ГОМЕРЕ БУЕ ТУГАН ТЕЛНЕ ЯКЛАДЫ
Тел галиме, язучы, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Мәлик улы Низамовның тууына - 90 ел
Тел галиме, язучы, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Мәлик улы Низамов 1936 елның 3 сентябрендә Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында укытучы гаиләсендә туа. Балачагы шул районның Чишмәле Сап авылында үтә. Әдәби иҗат эше белән 1950 еллар башында Казан елга техникумында укыган чагында шөгыльләнә башлый. Әдәби парчалардан торган “Күңелеңдә ниләр бар?” исемле беренче китабы 1970 елда чыга. Әдәби- публицистик жанрда аның барлыгы 12 китабы нәшер ителә. Алар арасында “Дәрья күзе”, “Өмет” кебек повестьлар да, “Бер карадым...” кебек нәсер, парча җыентыклары да, очерк җыентыклары нәшер ителгән “Мәхәббәт хакы” исемле томлык та бар.
Илдар Низамовның әдәби иҗаттагы төп юнәлеше – очерк. Яраткан темасы – табигать, Идел, аның үткәне, бүгенгесе, елгачылар тормышы, татар тарихының күренекле шәхесләре. Аның Идел – Урал төбәгендә яшәүче халыкларның дуслыгын, казанышларын чагылдырган “Ул кабызган маяклар” дигән китабы 1980 елда Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе белән билгеләп үтелә. Идел буенда гражданнар сугышын чагылдырган “Иделем...” повесте, “Елларга тиң көннәр”, “Идел”, “Өзелгән революция” исемле документаль повестьлар да язучының иҗади уңышлары итеп бәяләнә.
Фән өлкәсендәге эзләнүләрен матбугат сөйләмен өйрәнүдән башлаган галимнең тел куллану осталыгына багышланган дистәгә якын дәреслек, кулланма, программалары, йөзгә якын фәнни мәкалә һәм башка хезмәтләре бар. “Уем – тел очымда: татар сөйләме нигезләре” дигән монографиясе белән ул 1996 елда филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый...
Илдар Низамов 2022 елның февралендә, 86нчы яшендә вафат булды.
Илдар ага гомере буе туплаган гыйлемен халыкка юмарт өләште. Матбугаттагы чыгышлары белән ул туган телебезнең сафлыгын саклау өчен тырышучы чын мәгънәсендәге көрәшче-галим булып танылды. Шушы көрәшендә ул Татарстан радиосы мөмкинлекләрен дә үзенә бер корал итеп файдаланды – озак еллар дәвамында “Тел күрке сүз” тапшыруының авторы, тел гыйлеме мәсьәләләрендә киңәшчебез булды. Хәзерге вакытта аның шушы темага караган дистәләрчә чыгышлары, әңгәмәләре саклана. Фонд язмалары арасында, әлбәттә инде, үзенең иаҗатына һәм гомер юлына багышланган тапшырулар да бар. Журнал укучылар игътибарына әнә шундый язмаларның берсе тәкъдим ителә. Ул – 2011 елның 3 сентябрендә, Илдар Низамовның 75 яшьлек юбилее көнендә эфирга чыккан тапшыру. Сез биредә аның газиз тавышын ишетерсез, әңгәмәдән соң, язучының “Күз нуры” дип исемләнгән хикәясен Флера Хәмитова укуында тыңларсыз. Телефоннарыгызның объективын әлеге QR-кодка юнәлтеп, язманы ачыгыз.
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев