Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ЕРАККАРАК КИТКӘН САЕН ЯКЫНАЯ

Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләмовның тууына 80 ел

Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләмовның тууына 80 ел (1946–2006).

Татарстан яәучылар берлегенең рәсми сайтындагы кайбер мәгълүматларны сөземтәләп алыйк:

“Булачак әдип Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында колхозчы гаиләсендә туа. Бала вакытында ук ата-анасы вафат булып, апасы Рәсимә тәрбиясендә кала, сугыштан соңгы колхоз авылы кичергән ачлы-туклы тормыш һәм хезмәт авырлыкларын үсмер малай чагыннан ук үз җилкәсендә татып үсә. 1965 елда Түбән Биш авылы урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Ләкин ике курсны бетергәч, укуын өзәргә мәҗбүр булып, 1968–1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге Халык театрында режиссёр ярдәмчесе булып эшли. 1974 елдан ул янәдән Казанда яши һәм, газета-журнал редакцияләрендә вакытлыча эшләп алуларын исәпләмәгәндә, профессионал язучы сыйфатында фәкать иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Мөдәррис Әгъләмов татар шигъриятен үзенчәлекле иҗат мирасы белән баеткан, меңьеллык классик поэзиябездә, Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Кандалый, Акмулла, Тукай, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Бабич, Такташлар, якынрак заманның Х.Туфан, С.Хәким һ.б. шагыйрьләр иҗатында күп төрле, чачаклы шигъри формаларда, юнәлешләрдә гәүдәләнеш тапкан сүз сәнгатебезне алга таба үстерүче, аның милли рухлы традицияләрен дәвам иттерүче шагыйрьләрнең берсе булып таныла...” 

Татарстан радиосы фондында Мөдәррис Әгъләмовка кагылышлы язмалар шактый. Үз вакытында ул тапшыруларда актив катнашты, шигырьләрен дә укыды, төрле иҗтимагый вакыйгалар уңаеннан фикерләре белән дә уртаклашып яшәде. Театр актёрлары тарафыннан магнитофонга яздырган әсәрләре әле дә эфир әйләнешендә. Әйтик, аның атаклы “Тукайдан хатлар” поэмасы буенча радиокомпозицияләрнең сәхнәдән яздырып алынганын да, Илдус Әхмәтҗанов укуындагы вариантын да тыңлаучыларыбыз көтеп ала. Танылган журналист Флёра Низамова әзерләгән әңгәмәдә исә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы чагылыш таба. Монда ул үзе белән булган кызыклы, хәтта мәзәк хәлләрне дә бәян итә.

Игътибарыгызга Мөдәррис Әгъләмовның әсәрләреннән төзелгән шигъри композиция тәкъдим ителә. Кадерле ягы шунда: биредә, күренекле артистлар белән беррәттән, шагыйрьнең берничә шигыре үз укуында яңгырый. Язманы ачып, аның газиз тавышын ишетик.  

 

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев