизованы искә алу фасылы. Быел аның тууына 95 ел тулды.

Февраль ае – балалар язучысы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган
мәдәният хезмәткәре Роза Хафизованы (1929–2005) искә алу фасылы. Быел
аның тууына 95 ел тулды.
Татарстан язучылар берлегенең рәсми сайтында аның турында мондый
мәгълүматлар урын алган:
Роза Сәет кызы Хафизова 1929 елның 6 февралендә Бөгелмә шәһәрендә
туа. Лениногорск районы Сарабиккол авылы мәктәбендә җиде сыйныф һәм
Иске Шөгер урта мәктәбендә унны тәмамлаганнан соң, 1947–1951 елларда
Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә белем ала.
1951–1952 елларда Төмән өлкәсенең Тобол шәһәрендәге татар урта
мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.
Р.Хафизованың шуннан соңгы хезмәт юлы журналистика белән бәйле.
«Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре»), «Сталин байрагы» (Чистай),
«Төзелештә» газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, Татарстан китап
нәшриятында редактор булып эшли. Мәскәүдә Югары партия мәктәбенең
журналистика бүлегендә укып, шунда аспирантураны тәмамлап кайткач,
1962–1986 елларда, ягъни пенсия яшенә җиткәнче, ул республика татар
балалар журналы «Ялкын»ның баш редакторы хезмәтендә була.
Р.Хафизова – үзенең әдәби иҗатын тулысынча диярлек балаларга
багышлаган язучыларның берсе. Аның нәниләр өчен әкиятләре һәм тәрбияви
эчтәлектәге хикәяләре тупланган «Кыңгыраулар җыры» исемле беренче
китабы 1967 елда басылып чыга. Авторның «Курай-малай маҗаралары»
(1969), «Кирлемән» (1970), «Кашкарыйлар озын гомерле» (1975), «Әкиятләр»
(1976), «Без әле кайтырбыз» (1977), «Сак-Сок тавышы» (1987), «Киек Каз
Юлы» (1988), «Актәпи ник моңая?» (1991), «Карурманда ниләр булмас»
(1999), «Актәпи» (2004) кебек китаплары яшь укучылар арасында
популярлык казана.

Р.Хафизова яшьләргә, өлкәннәргә атап язган проза әсәрләре
(«Мәхәббәт бар ул», «Таң билгесе», «Зөләйханың сәгать чылбыры»
повестьлары, шулай ук хикәяләре, лирик парчалары), туган ил, туган җир,
мәхәббәт, ялгызлык, дуслык кебек әхлакый категорияләргә мөнәсәбәттә
үзенең уй-хисләрен чагылдырган лирик шигырьләре белән дә укучыларга
таныла.
Укучыларыбыз өчен без журнал сайтына Роза Хафизова иҗатына
багышланган тапшыру урнаштырдык. Анда сез язучының балачак
хатирәләрен, Дания Нурлы укуында «Күңел күзе» дигән хикәясен ишетерсез.
Тапшыруның авторы Дания Гайнетдинова, режиссеры – Рамил Һидиятулла,
тавыш операторы – Гөлнара Хикмәтуллина. Ания Гыйбадуллина алып бара.

Фото: архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев