Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

АК КАЛФАКЛЫ САНДУГАЧ

Сара Садыйкованың тууына – 120 ел

Татарстан радиосы дулкыннарында «Сара Садыйкова музыкасы атналыгы» игълан ителде һәм 26 октябрь – 1 ноябрь көннәрендә тапшырулар программасында халкыбызның сөекле композиторының әсәрләреннән төзелгән концертлар, аның иҗат һәм тормыш юлына багышланган тапшырулар урын алды. Атналык кысаларында һәр көнне кичке эфирыбыз Сара Садыйкованың Хәсән Туфан шигыренә иҗат иткән «Казан кичләре» җыры белән йомгакланды.

 

Радиобыз фондында Сара Садыйковага кагылышлы 320гә якын язма саклана. Аларның зур өлеше – җырлар һәм инструменталь әсәрләр. Сара Садыйкованың үз тавышы кергән язмалар, иҗатына багышланган тапшырулар, репортажлар.

 

Алар арасында үтә дә кадерле тагын бер язма бар. 1986 елда Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов Сара Садыйкованың тууына 80 ел тулу уңаеннан тапшыру әзерләгән булган. Инде шактый еллар үтсә дә, анда яңгыраган фикерләр әле дә үзләренең әһәмиятен югалтмаган. Чөнки биредә әдип, аһәңсазга бәйле истәлекләре белән уртаклашып кына калмыйча, аның иҗатына төгәл һәм дөрес бәя бирә, аны татар музыка сәнгатендә үзәктән килүче агым тарафдары – Салих Сәйдәшев традицияләрен дәвам иттерүче буларак ача. Бергәләшеп «Җидегән чишмә» җырын иҗат итүләре турында сөйләгәннәре аеруча кызыклы. Әңгәмәдән берничә җөмлә: «Синеңчә, ул җыр ниндирәк булырга тиеш?» дип сорады миннән Сара ханым. «Аның музыкасында халыкның табигатькә мәхәббәте сизелсен иде, – дидем мин. – Аннары халыкчан булуын теләр идем». Сара ханым тыныч сукмакларны бик үк өнәп бетерми, аның үз фикерен ачык итеп, турыдан бәреп әйтә торган гадәте бар иде. «Ә халыкчан дигәнне син ничек аңлыйсың, халык җырларына охшатып язу дип түгелдер бит? Мин үзем халыкчанлыкны Сәйдәшчә аңларга тырышам. Халык үзе дә мәңге бер төрле генә булып калмый бит, ул да үзгәрә. Хәзерге заман яшьләре сузынкы җырны түгел, җитез хәрәкәтне ошатарак төшә». «Нишлибез соң инде болай булгач?» – дип сорадым. Сара ханым, гадәтенчә, рәхәтләнеп көлеп җибәрде: «Димәк, шундый көй язарга туры килә инде: үзе халыкчан да булсын, әмма анда хәзерге заман сулышы да сизелеп торсын...»

 

«Сара Садыйкова музыкасы атналыгы» иртәнге концерт белән ачылып китте. Без журнал укучылар игътибарына нәкъ шушы программаны тәкъдим итәргә булдык. Биредә композиторның җырлары күренекле сәнгать осталарының язмалары белән беррәттән яшь җырчыларыбыз башкаруында да яңгырый. Шулай ук сез биредә Сара Садыйкованың үз тавышын ишетерсез. QR-код ярдәмендә сайтыбызга кереп, концертны тыңлагыз.

 

 

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев