Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ЕГЕРМЕНЧЕ ГАСЫР БУЛАТЫ

Күренекле актёр, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Галимулла улы Әюповның (1936–2008) тууына 90 ел

Күренекле актёр, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Галимулла улы Әюповның (1936–2008) тууына 90 ел. 

Моннан шактый еллар элек атаклы режиссёр Фәрит Бикчәнтәев аны “ХХ гасырның Булаты” дип атаган иде. Чыннан да, ул узган йөзьеллыкта татар театры сәхнәсендә балкыган иң якты йолдызларның берсе булды һәм аның нуры әле бүген дә халык хәтерендә.

Жунал укучылар игътибарына 2011 елның гыйнвар аенда Наил Әюповның тууына 75 ел тулу уңаеннан әзерләнгән тапшыру тәкъдим ителә. Анда күп кенә спектакльләрдә аның сәхнәдәше-партнёры булган күренекле актриса Флёра Хәмитова (1936–2025) катнашкан иде. Аны без, Фәрит Бикчәнтәевка ияреп, “ХХ гасыр Мәйсәрәсе” дип әйтә алабыздыр. Флёра апа сөйләгәннәрнең нәни генә бер өлешен кәгазьгә күчерик:

“Наил Әюповны сәнгать дөньясына кертеп җибәрүче режиссёр  Ширияздан ага Сарымсаков була. Үзешчәннәр конкурсында җырлавын тыңлагач, ул аның талантын тоеп ала һәм театр училищесына укырга керергә өнди. Әюпов турыдан туры өченче курска алына һәм уңышлы гына тәмамлап чыга.

1965 ел иде. Бервакыт шулай тәрәзә янында басып торам, яныма көләч йөзле, матур күзле, зифа буйлы бер егет килде дә: “Син театрда эшлисеңме әллә?” – ди. “Әйе”, – мин әйтәм. “Ник бер дә күргәнем юк соң сине, син нишлисең соң монда?” – дигән була. Ул вакытта мин сирәгрәк уйный идем, әле яшьләрне сынап кына карыйлар иде ул чакта. Ләкин егет юри белмәгәнгә сабышкан булып чыкты. Күзләремә туп-туры карады да: “Синең җырлавыңны ишеттем, без синең белән “Зәңгәр шәл”не уйнарбыз, Алла боерса”, – диде. Әйтте дә янымнан эре-эре атлап китеп барды. Мин ни уйларга белми, сүзсез басып калдым.  

Аның әйткәне Алланың амин дигән сәгатенә туры килде бит. Озак та үтми, театрга баш режиссёр булып Марсель Сәлимҗанов килде. 1970 елда без Мәскәүгә театрлар фестиваленә барырга тиеш идек. Марсель Сәлимҗанов Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ен яңартырга булды. Ул Сәйдәшнең иҗатын бик ярата иде. Спектакльне әзерләгәндә, окестр оештырылды. Булатлар, Мәйсәрәләр белән бергә театрга Сәйдәшнең моңнары кайтты.

Репетицияләр башланып китте.  Әюпов мине гел көлдерә, шаярта, кайвакыт кытыклап ала, мин үпкәләп тә куям. Гаҗәеп шаян кеше иде шул. Аның табигать баласы икәнлеге әллә кайлардан күренеп тора иде. Мин аны ул вакытта бик аңлап бетермәгәнмен, менә хәзер, вакытлар үтә төшкәч, үзем педагоглык белән шөгыльләнә башлагач аңладым: ул безнең арада иҗат атмосферасы тудырырга, ике арада ниндидер якынлык җебе үткәрергә тырышкан,  чөнки әгәр дә Булат белән Мәйсәрә бер-берсен яратып уйнамасалар, алар арасында магнитизм тумаса, тамашачы да салкынрак карый, ышанмый безнең мәхәббәткә...” 

Әңгәмәдә Наил Әюповның иҗаты да, мирасы да, шәхесе дә шактый ук киң планда ачылган  кебек тоела. Шулай ук тапшыруда ул катнашкан спектакльләрдән өзекләр, ул башкарган җырлар урын алган.

Фото: архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев