Гомеркәе көрәшләрдә үткән
«Шәрәф Мөдәррис куркып, партия түрәләре каршында калтырап яшәмәде, ул үзенчә хөкем йөртте, үз иманынан тугры булып иҗат итте. Шуның аркасында байтак кына кыен да ашады»
Быел ноябрь ае юбилейларга бай. Шагыйрь һәм прозаик Нур
Гайсинның (1914–1995), данлыклы режиссёрлар Гали Хөсәенов (1919–2001)
һәм Марсель Сәлимҗановның (1934–2002), күренекле тел галиме Латыйф
Җәләйнең (1894–1966), атаклы скрипкачы һәм дирижёр Ильяс Әүхәдиевның
(1904–1968), драматург Шәриф Хөсәеновның (1929–1999), композитор
Фәридә Фәизованың (1959– 2006) һәм бөек Дәрдемәнднең (1859–1921) якты
рухларын искә алабыз. Татарстан радиосында милләтебез олпатларының
юбилейлары уңаеннан әзерләнгән тапшырулар ай дәвамында эфирга чыгып
килә һәм без эшебезне фронтовик шагыйрь Шәрәф Хасиятулла улы
Мөдәрриснең (1919–1963) иҗатына багышланган махсус сәхифә белән
башлап җибәрдек.
Журнал укучылар игътибарына исә без хәзер инде тарихи дип
әйтелергә хаклы бер аудиоязма тәкъдим итәбез. Күренекле шагыйрь һәм
журналист мәрхүм Әхмәт Рәшит 1990 еллар ахырында Шәрәф Мөдәррискә
багышлап, зур бер тапшыру әзерләгән иде. Монда шагыйрьнең шәхесе дә,
иҗатының зурлыгы да бөтен тулылыгы белән ачыла. Тапшыруны Әхмәт ага
болай дип башлап җибәрә:
«Шәрәф Мөдәррис куркып, партия түрәләре каршында калтырап
яшәмәде, ул үзенчә хөкем йөртте, үз иманынан тугры булып иҗат итте.
Шуның аркасында байтак кына кыен да ашады. «Казан утлары» журналында
Шәрәф абыйның хатыны Ләбибә ханым Ихсанова «Кемгә сөйлим
серләремне?» дигән бик гыйбрәтле истәлек-повесть бастырды. Замана
хакында ачы хыкыйкать! Шәрәф абыйның шактый авыр тормышы да, иҗади
эзләнүләре-бәргәләнүләре дә, әдәби чиновниклар белән компромиссыз
көрәшкә ташланулары да шактый тулы бәян ителгән анда.
Шагыйрь җәмгысе 44 елдан торган гомер юлын тоташ тынгысызлыкта,
тоташ эзләнүдә үткәрде. Беренче китабы чыкканда, аңа 18 яшь кенә иде әле.
Сугыш вакытында туплар гөрселдәве тынып торган араларда атаклы «Тупчы
Ваһап» поэмасын иҗат итте. Тыныч тормышка кайткач, яңа дәрт белән эшкә
кереште. Шигырьләр, җырлар, поэмалар... Шекспир сонетлары, Байрон,
Бернс шигырьләре – болары турыдан-туры инглизчәдән. Немец телен исә ул
фронт газетасында эшләгәндә өйрәнә башлаган иде. Монысы Һейне
шигырьләрен тәрҗемә иткәндә ярап куйды. Шагыйрьнең итальян, испан,
хәтта латин телләре белән мавыгуы, бөтендөнья тарихын һәм әдәбиятын
яхшы белүе мәгълүм. Шуның өстенә газета-журналларда публицистик
мәкаләләр, памфлетлар, фельетоннар, татар шигъриятендә иң беренчеләрдән
булып яңа жанрда – сонетлар язарга алынуы, татар мохитендә шау-шу
куптарган «Әбдүш Ялаяпов» повесте... Фронт юлларында чын ирләрчә
чыныгу алган, фашист илбасарлары белән йөзгә-йөз очрашканда да куркып
калмаган, ә нигә ниндидер партия чиновнигы алдында калтырап төшәргә
тиеш әле ул?!»
Тапышруда сез шулай ук танылган радио режиссёры мәрхүм Госман
Әхмәтҗанның Шәрәф Мөдәррискә кагылышлы истәлекләрен, шагыйрьнең
шигырьләренә язылган җырлар ишетерсез. Әлбәттә инде, биредә урын алган
язмалар арасында иң кадерлесе – Шәрәф Мөдәрриснең үз тавышы. 1960
еллар башында ул үзенең фронт хатирәләрен магнитофон тасмасына
яздырып калдырган булган.
Сугыш кырларында илебез азатлыгын, тыныч тормышта милләт
мәнфәгатьләрен яклап көрәшкән батыр шагыйрьне хөрмәт белән искә алыйк.
Фото: архивтан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев