Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

АНА ТЕЛЕМ БИТ УЛ МИНЕМ!

Шагыйрь, прозаик, драматург, публицист, журналист һәм тәрҗемәче, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Бохараевның тууына 75 ел

Шагыйрь, прозаик, драматург, публицист, журналист һәм тәрҗемәче, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил  Бохараевның тууына 75 ел (1951–2012).

Чит илләрдә яшәп, үзенең бөтен гомерен туган халкына хезмәт итүгә багышлаган якты шәхес иде ул. “Татар энциклопедиясе”ндә урын алган мәкаләгә күз салсак,  Равил Рәис улы Бохараев Казанның 131 нче махсус математика мәктәбе белән 18 нче махсус инглиз мәктәбендә укый, Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын, аннары шунда ук  аспирантура тәмамлый, математика буенча басма хезмәтләре бар. 1979–1981 елларда Россия Язучылар берлегендә эшли, Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтында тәрҗемәчеләр семинары белән җитәкчелек итә. 1986–1987 елларда Будапештта венгр телен өйрәнә. 1990 елдан күбесенчә Лондонда яши һәм эшли.

Канада, Англия, Һиндстан, Германия, Венгрия, Италия, Төркия матбугатында басылган татар, инглиз, венгр телләрендәге шигырьләр, татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә багышланган хезмәтләр, Татарстанның Беренче Президенты М.Ш.Шәймиев турындагы китап авторы.

Инглиз тикшеренүчесе-лингвисты Д.Мэттьюс белән берлектә инглиз телендә «Татар поэзиясенең тарихи антологиясе»н әзерләп (кереш сүз, комментарийлар, юлга-юл тәрҗемә авторы), Лондонда бастырып чыгара (2000).

Драматург буларак, халыкка Равил Бохараев  «Тимер борчак» (Татар академия театрында 2005 елда куела), Казан курчак театрында куелган «Ике акча турында әкият» («Сказка о двух монетах», 2005) һәм «Апушның сихри төшләре» («Волшебные сны Апуша», 2006) пьесалары авторы буларак билгеле.

Журнал укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган радиотапшыруда сүз нәкъ менә аның драматургия өлкәсендәге эшчәнлеге турында бара да инде. 2008 елда “Әкият” курчак театры драматургның шотланд халык риваятьләренә нигезләнеп, “Су аты” исемле спектакльнең премьерасын сәхнәгә чыгарган иде. Тамашадан соң радио журналисты, мәрхүмә Дания Гайнетдинова автор белән әңгәмә корган. Шулай ук спектакльнең режиссёры Илдус Зиннуров, һәм музыкаль бизәлеш авторы Азат Хөсәенов та әсәргә кагылышлы фикерләре белән уртаклашканнар.

Әңгәмә ахырындарак Дания Гайнетдинова гаҗәеп кызыклы бер сорау бирә: “Мине сезнең күп телләрдә сөйләшүегез сокландыра, үз телебезне дә камил беләсез. Татар теле югалып барган мохиттә үсеп, аннары күп еллар буе чит-ят якларда яшәп, ничек саклап кала алдыгыз?”  Бу сорауга Равил Бохараев кыска гына бер җөмлә белән җавап биргән: “Ана телем бит ул минем!”  

QR-код ярдәмендә журналның сайтына кереп, тапшыруны тыңлагыз.

 

 

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев