Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

АНЫҢ НУРЫ ҺАМАН ЯКТЫ БИРӘ

Халкыбызның күренекле улы, тәнкыйтьче, әдәбият белгече, публицист, шагыйрь, «Идел» журналын оештыруда башлап йөреп, аны иң популяр басма югарылыгына күтәргән мөхәррир Фәез Зөлкарнәйнең тууына 75 ел.

Халкыбызның күренекле улы, тәнкыйтьче, әдәбият белгече, публицист, шагыйрь, «Идел» журналын оештыруда башлап йөреп, аны иң популяр басма югарылыгына күтәргән  мөхәррир Фәез Зөлкарнәйнең тууына 75 ел.

Булачак әдип 1951 елның 4 декабрендә Башкортстанның Бакалы районы Сөендек авылында туа. 1964 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, берничә ел клуб мөдире, мәктәптә лаборант һәм рәсем укытучысы булып эшли. 1972 елда армиядән кайткач – колхозда механизатор, аннары Азнакайда янгын сүндерүче. Менә шундый тормыш мәктәбе үтеп, 1974 елда Казан дәүләт университетына укырга килә. Аны тәмамлагач, 1979 елдан Татарстан мәдәният министрлыгының Фәнни-методик үзәгендә фәнни хезмәткәр, 1980–1983 елларда, республика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983–1987 елларда ул Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә мөхәррир хезмәтендә. 1987–1989 елларда Фәиз Зөлкарнәй Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. Аны тәмамлап кайткач, «Идел» журналында бүлек мөдире, 1990 елдан – баш мөхәррир.

Ф.Зөлкарнәй – җитмешенче еллар ахырында әдәбиятка килгән яшь тәнкыйтьчеләрнең берсе. Әдәби тәнкыйть әсәрләре яшь һәм урта буын шагыйрьләр иҗатына, хәзерге прозаның торышына багышланган.

Фәиз Зөлкарнәй 1997 елның 18 июлендә фаҗигале төстә һәлак булды.

Казан шәһәренең Яңа бистә зиратына җирләнде.

 Журнал укучылар игътибарына 2021 елда аның якты рухына багышлап журналист Фәния Лотфуллина әзерләнгән тапшыру тәкъдим ителә. Биредә сез әдипнең мәкаләләреннән сөземтәләп алынган фикерләрен, шигырьләрен ишетерсез. Шулай ук Фәиз Зөлкарнәйнең каләмдәш дуслары  Ләбәб Лерон, Газинур Морат, Нәбирә Гыйматдинова күңелләрендә йөрткән җылы хатирәләре белән уртаклашалар.

Язмабызны Марат Закирның сүзләре белән йомгаклыйбыз: «Узган гасырның 90 нчы еллар әдәбиятын укып, татарның мәдәни һәм иҗтимагый хәл-халәтеннән хәбәрдар кешеләр белә торгандыр,  бу дәвердә милләтнең рухи язмышын кайгырткан галим-голәмә, әдәбият-сәнгать әһелләренең бер төркеме «Идел» журналы тирәсенә берләште. Әйе, зыялы затларны үзенә тарту сәләте, оештыру көче зур иде Фәез Зөлкарнәйдә...

Алтыннары булмаса да, Дәрдемәндкә охшатам мин аны. Аз сандагы фәлсәфи-сагышлы шигырьләре белән, милләт мәнфәгатьләренә баглaнган туры максаты белән, зыялы зәвагы белән, фани дөньяда бик аз яшәп тә татарга китергән игелеге белән... «Миңа мизгел кирәк, бар дөньяны яктартырга», – ди Фәез Зөлкарнәй соңгы шигырьләренең берсендә. Ни аяныч, гомере дә мизгел сыман гына булды. Әмма шул мизгелдә дә ул рухи халәтебезне савыктыруга үз өлешен кертеп өлгерде. Игелек иясе иде ул...»

QR-код ярдәмендә журналның сайтына кереп, тапшыруны тыңлагыз.

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев