Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

БАШЫН ИМӘГӘН, СҮЗЕН БИРМӘГӘН

Гомере буе вөҗданына тугрылык саклаган, беркайчан да дөреслеккә хыянәт итмәгән әдип – күренекле шагыйрь, прозаик, драматург, Бөек Ватан сугышы ветераны Салих Батталның тууына 120 ел.

Гомере буе вөҗданына тугрылык саклаган, беркайчан да дөреслеккә хыянәт итмәгән әдип – күренекле шагыйрь, прозаик, драматург, Бөек Ватан сугышы ветераны Салих Батталның тууына 120 ел. Шушы уңайдан Татарстан радиосы аның гомер һәм иҗат юлына багышланган тапшыру әзерләде. QR-код ярдәмендә журналның сайтына кереп, сез тыңлаячак язма – әнә шул зур тапшыруның бер өлеше. Монда без әдипнең радиода сакланган чыгышларын тупладык. Аларның бер өлешен 1960 елларда ул үзе студиягә килеп яздырган булган, ә кайберләрен 1990 елларда язучы Локман Бадыйкшан радиога китереп тапшырган – алары көнкүреш магнитофонына яздырылган.

Салих Батталның язмышы 1927 елдан хәрби һава көчләре белән бәйләнгән,  Ленинградта – хәрби теория, Оренбургта очучылар мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Брянскида, аннары Казанда  очучы булып эшли. Һава көчләренең махсус конструкторлык бюросындагы  сынау отрядына алына. Чкалов, Анисмиов кебек мәшһүр очучылар белән якыннан аралаша. Шул чорда татар әдәбиятында яңа бер тема – авиация, очучылар тормышы темасы килеп керә. Бөек Ватан сугышы елларында Салих Баттал Хәрби һава көчләренең Тын океан флотында хәрби очучы булып хезмәт итә, япон империалистларына каршы сугышларда катнаша, шәхси батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә. Әдип радиога яздырып калдырган чыгышларында үзенең әнә шул сугышчан юлын бәян иткән, шигърияткә, әдәбиятка карата фикерләре белән дә уртаклашкан.

         Салих Батталның иҗаты сугыштан соң аеруча киң колач җәя. Ул бер-бер артлы зур күләмле шигъри әсәрләр яза. «Олы юл буйлап» шигъри повесте әле бүген дә татар әдәбиятының зур казанышы булып санала. Шул ук елларда шагыйрь үзенең икенчек күләмле эпик әсәрен – «Чирмешән якларында» исемле  шигъри романын тәмамлый. Бер үк вакытта күп санлы лирик, юмористик, сатирик әсәрләр иҗат итә.

         Тапшыруда сез “Чирмешән якларында” әсәреннән өзекне - Әлфия Хәбибуллина,  “Баштан кичкәннәр” автобиографик повестеның Галимҗан Ибраһимовка кагылышлы өлешен Айрат Арсланов язмасында ишетерсез.

Шәхес, халыкның бер вәкиле буларак, кем ул Салих Баттал? Рухи тормышыбызда аның урыны нинди? Тапшыруда бу сорауларга шагыйрь Равил Фәйзуллин сүзләре белән җавап бирелә:

“Ачылып, өйрәнелеп, бәяләнеп бетмәгән олуг шәхес, олуг талант иясе ул Салих ага Баттал. Якты дөньяда туксанга кадәр камил акылы белән яшәп, шул гомеренең җитмеш елын  актив иҗатка багышласа да, аның иҗаты системалы рәвештә өйрәнелмәгән әле. Шагыйрь буларак та, проза остасы һәм драматург буларак та. Кем гаепле соң? Әлбәттә, үзе. Талант кадерен белә торган заманда туа белмәгән. Яраклаша белмәгән, вөҗданына хыянәт итмәгән, башын имәгән, сүзен бирмәгән...”

Фото: архив

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев