Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

БАТЫРЛЫК ҺӘМ МАТУРЛЫК ҖЫРЧЫСЫ

Күренекле эзтабар язучы, шагыйрь, педагог, журналист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы каһарманнары турында дистәләгән документаль әсәр авторы Самат Шакирның (1924–1988) тууына 100 ел.

Күренекле эзтабар язучы, шагыйрь, педагог, журналист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы каһарманнары турында дистәләгән документаль әсәр авторы Самат Шакирның (1924–1988) тууына 100 ел тулды.

         Журнал укучылар игътибарына хәзер инде «тарихи» дип тамгалана торган бер язма тәкъдим ителә. Моннан төп-төгәл 10 ел элек, Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубында язучының тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узган иде. Сез менә кичәнең беркадәр кыскартылган язмасын тыңларсыз. Нәкъ менә шушы тапшыруга мөрәҗәгать итүебез юкка гына түгел, чөник анда Самат Шакирның иҗаты да, тормыш юлы да шактый тулы итеп күрсәтелә.

         Кичәне Фәнис Җиһанша алып бара, язучы һәм галим, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин кыска гына вакыт эчендә язучының иҗатына гаҗәеп тирән анализ ясый. Әлеге язманың «Газиз тавышлар» рубрикасына ятышып торуы тагын шунда: кичәдә мәрхүм Искәндәр Биктаһиров та катнашкан булган һәм ул Самат Шакир шигырьләренә иҗат ителгән җырлар башкарган.

         Сүз уңында әйтик, Татарстан радиосы фондында 12 җыры саклана. Үз вакытында аның шигырьләренә халкыбызның иң олпат композиторлары еш мөрәҗәгать иткән, «Медалемне алып уйга калдым» (Мәсгуть Латыйпов музыкасы), «Яраннар чәчәк аткан»  (Фасил Әхмәтов), «Төнбоеклы күл буенда» (Әнвәр Бакиров), «Балтачым – туган ягым», «Болыннарда икәү йөргән идек» (Сара Садыйкова) кебек җырлар озак еллар дәвамында популяр булып килделәр.

         Кичәдә шулай ук язучының якташлары  катнашкан, туган авылы Күәм мәктәбе укучылары башкаруында аның шигырьләре язылып калган. Хәзер инде бу укучылар үзләре дә зур кешеләрдер, моннан ун ел элек ясалган язма аларны да битараф калдырмас, дип уйлыйбыз.

         ...Һәм менә без тапшыруның иң кызыклы урынына җитәбез – Самат Шакирның үз тавышы ишетелә. Хәтердә, әлеге язманы  кичәне оештыручылар бездән – Татарстан радиосыннан сорап алганнар иде.

         Шагыйрьнең шигырьләре Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗан укуында да яңгырый. Кичә күренекле җырчыбыз мәрхүм Рафаэль Сәхәбиев башкаруында «Өч нарат» (Фәрит Хатыйпов музыкасы) дигән җыр белән тәмамлана.

         Самат Шакирның кем булуын, иҗатының әһәмиятен, мирасының зурлыгын аңларга-тоемларга теләгән кеше бу тапшыруга битараф калмас. Әйдәгез, якты рухын искә алып тыңлыйк.

Фото: архив.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев