Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ЕРАККА КИТЕП КАРА... (Надир Дәүләтнең тууына – 80 ел)

Надир әфәнде татар дөньясында гына түгел, ә бәлки бөтен төрки дөньяда мәшһүр галимебез.

Күренекле тарихчы, Татарстан Фәннәр академиясенең
Төркиядәге шәрәфле әгъзасы, профессор Надир Дәүләтнең
(1944–2021) тууына – 80 ел.
Язмыш кушып, гомерен чит илләрдә үткәрсә дә, галим
Татарстанны үзенең асыл Ватаны дип таныды, шуңа да
аның төп хезмәтләре татар халкы тарихына, аерым алганда,
1917–1919 елларда барган иҗтимагый-сәяси процессларга
кагылышлы.
Моннан төгәл ун ел элек, 2014 елның июнь аенда
Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында галим
белән истәлекле бер очрашу булып узган иде. Журнал
укучылар игътибарына шул кичәдән фрагментлар тәкъдим
ителә.
Ул вакытта язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев кунак белән болай дип
таныштырган иде:
«Надир әфәнде татар дөньясында гына түгел, ә бәлки бөтен төрки дөньяда мәшһүр
галимебез, әгәр дә Татарстаннан читтә, бигрәк тә чит илләрдә, дистәгә якын миллион
татар яши икән, алар арасында иң мәшһүр татарның берсе дип мин Надир Дәүләтне
әйтер идем. Әлбәттә, чит илләрдә безнең дөньякүләм танылган галимнәребез бар,
әмма татар халкына хезмәт итү ягыннан, минемчә, беренче урында Надир Дәүләт
тора. Моны академиклар Миркасыйм Госманов та, Индус Таһиров та, башкалар
да әйтеп килде. Алар искиткеч зур галимнәребез, хәтта алар да Надир Дәүләтнең
иҗатына зур бәя бирәләр иде. Миркасыйм ага Госманов турыдан-туры болай
дип әйтте: «Мин үземне төшеп калган галим дип санамыйм, әмма Надир Дәүләт
алдында башымны иям. Ул безнең тарихыбызга читтән карый, өстән карый, ул безгә
караганда объективрак. Телибезме-теләмибезме, Совет чорының бикләре-йозаклары
күңелебезнең түрендә утыра, ә анда күңел хөрлеге, күңел бәйсезлеге бар. Һәм аннан
соң безнең чыганаклар Татарстандагы һәм күрше-тирә республикаларда гына. Алардан
без татар, рус телләрендә генә файдалана алабыз. Надир Дәүләт исә Кытайда туып-
үскән, димәк, андагы чыганакларга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә бар, тагын әле
татар телен, рус, немец, төрек, инглиз телләрен белә. Димәк, ул
татарга кагылышлы чыганаклардан безгә караганда дистәләгән
мәртәбә күбрәк файдалана...»
Язманың иң кадерле урыны – әлбәттә, Надир Дәүләтнең үз
чыгышы. Ул биредә үзенең катлаулы тормыш юлын, фәннни
карашларын бәян итә, тамашачыларның сорауларына җавап бирә.
Әйдәгез, халкыбыз тарихын еракка китеп өйрәнгән галимнең якты
рухын искә алып, шул язманы тыңлыйк.

"КУ" 07, 2024

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев