Аның моңы безгә шундый таныш
Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның (1933–2004) тууына 90 ел
2023 елда Татарстан радиосы эфиры Татарстанның халык шагыйре
Илдар Юзеевның (1933–2004) тууына 90 ел тулуга багышланган таршырулар
белән башланып китте. Моннан берничә ел элек Габдулла Тукай исемендәге
татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Татарстан Республикасы Президенты
каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар
вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме
белән үткәрелгән «Галиҗәнап шагыйрь!» дип исемләнгән циклдагы
кичәләрнең берсе Илдар Юзеев иҗатына багышланган иде. Шагыйрьнең
туган көнендә, 3 гыйнварда, менә шушы кичәнең өч кисәктән торган язмасы
эфирга бирелде.
Юбилее көннәрендә әдипнең иҗатын тулырак чагылдыру максаты
белән фонд язмалары да хәрәкәткә китерелде. Әлбәттә инде, аның
шигырьләренә иҗат ителгән җырларны эфир үзе сорап тора, чөнки «Яшь
наратлар», «Кайтам инде», «Бөркет турында баллада», «Мәтрүшкәләр»,
«Серле чәчәк», «Туган ягым каеннары», «Чит илләргә чыксаң» кебек бик күп
җырлары халык күңеленә онытылмаслык булып кереп урнашкан, һәм аларны
тыңлаучыларыбыз һәрвакыт көтеп ала.
Юбилей уңаеннан кыш – яз айларында Илдар Юзеевның берничә сәхнә
әсәре тыңлаучылар игътибарына тәкъдим ителәчәк. Әйтик, Шакир
Мәҗитовның Илдар Юзеев поэмасына нигеләнеп язган «Резидәкәй» лирик-
музыкаль комедиясе (режиссёр – Исламия Мәхмүтова, композитор – Ринат
Бикбулатов) февраль аенда эфирга чыга. Аннары «Улыбыз өйләнә, без
аерылышабыз», «Кыр казлары артыннан» (режиссёр – Равил Тумашев,
композитор – Мәсгуть Имашев) спектакльләре нәүбәт көтә.
Укучылар игътибарына хәзер тәкъдим ителә торган язма исә
шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы турындагы китапны хәтерләтә. Тарихи
тапшыру! 1990 еллар урталарында радиода әдәбият-сәнгать редакциясенең
баш мөхәррире шагыйрь Әхмәт Рәшит каләмдәше Илдар Юзеевны иртәнге
эфирга кунакка чакырган. Һәм менә шунда әдип гаҗәеп кызыклы фикерләр
әйткән, алар укучыларыбызга бер ачыш булыр кебек. Сез QR-код ярдәмендә
журналның сайтына кереп, әлеге тапшыруга колак салырсыз, колак салырсыз
да ахырына чаклы аерыла алмассыз. Ә без кәгазьгә әдип сөйләгәннәрнең
берничә җөмләсен теркәп куйыйк:
Әхмәт Рәшит. Күләм ягыннан синең шигъри иҗатыңның иң зур
проценты нәкъ менә поэмалар өлешенә карый торгандыр. Бу нәрсә белән
аңлатыла?
Илдар Юзеев. Әлбәттә, Әхмәт, иҗат ул спорт түгел, рекорд артыннан
кусаң, сыйфатка зыян килер иде. Поэмалар язу алдыннан мин озак еллар
шигырь жанрын үзләштердем, берничә пьеса да язып карадым. Шигырь
белән драматургияне кушарга теләү дәрте мине шул жанрга тарткандыр, дип
уйлыйм мин. Син, Әхмәт, үзең дә күп кенә поэмалар язган шагыйрь буларак,
бу жанрның нинди авыр һәм катлаулы икәнен яхшы беләсең. Мин поэманы
шигъриятнең иң мөһим жанры дип исәплим. Кол Гали, Кандалый, Тукай,
Такташлар нинди гүзәл поэмалар калдырганнар! Үзләре яшәгән чорның
тарихы, фәлсәфәсе нинди көчле чагылган аларда! Хәзер, заман кыска
жанрларны таләп итә, диючеләр бар. Әйбәт поэма язылса, озынмы ул,
кыскамы, аны барыбер укыячаклар...
Әлеге язмада әдипнең әдәбиятка, заманга, шул заманның аерым
вакыйгаларына карата фикерләре теркәлеп калган. Үз тавышы белән! Һәм
алар безнең көннәрдә дә кыйблабызны эзләгәндә, бер якты маяк булыр дип
уйлыйбыз. Тыңлыйк!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев