Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

БИБИДӘН БИБИНУРГА КАДӘР ИҖАТ ЮЛЫ

Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмованың тууына – 85 ел

Әле дә юксындырып искә төшә торган якты шәхес, Татарстанның
халык артисты Фирдәвес Әхтәмованың тууына – 85 ел. Ул бу якты дөньяга
1939 елның 21 июлендә тәүге аваз салган һәм 2012 елның 22 февралендә
бакылыйкка китеп барды. Журнал укучылар игътибарына тәкъдим ителә
торган радиотапшыру менә шушы ике дата арасында кылган гамәлләре
турында. Фирдәвес Әхтәмова үзенең олы иҗат юлының башында халык
күңеленә Г.Камалның “Беренче театр” әсәрендәге Биби роле белән килеп
кергән иде. Ә инде шушы юлның ахырында, 2010 елда, VI Халыкара “Алтын
мөнбәр” мөселман кинофестивалендә Фирдәвес Әхтәмова, “Бибинур”
фильмында төп рольне башкарып, “Иң яхшы хатын-кыз роле”
номинациясендә җиңү яулады. Язманы тыңлаганда, Бибидән Бибнурга кадәр
гомер юлы күз алдыгыздан чагылып үтәр.
Тапшыру Татарстан радиосы фондында сакланган бер язма белән
башланып китә. Театр дөньясын, артистларыбыз тормышын бик яхшы белүче
язучы Мәдинә Маликова 1990 елларда Фирдәвес Әхтәмова иҗатына
багышланган тапшыру ясаган булган. Ул артистканың сәхнәдәшләренә дә
мөрәҗәгать иткән. Менә, әйтик, Равил Шәрәфиев чыгышыннан бер өзек:
“Фирдәвес репетиция вакытында булсын, спектакльдә булсын, бөтен
барлыгы белән җиң сызганып эшли, чәчрәп-янып тора. Ул партнёрын үзенә
генә буйсындырып, үзенчә бөгәргә тырышмый, аңа үзе җайлаша белә, ә бу –
бик зур нәрсә. Фирдәвес турында сөйләгәндә, тамашачылар еш кына, их,
яратабыз шул артисканы, диләр. Бу миңа, хезмәттәш буларак, бик күңелле
хәл, әлбәттә...”
Шулай ук сез әлеге язмада Татарстанның халык язучысы Рабит
Батулланың, күренекле артистларыбыз Наилә Гәрәева һәм Ирек Баһманов, 

язучы һәм режиссёр Әхтәм Зарипов үзләренең хатирәләре һәм Фирдәвес
Әхтәмова иҗатына кагылышлы фикерләре белән уртаклашканнар.
“Бүген, кая гына карама, кешеләргә ихласлык җитми, - ди Әхтәм
Зарипов. - Без күп чакта үз-үзебез булудан куркабыз, уйнарга тырышабыз.
Фирдәвес сәхнәдә дә, тормышта да, үзе булып кала белде. Һәм шуның белән
кыйммәттер дә. Ул гади, ихлас булды, шул ихласлыгы аңа дан китерде...”
 

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев