Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

Гармуннар падишаһы

1 октябрь көнне виртуоз музыкант, Татарстанның атказанган артисты Фәйзи Биккининның тууына 125 ел тулды.

1 октябрь көнне виртуоз музыкант, Татарстанның атказанган артисты 
Фәйзи Биккининның тууына 125 ел тулды. 
Татар энциклопедиясендә урын алган мәкаләдә язылганча, булачак 
музыкант 1898 елда Казанда дөньяга килә. 1915 елдан эстрадада, шул 
исәптән татар«Сәйяр»драма труппасының инструменталь ансамблендә, 
скрипкачы һәм концерт гармуннарында уйнаучы буларак чыгышлар ясый 
башлый. 1918 елдаСалих Сәйдәшевбелән бергә Буа шәһәрендә театр-
музыка студиясен оештыруда катнаша.
1930–1937 елларда Татарстан радиосында, аннары 1963 елга кадәр 
Татар филармониясендә эшли.
Фәйзи Биккинин Төрле конструкцияле гармуннарда виртуоз уйнау 
сәләтенә ия була. Репертуарында татар халкының борынгы «Әллүки», 
«Зиләйлүк», «Кара урман», «Уел», «Тәфтиләү» көйләре, татар 
композиторлары әсәрләре, төрле халыкларның көйләре һәм биюләре 
урын ала.
Уфа, Ташкент, Алма-Ата һәм башка күп шәһәрләрдә 
гастрольләрдә була. Бөек Ватан сугышы елларында концерт бригадалары 
составында Балтыйк буенда, Польшада, Германиядә чыгышлар ясый. 
Традицион татар музыка уен коралларында уйнау осталыгын 
камилләштерүгә зур өлеш кертә.
1968 елда Казанда вафат була.
1991 елдан алып, ел саен Фәйзи Биккинин исемендәге «Уйнагыз, 
гармуннар» гармунчылар фестивале уздырыла . 
Татарстан радиосы фондында Фәйзи Биккининның репертуары 
тулысы белән чагылыш тапкан, дип әйтеп булмый. Бу аңлашыла да, чөнки 
тавыш яздыру җиһазлары кайтартылган елларда ул инде өлкәнәеп баручы 
музыкант була. Иң әүвәлге язмасы 1957 елга карый (“Сабантуй” һәм 
“Зариф” көйләренә тезмә). Ул башкарган әсәрләрнең зур өлеше 1963-
1964 елларда язып алынган.  Алар арасында Заһид Хәбибуллин – скрипкада, 
Исмәгыйль Һилалов – мандолинада, Александр Ключарев – фортепианода, 
Фәйзи Биккинин концерт гармунында уйнап башкарылган “Әллүки”, “Уфа 
Әпипәсе”, “Баламишкин” көйләре аеруча кадерле. Биредә һәрберсенең 
үзенә генә хас алымнары, кабатланмас стиле булган дүрт бөек музыкантның 
ансамбль составында бер-берсен тулыландырып уйнавы, яңа бер яңгыраш 
барлыкка китерүе сокландыра. 
Журнал укучыларын без Фәйзи Биккининга кагылышлы уникаль бер 
язма белән таныштырырга булдык. “Көрәш ялкынында туган музыкант” 
дигән концерт-очерк 1964 елда әзерләнгән. Авторы – Мәгъсум 
Латыйфуллин. Тапшыруны Камал Саттарова алып барган. Әлеге язма шул 
ягы белән дә кадерле – биредә Фәйзи Биккининның үз тавышы да 
сакланып калган, ул иҗат музыка сәнгатенә килеп кергән елларын, иҗатка 
кантландырган шәхесләрне сөйли. Әйдәгез, милли музыкабызны баетуга 
зур өлеш керткән кадерле милләттәшебезне рәхмәт белән искә алып 
тыңлыйк. 

Фото: unsplash
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев