Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

БҮГЕН ДӘ УЙЛАНЫП УКЫРЛЫК

Фронтовик шагыйрь Гали Хуҗиның тууына 110 ел.

1930 елларда каләм тибрәтә башлап, әдәбиятыбыз мәйданында үз урынын алган үзенчәлекле каләм иясе фронтовик шагыйрь Гали Хуҗиның (1912–1966) тууына – 110 ел. Эзләнеп укысаң, аның әсәрләре әле бүген дә дулкынландыра, уйландыра.

         “Әдипләребез” дип исемләнгән библиографик белешмәлектә бирелгән мәгълүматларга караганда, булачак шагыйрь 1912 елның 17 октябрендә Татарстанның Апас районы Карамасар авылында тимерче гаиләсендә туа. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары Казанга килеп, авыл хуҗалыгы институтының хәзерлек курсларында укый. Курсларны тәмамлагач, институтка кабул ителә, ләкин авырып китүе сәбәпле, укуын ташларга мәҗбүр була. 1932–1941 елларда башта «Кызылармеец» газетасында әдәби хезмәткәр, соңыннан «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы редакциясендә җаваплы секретарь һәм редактор урынбасары, 1941–1942 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында пропаганда буенча секретарь вазифаларын башкара. 1937–1941 елларда, төп эшеннән аерылмыйча,Казан дәүләт педагогика институтының кичке бүлегендә укый.

         Бөек Ватан сугышы башлангач, Гали Хуҗига, күзе начар күргәнлектән,хәрби хезмәттән азат итә торган бронь бирелә. Ләкин ил язмышы хәл ителгән бер вакытта шагыйрь читтән генә күзәтеп тора алмый, комсомолның Татарстан өлкә комитетында эшләп йөргән җиреннән, үзе теләп, фронтка китә. Сугышның ахырына кадәр Беренче Украина фронтында татар телендә нәшер ителә торган“Ватан намусы өчен” газетасының җаваплы сәркатибе эшен алып бара. Аңа алгы сызыкта да еш булырга туры килә. Ут эчендә курку белмәс милләттәшләребез белән очраша, аларның батырлыклары турында мәкаләләр бастырып чыгара. Фронттагы сугышчан хезмәтләре өчен үзе дә Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

         Еллар үткәч, фронтовик шагыйрь Мөхәммәт Садри Гали Хуҗиның тууына 60 ел тулуга багышланган мәкаләсендә болай дип искә алачак: “Днепр буйларыннан Берлинга кадәр сузылган сугыш юлларын бергә үттек. Ул һәрвакыт җыйнак, сабыр булуы белән бергә, һәркем күңеленә ачкыч тапты. Аның сугышка кадәр яшьләр газетасында эшләп алган тәҗрибәсе фронт газетасына бәя биреп бетергесез зур ярдәм итте. Ул газетага беренче хәбәрләрен, шигырьләрен җибәргән солдатларда, сержантларда өметле каләм ияләрен сиземләде. Андыйларны командование аша редакциягә чакыртты, иҗади эшкә канатландырды” (“Социалистик Татарстан”,  1972 ел, 12 октябрь).

Сугыштан соң да Гали Хуҗи журналистлык хезмәтен дәвам иттерә: «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының үзхәбәрчесе, аннары «Яшь сталинчы» («Татарстан яшьләре») газетасының редакторы булып эшли. 1954–1962 елларда ул Татарстан Язучылар союзы каршындагы яшь язучылар белән эшләү бюросына җитәкчелек итә. 1963 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул профессиональ язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Гали Хуҗиның шигырьләре көндәлек матбугатта утызынчы елларның беренче яртысында күренә башлый. «Шатлык» дигән беренче шигъри җыентыгы 1936 елда басылып чыга. Утыз биш еллык иҗат дәверендә Гали Хуҗи дүрт дистәдән артык поэма, баллада һәм шигъри цикллар иҗат итә. Һәм алар ул кичеп үткән чорның шигъри елъязмасы булып бәяләнергә хаклы.

         Шагыйрь үзенең 54 нче туган көнен каршылагач, 1966 елның 13 октябрендә вафат була.

         Сайтыбызга урнаштырылган радиотапшыруда укучыларыбыз игътибарына Гали Хуҗига кагылышлы уникаль язмалар тәкъдим ителә. Ул шагыйрьнең үз тавышы белән ачылып китә. Тарихы болай. 1960 елда шагыйрь Татарстан радиосына килеп, үзенең “Идел хикәясе” дигән поэмасыннан бер өзек укый. Ул шул чакта бер тапкыр эфирда яңгырый да байтак вакыт онытылып тора. 1972 елда радио мөхәррире, шагыйрь Әхмәт Рәшит арабыздан вакытсыз бакыйлыкка күчкән каләмдәшләре истәлегенә багышланган тапшыру әзерли. Һәм менә шунда 12 ел буе архивта тузанланып яткан әлеге язма янә хәрәкәткә килеп ала. Хәер, шуннан соң радио тапшырулар әзерләгәндә, аңа мөрәҗәгать итүче булмаган. Сәбәбе аңлашыла: әсәрнең шул заман идеологик таләпләренә туры китереп,коммунистлар партиясенә, Ленинга дан җырлаган урыннары шактый. Ә инде 1990 еллар башыннан андый тематика матбугатта үзенең актуальлеген югалтты. Ләкин бу язма, әсәрнең үзеннән, эчтәлегеннән бигрәк, безгә тарихи истәлек буларак кадерле. Ул – шагыйрьнең үз тавышы сакланып калган бердәнбер аудио документ.

         Аннары тыңлаучыларны тагын бер гаҗәеп кызыклы язма көтә. Сез бөек композиторыбыз Салих Сәйдәшевның Гали Хуҗи шигыренә язган “Халисә” дигән мәшһүр җырын ишетерсез. Заманында халык тарафыннан яратып кабул ителеп, туйларда, бәйрәм мәҗлесләрендә телдән төшмәгән әлеге җыр профессиналь башкаручылар репертуарында да ныклы урын алган. Ул вакытта бит әле, җырларны хосусыйлаштыруны белгән кеше дә юк, безнең көннәрдәге кебек, аерым җырчылар “бу җыр минеке, монысы – синеке” дип, тавыш кубармыйлар. “Ай Ходаем, бу җырны башкалар җырласа, мине уздырыр”, - дип курку юк. Бер үк әсәрнең берничә җырчы репертуарында булуы гәдәти хәл. Иҗат дөньясында киң күңеллелек хакимлек итә. Шуңа күрә дә Татарстан радиосы фондында “Халисә” җыры Хәдичә Гыйниятова, Рәшит Ваһапов, Фагыйлә Тимерова, Усман Әлмиев, Вафирә Гыйззәтуллина язмаларында саклана. Әле быел гына яшь җырчыбыз Рөстәм Егоров та шушы үлемсез әсәрне башкарып, безнең эфирыбызны бизәде. Кыскасы, хәзер сез әлеге атап үтелгән җырчыларның барысын да ишетерсез. Һәм тагын шунысы кызыклы: моны сез үзегез дә сизми-тоймый калмассыз, дип уйлыйбыз, башкаручыларның һәрберсе җырның хасиятен, эчтәлеген, моңын, үзенчә ачып биргән, аны үзенә генә хас бормалар-мелизмнар белән бизәгән. Нәтиҗәдә милли музыкаль сәнгатебезнең йөзек кашлары булып торырдай яңа язмалар барлыкка килгән.

         Җырны башкарган олпат җырчыларыбызга, аның көен иҗат иткән Салих Сәйдәшевка һәм шагыйрь Гали Хуҗига рәхмәт әйтеп, якты рухларын искә алып тыңларсыз.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев