Логотип Казан Утлары
Гамьле әңгәмә

Йөрәктән чыккан – йөрәккә үтә

- Коронавирус пандемиясе алдыннан, миңа сценарий эшли башланды дигән хәбәр җиткерделәр. Вазгыять аңа киртәләр куйды шул. Әмма спектакльләр бара. Алар Башкорстанда, Бурятиядә, Татарстанда, Казакъстанда куелды. Халык бик канәгать, диләр.

(Танылган башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов белән әңгәмә) 
Гаилә – адәм баласының төп терәге. Ул шәхесне шәхес итеп тәрбияли, тормышка өйрәтә, аның психологик сәламәтлегенә турыдан-туры йогынты ясый. Шуңа күрә дә гаиләңне югалту, ятим калу –  фаҗига, ул күңелдә мәңге төзәлмәс яра калдыра. Ятим балалар афәтен чагылдырган әсәрләр татар һәм башкорт әдәбиятында да аз түгел. Соңгы елларда яшь прозаик Айгиз Баймөхәммәтовның “Калдырма, әнкәй” китабы укучылар арасында зур популярлык яулады. Бу исә әлеге теманың бүгенге көндә дә актуальлеге турында раслый. 
Айгиз Гыйззәт улы Баймөхәммәтов 1988 елның 27 октябрендә Башкортостан Республикасының Белорет районы Абзаково авылында күп балалы гаиләдә туа. Иртә ятим калып, Сермән балалар йортында тәрбияләнә. Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультетын тәмамлый. Аның әсәрләре республиканың барлык басмаларында да даими басылып тора, татар газета-журналларында да еш күренә.  “Әкиятсез балачак”, “Урам балалары” повестьлары да укучылар тарафыннан яратып кабул ителде.
Гомумән, Айгиз Баймөхәммәтов – XXI гасыр башы башкорт әдәбиятының күренекле һәм сәләтле вәкилләренең берсе. Безгә исә аның белән әңгәмә оештыру бәхете елмайды.
-    Айгиз абый, әдәбият җене балачактан ук кагылган идеме, әллә язучылык сездә соңарып уяндымы?
-    Балачакта әдәбият дәресләрен бик ярата идем. Мәктәптә укыганда, шигырь язгаладым анысы, әмма ул күбрәк яшьлек романтизмы белән бәйле булгандыр. Әдәбиятка килеп керүемә килсәк, иң беренче чиратта, миңа журналист булып эшләвем этәргеч бирде. 
-    Әсәрләрегездәге төп тема – ятим балалар көнкүреше. Бу теманы аңлы рәвештә сайладыгызмы яисә каләмегез үзеннән-үзе шушы темага үрелдеме?
-    Чынлап та, иҗатымда әлегә төп тема ул. Үземнең тормышыма якын тема булганлыктан да, мин аны яхшы беләм. “Калдырма, әнкәй” исемле тәүге китабым да бит күңел авазы буларак язылды, чөнки әсәрдә үземнең тормышымны, кешеләргә уйлап чыгарылмаган тарихны җиткерергә теләдем. Әдәбиятка күз салсак, бу бик гадәти күренеш. Киләчәктә, әлбәттә, башка темаларга да алыначакмын. Ничек килеп чыгар – вакыт күрсәтер. 
-    Язучы теманы индивидуальлегенә, башкаларга охшамаганлыгына карап яки, киресенчә, күпләр күтәргән,  мөһим булган проблемалар белән укучыларны таныштыруга карап сайлыймы?
-    Язучы – ул мастер. Шуңа күрә әсәрләрендә дә ул бераз халык күзенә ачык күренмәгән якларны чагылдырырга, элек ишетелмәгән фикерләрне җиткерергә тиеш. Кабатлаганда, язучының универсальлеге, уникаль булуы югала. Минемчә, сәләтле шәхес һәрвакыт яңалык алып килергә тиеш. Иң мөһиме – кабатланмаска, үзеңнекен булдырырга. Әдәбиятта да шулай ук. Әсәрләремне дә мин күтәргән темалар күпчелеккә таныш, бик күп кешегә аваздаш булганлыктан укыйлардыр дип уйлыйм. 
-    Журналыбызда узган елгы саннарда Сезнең “Урам балалары” повесте чыкты. Аның идеясе нидә? Гомумән, әлеге әсәр аша нинди фикерләр җиткерергә омтылдыгыз?
-    Сукбайлык  2000 нче елларда Рәсәйдә киң таралыш алган иде. Ул елларда шәһәр урам балалары белән тулган. Кайберләре ятимнәр йортыннан качып, подвалларда көн күрде. Арасыннан танышларым да бар иде. Шул атмосфераны үзләре татыганлыктан, кайткач, күргәннәрен безгә сөйләделәр. Аларның хикәяләре ничектер хәтеремдә уелып калган. Шуңа күрә, вакыйгаларны исемә төшереп, бу теманы яңартырга булдым. 
-    Димәк, повестьне чынбарлык көзгесе дип атау дөрес? 
-    Әлбәттә. Тик кайбер чакта дөреслекне язуны бик яратып бетермиләр. Мәсәлән, шуның өчен Мәскәүдән тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килде. Күрәсең, минем җитешлегем дә шундадыр – бүгенге көн проблемасын үзем аша уздырган чорда яза алуым. Язучы бит үзе яшәгән вакыты өчен җаваплы булырга тиеш. Киләчәк буынга килсәк, аларга исә дөрес, хак әсәрләр ярдәмендә үткәнне өйрәнү мөмкинлеге бирелә дип уйлыйм. 
-    “Калдырма, әсәй” китабы укучылар арасында зур таралыш алды. Башкортстан һәм Кыргызстан мәктәпләре программасында да бар. Тик асылда әлеге әсәр кемнәр өчен язылган: олылар, яшүсмерләр, балалар өченме?
-    Әсәрне язганда, аудитория турында уйламадым. Болай китапны бишенче класстан алып укый башлыйлар. Төгәл итеп әйтсәк, мин яшүсмерләр өчен иҗат итәм, чөнки башка язучылардан аермалы буларак, олылар өчен дә яза алмыйм. Мин күңелем белән бала. Шуңадыр да яшүсмерләрнең күңел торышын, эчке дөньясын яхшырак аңлыйм һәм укучыга бирә алам дип уйлым. Миңа алар белән уртак тел табуы да җиңел. Әсәрләремдә җөмләләрем җиңел, кайбер очракта примитивбулып китергә мөмкин. Сурәтләү чараларын да еш кулланмыйм мин. Ләкин бүгенге вәзгыятьтә укучы тизлекне ярата, аның зур, катлаулы җөмләләр укып утырасы килми дип беләм. 
-    “Әкиятсез балачак” әсәре повестьнең дәвамы булып тора. Аны язганда, нинди авырлыклар булды? Беренче китапны кабатлаудан курыкмадыгызмы?
-    Кыенлыклар, әлбәттә, булды. Чын дөресен әйткәндә, икенче китапны язып чыгару маркетинг таләбе булды. Кешеләр “Калдырма, әнкәй”не яратты, төрле телләргә тәрҗемәләр ясалды, шуңа дәвамы да озак көттермәде. Хәзерге вакытта өченче китапны сорыйлар. Белмим... Бушандым мин, башка ул темага әйләнеп кайтасым килми. 
-    Әсәрләрегезне укыганда, геройларны кызганасың, балалар йорты моңсу урын икәнен аңлыйсың. Айгиз абый, димәк, ятимнәрнең балачагы бары тик әкиятсез генә була?
-    Дөресен әйткәндә, матур яклары да булгандыр да. Әмма бу очракта барысы да язучының максаты белән бәйле. Бүгенге көндә, кызганычка, илебездә ташлап калдырылган балаларның барысы да исән дә кала алмый әле... . Мондый куркыныч вакытта укучыларга андый балаларның авыр тормышын, көнкүрешен күрсәтергә кирәк иде. Әлбәттә, мин матур итеп язган булсам, кешеләр “балалар йортында күңелле, рәхәт икән” дип әйтергә мөмкин иде. Бу дөрес фикер түгел. Ятимлек, балалар йорты күңелдә төзәлмәслек яра калдыра. Ул зур тетрәнү, фаҗига. Үземнән чыгып әйтәм. Кеше тормышында алай булырга тиеш түгел. Һәркем гаиләле булырга, бәхетле яшәргә лаек. Бу идеяне мин шул әсәремдә җиткердем. Тик әсәрләремдәге фикерләрем өчен тәнкыйтьлиләр. Янәсе, балалар йортында үскән, хәзер аның турында начар итеп яза, болай ук булмаган. Кешене аңлар өчен аның туфлиен киеп, бераз булса да атлап кара, диләр итальяннар.  
-    Яшь кенә булсагыз да, иҗатыгыз шактый зур. Кайбер әсәрләр сезгә бүләкләр һәм премияләр китерде. Шулар арасында күңелегезгә иң якыны кайсы?
-    “Калдырма, әнкәй”. Ул минем тормышым. Әлеге әсәр әдәбият кануннарына бик туры килеп бетмидер дә, төрле нормалар буенча караганда, җитешсезлекләре дә шактый аны язганда, миңа 23 яшь иде. Чын дөресен әйткәндә, аннан соң язган повестьларымнан бик үк канәгать түгелмен.  
-    “Калдырма, әнкәй” - бүген Башкорстанда иң күп тиражлы заманча китап. Мондый зур популярлык үзгәрттеме сезне?
-    Мин 25 яшьтә Дәүләт премиясен алдым. Ул миңа чын мәгүнәсендә эйфория китерде. Баш күккә тиде. Хәзер исә мин, киресенчә, үземнән канәгать түгел. Башка стильдә язулар турында уйланам, үземә тәнкыйть күзлеге белән карыйм, башкаларның конструктив, гадел фикерләренә дә колак салам. Йолдызлы чагым күптән үтте. 
-    “Калдырма әсәй” китабы буенча Казахстанда фильм төшереләчәк дигән сүз чыккан иде. Бу идея чынлыкка аштымы? 
-    Коронавирус пандемиясе алдыннан, миңа сценарий эшли башланды дигән хәбәр җиткерделәр. Вазгыять аңа киртәләр куйды шул. Әмма спектакльләр бара. Алар Башкорстанда, Бурятиядә, Татарстанда, Казакъстанда куелды. Халык бик канәгать, диләр. 
-    Хәзерге әдәбият элеккеге классикларыбыздан нык аерыла, аннан бик күпкә калыша дигән фикерләр укучылар арасында киң таралган. Бу турыда ни уйлыйсыз? Бүгенге көндә горурланырлык язучылар күренәме ул?
-    Әйбернең кадерен белер өчен адәм баласына, иң беренче чиратта, вакыт кирәк. Әдәбиятта да шулай ук. Безгә кадәр булганнар – үрнәк, ә яшьләр хәзер үзгәрде, диләр. Мисырдагы пирамида ташында да “хәзре яшьләр бозылды” дип язылган түгелме соң? Горурланырлык язучылар бүгенге көндә бик күп. Кызганычка каршы, әсәрләре тәрҗемә ителми, шуңа халык та алар турында белмәскә мөмкин. Чыгымнар да зур рольне уйный. 
-    Үзләренең беренче әсәрләрен язарга теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез? 
-    Беренчедән, күбрәк укысыннар, әдәбиятны белсеннәр. Икенчедән, китапны әдәбият кануннарына сыйдырырга тырышып язарга кирәкми. Күңел кушуы буенча әсәр тудырсыннар. Йөрәктән чыккан – йөрәккә үтә.
-    Хәзерге көн укучыларына әйтер сүзләрегез бармы?
-    “Я мыслю, следовательно живу” дигән фәлсәфи әйтем искә төште. Мин кешеләргә күбрәк укырга тәкъдим итәр идем, чөнки андый шәхеснең тормышка үз фикере, карашы булмыйча калмый. Зомбилар буыны үстерәсе килми, алар белән идарә итүе бик җиңел. Әдәбият укысак, без андый афәтне булдырмаска мөмкинбез. 

 

Фото: архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев