Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

БАЙРАК ИТЕП КҮТӘРЕРЛЕК ШӘХЕС

Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Россиянең, Татарстанның, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең К.С.Станиславский, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Туфан Габдулла улы Миңнуллинның (1935–2012) тууына 90 ел.

Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Россиянең, Татарстанның, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең К.С.Станиславский, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Туфан Габдулла улы Миңнуллинның (1935–2012) тууына 90 ел.

Дөньяга тәпи басуга, без әби-баба, ата-ана киңәшләрен тыңлап, җирдә яшәргә өйрәнә башлыйбыз. Тормыш юлыбызның юнәлешен дөрес билгеләү өчен без аларның сүзенә мохтаҗ. Андый юл күрсәтүчеләр, аерым кешеләргә генә түгел, тулы бер халыкларга да кирәк. Бу очракта инде киңәш бирүчеләр вазифасын аксакаллар – милләт аталары үз өстенә ала.

Әнә шундый катлаулы вазифаны берничә дистә ел буе үтәп килгән аксакалларыбыз арасында Туфан Миңнуллин да бар иде. Журнал укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган тапшыру (авторы – Дания Нәгыйм) халкыбыз өчен янып-көеп яшәгән, милләтебез өчен санап бетергесез күп эшләр башкарган менә шушы олпат затка багышлана.

Туфан Миңнуллин үзеннән соң тулы бер архив тәшкил итәрлек рухи мирас калдырды. Аның сәхнәләрдә кулган спектакльләрен дикъкать белән тыңласаң, прозасын яисә көйгә салынган шигырьләрен, күп санлы афоризмнарын игътибар белән укысаң, аларда гомер буена җитәрлек киңәш, хикмәтле сүз бар. “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен генә алыйк. Биредә Ходай тарафыннан бирелгән гомернең һәр мизгеленнән тәм табып, ләззәт алып яшәүче, ихлас җанлы Әлмәндәр картның һәр сүзне үзебезгә бер дәрес – тормыш дәресе дип кабул итәрлек. Ә бит бу – Туфан Миңнуллинның сүзләре, аның фикере. Автор үз фикерләрен әсәр персонажы авызыннан әйттерә. 

Әдәби иҗаты белән беррәттән Туфан Абдулла улының Татарстан язучылар берлегендә рәис булып торганда, депутат хезмәтен башкарганда алып барган эшләре, югары мөнбәрләрдән ясаган чыгышлары, җәмәгать эшчәнлеге дә – үзе зур мирас.

Тапшыруда шушы зур фикер иясе калдырган бай мирасның бер өлеше генә урын алды. Бу – безнең радиода сакланучы тавышы, үз теле белән әйткән фикерләре. Биредә аның чыгышларындагы төп темалар аерып бирелә: республикабызда дәүләт телләренең тигез хокуклылыгы турында; балага тәрбия һәм белем бирү турында; туган тел язмышы турында; үз милләтеннән йөз чөерүчеләр турында; милли театр язмышы турында; мәхәббәт һәм гаилә турында.                                              

         Тапшыру Туфан Миңнуллинның 2012 елның 27 апрелендә, вафатына нибары берничә көн кала, Кырлайда Габдулла Тукайны искә алу чарасында ясаган чыгышы белән йомгаклана. Менә монысын инде без аның килер буыннарга тапшырылырга тиешле васыяте дип әйтә алабыз.  Аның бу сүзләрен байрак итеп күтәрәсе иде. Шушы васыятьләргә тугры булып яши алсак иде.

 

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев