ЯЗУЧЫ – ДИМӘК, ТЕЛ ГАЛИМЕ
Гәрәй Рәхимнең тууына – 85 ел
“Татар энциклопедиясе”ндә урын алган мәгълүматларга караганда, Татарстанның халык язучысы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Гәрәй Рәхим (Родионов Григорий Васильевич) 1941 елның 15 июлендә Шөгер районы Федотовка авылында (хәзер Лениногорск районы Аланлык авылы) дөньяга килә. 2021 елның 6 сентябрендә Казанда вафат була.
1967 елда Казан университетын, 1981 елда Мәскәүдә А.М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлый. 1967 елдан «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, 1968 елдан Татарстан китап нәшриятында балалар-яшүсмерләр әдәбияты бүлегендә мөхәррир. 1972–1977 елларда Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант, 1978-1979 елларда «Казан утлары» журналында проза бүлеге мөдире була. 1979–1987 елларда Мәскәүдә: РСФСР Язучылар берлегендә милли әдәбиятлар буенча консультант, Урал һәм Идел буе төрки әдәбиятлар комиссиясенең җаваплы сәркәтибе эшен башкара. 1987–1992 елларда – Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә бүлек мөдире. 1992 елдан Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетында эшли.
Әдәбиятка 1960 еллар уртасында килеп кергән Гәрәй Рәхим халык җыры традицияләренә якын үзенчәлекле шигъри аһәңе, лирик кичерешләргә, фәлсәфи уйлануларга, шул ук вакытта публицистик яңгырашка һәм нечкә юморга корылган шигырьләре белән җәлеп итә.
Гомеренең соңгы елларында Гәрәй Рәхим Татарстан радиосы белән тыгыз хезмәттәшлектә булды, тапшырулар өчен кызыклы каһарманнар, яңа темалар тәкъдим итте. Ә инде 2021 елның май аенда, үзенең 80 яшьлек юбилеен каршылаган бер мәлендә редакциягә «Сүз көче» дип исемләнгән күләмле язмасын китерде.
Язучының төп эш коралы – тел. Ул үзенең уй-фикерләрен, хисләрен укучыга дөрес һәм тулы итеп аңлату өчен гомере буе каләмен чарлый, ягъни тел гыйлемен камилләштерә. Гәрәй Рәхим дә тел дигән могҗиза белән эш иткәндә, күп тапкырлар аның эченә яшерелгән серләрне ачкан, сүзләрнең без моңа кадәр башыбызга да китереп карамаган яңа семантик сүрүләренә тап булган һәм үзенең шушы ачышларын озак еллар дәвамында кәгазьгә теркәп барган. Үзенең бакыйлыкка таба якыная баруын сизенепме, Гәрәй Рәхим гомере буе туплаган шушы белемен безнең белән бүлешергә булган.
Аның “Сөйкемле сүз”, “Хәрәкәтчән акчалар”, “Таныш исемле күршеләр”, “Сүрәкә, срорчка, хорых”, “Мәгънәле кабатлаулар” исемле мәкаләләренә нигезләнеп, “Тел күрке – сүз” тапшыруының берничә чыгарылышы әзерләнде.
Әдипнең якты рухын искә алып, әйдәгез, әлеге тапшыруларның берсен тыңлыйк. Янәшәдә урын алган QR- код ярдәмендә журналның рәсми сайтына керегез.
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев