Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

БИБИДӘН БИБИНУРГА КАДӘР ИҖАТ ЮЛЫ (Фирдәвес Әхтәмованың тууына – 85 ел)

Фирдәвес репетиция вакытында булсын, спектакльдә булсын, бөтен барлыгы белән җиң сызганып эшли, чәчрәп-янып тора.

Әле дә юксындырып искә төшә торган якты шәхес,
Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмованың
тууына – 85 ел. Ул бу якты дөньяга 1939 елның 21 июлендә
тәүге аваз салган һәм 2012 елның 22 февралендә бакыйлыкка
китеп барды. Журнал укучылар игътибарына тәкъдим ителә
торган радиотапшыру аның менә шушы ике дата арасында
кылган гамәлләре турында. Фирдәвес Әхтәмова үзенең
олы иҗат юлының башында халык күңеленә Г.Камалның
«Беренче театр» әсәрендәге Биби роле белән килеп кергән
иде. Ә инде шушы юлның ахырында, 2010 елда, VI Халыкара
«Алтын мөнбәр» мөселман кинофестивалендә ул, «Бибинур»
фильмында төп рольне башкарып, «Иң яхшы хатын-кыз роле»
номинациясендә җиңү яулады. Язманы тыңлаганда, Бибидән
Бибинурга кадәр гомер юлы күз алдыгыздан чагылып үтәр.


Тапшыру Татарстан радиосы фондында сакланган бер язма белән башланып китә.
Театр дөньясын, артистларыбыз тормышын бик яхшы белүче язучы Мәдинә Маликова
1990 елларда Фирдәвес Әхтәмова иҗатына багышланган тапшыру ясаган булган. Ул
артистканың сәхнәдәшләренә дә мөрәҗәгать иткән. Менә, әйтик, Равил Шәрәфиев
чыгышыннан бер өзек:


«Фирдәвес репетиция вакытында булсын, спектакльдә булсын, бөтен барлыгы
белән җиң сызганып эшли, чәчрәп-янып тора. Ул партнёрын үзенә генә буйсындырып,
үзенчә бөгәргә тырышмый, аңа үзе җайлаша белә, ә бу – бик зур нәрсә. Фирдәвес
турында сөйләгәндә, тамашачылар еш кына: «Их, яратабыз шул артистканы», – диләр.
Бу миңа, хезмәттәш буларак, бик күңелле хәл, әлбәттә...»
Шулай ук әлеге язмада Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, күренекле
артистларыбыз Наилә Гәрәева һәм Ирек Баһманов, язучы һәм режиссёр Әхтәм Зарипов
үзләренең хатирәләре һәм Фирдәвес Әхтәмова иҗатына кагылышлы
фикерләре белән уртаклашканнар.


«Бүген, кая гына карама, кешеләргә ихласлык җитми, – ди Әхтәм
Зарипов. – Без күп чакта үз-үзебез булудан куркабыз, уйнарга
тырышабыз. Фирдәвес сәхнәдә дә, тормышта да үзе булып кала
белде. Һәм шуның белән кыйммәттер дә. Ул гади, ихлас булды,
шул ихласлыгы аңа дан китерде...»

"КУ" 07, 2024

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев