Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

АКЧАЛАРДАН ТАРИХ СӨЙЛӘТТЕ

Халкыбыз тарихын өйрәнүгә һәм аны халыкка җиткерүгә биниһая  зур өлеш керткән күренекле галим Әзһәр Мөхәммәдиевның (1933–2018)  тууына 90 ел тулды. 

Халкыбыз тарихын өйрәнүгә һәм аны халыкка җиткерүгә биниһая 
зур өлеш керткән күренекле галим Әзһәр Мөхәммәдиевның (1933–2018) 
тууына 90 ел тулды. 
Булачак галим Башкортстанның Илеш районы Сеңрән авылында туып-
үсә. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын 
тәмамлый.
Татарстан Фәннәр академиясенең рәсми сайтында урын алган 
мәгълүматларга караганда, Ә.Мөхәммәдиев – нумизматика өлкәсендә 
танылу алган белгеч. Ул 30 меңнән артык акча һәм борынгы акча төрләрен 
өйрәнә. VI–XV йөзләрдә Идел буенда һәм Урал алдында акча 
әйләнешенең чорларга бүленешен эшләп чыгара, дәүләт күләмендә 
үткәрелгән 10 төрле акча авырлыгы реформасын һәм билгесез 
тәңкәләрне ачыклый. Дөньякүләм әһәмияткә ия тарихи ачыш ясый. 
Аның тарафыннан Хәрәзем акчаларына таянып төзелгән Туран алфавиты 
Идел буенда һәм Урал алдында табылган б.э.к. II – б.э. VIII йөзе 
акчаларындагы, шулай ук кыйммәтле металлардан эшләнгән савытлардагы 
һәм бизәнү әйберләрендәге һун язуларын укырга мөмкинлек тудыра. Ә.Г. 
Мөхәммәдиев антик төрки язмаларны һәм соңрак рун алфавитының нигезе 
итеп алынган антик туран алфавитын тикшерә. Түбән Идел Сарай әл-
Мәхрус, Сарай әл-Җәдид, Бәлҗәмән, шулай ук Иске Казан, Казан 
Кремле һ.б. шәһәрлек казылмаларында катнаша.
Актив рәвештә укытучылык хезмәтен алып бара. Ватан тарихы, 
Татарстан тарихы, археология һәм нумизматика буенча лекцияләр укый. 
Фәндә беренче тапкыр «Төрки-татар (Хәрәзем, Хәзәр, Болгар, Урда, 
Казан) нумизматикасы», «Алтын Урда шәһәрләре һәм шәһәр 
мәдәнияте», «Евразиянең борынгы һун-төрки дәүләтләре» дип 
исемләнгән махсус курслар хәзерли һәм аларны алып бара.
Әзһәр Мөхәммәдиев – Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир 
әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор. Татарстанның фән һәм 
техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 
Галим халкыбызның үткәненә кагылышлы гыйлемне халыкка 
җиткерү юнәлешендә дә актив эш алып барды. Аның матбугат 
битләрендә дөнья күргән фәнни-популяр язмалары укучыларыбызның 
хәтерендәдер әле. Ә инде Татарстан радиосы белән хезмәттәшлеге 
аерым бер сәхифә булып тора. Узган гасырның 80 нче еллары ахырында 
радио мөхәррире шагыйрь Әхмәт Рәшит татар халкы тарихына 
багышланган «Еракка китеп кара» дигән тапшырулар циклы алып барган 
иде. Аларны Әзһәр Мөхәммәдиев үткәргән тарих дәресләре дип 
әйтсәк тә ярыйдыр. Хәзер игътибарыгызга әнә шул циклга кергән 
тапшыруларның берсе тәкъдим ителә. Биредә галим Алтын Урда 
империясенең таркалу чорында татар халкы һәм аның дәүләтләре 
кичергән вакыйгаларны бәян итә.


Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев