"Ришвәтчелек ул мәңге булачак. Аны бетерү мөмкин түгел" - Зөлфәт Хәким
Зөлфәт Хәким белән Илфак Ибраһимов әңгәмәсе.
Архив
– Зөлфәт әфәнде, иҗат кешеләре арасында син — иң бае. Синең үзеңнең генә дә меңнәрчә тамашачыларың, радиотыңлаучыларың, укучыларың бар.
Мәдәният елында кайсы жанрларда ни-нәрсәләр иҗат итә алдың? Тактсызлыкта гаепләмә... Узган елның башында үзең белән чүттән генә олы фаҗига да булмый калды бит... Шөкер, савыктың һәм, әйткәнемчә, актив иҗатта дип беләбез.
– Бәлки, чынлап та минем аудиториям башка иҗатчыларныкына караганда киңрәктер. Аллага шөкер, төрле жанрларда иҗат иткәч, андый байлыгым бар. Мәдәният елы дигәннән... Минем өчен һәр ел, һәр ай, һәрбер көнем — мәдәниятнеке. Бу ел минем өчен иҗади яктан тулы, нәтиҗәле булды, күп яздым, төрле жанрларда эшләдем... Бу елны миңа һөҗүм иттеләр, хәтта аттылар да, аннан да зур зыянсыз, тирән җәрәхәтсез исән калдым. Актив иҗатымны дәвам итәм. Күптән түгел тәмамланган яңа пьесаларым бар, берсен сезгә — «Казан утлары» журналына тапшырдым. «Газап» дип исемләнгән өр-яңа повестемны да сезгә тәкъдим итәм һәм «Казан утлары»нда чыгар дип өметләнәм. Бүгенге көнгә багышланган эссе өстәлемдә ята, мин аны торымнан-торымга килеп дәвам итәм. Яңа җырларым бар. Әле күптән түгел «Мизгелләр» исемле җырымны яздым. Шактый уңышлы килеп чыкты шикелле.
– «Яңа татар пьесасы» конкурсында озак еллар жюри әгъзасы буларак беләм: һәр ел конкурска хәтта икешәр пьеса бирә идең... һәм гел җиңүчеләр арасында булдың... Ул пьесаларың cәхнәгә мендеме?.. Кайсы театрлар белән хезмәттәшлек итәсең?.. Элегрәк безнең драматургларның пьесаларын рус театрлары, күрше республика театрлары да сәхнәләштерергә алына иде. Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Рабит Батулла, Ризван Хәмид, Мансур Гыйләҗевләрнең әсәрләре тәрҗемә ителеп сәхнәләштерелде. Сиңа башка төбәк театрларыннан тәкъдимнәр булдымы?
– Конкурсларда җиңгән пьесаларымның кайсыларыдыр куелды, кайсыларындыр, сәхнәләштерү авыр, мөмкинлекләребез юк, дип куймадылар. «Кайда син, Аттила?!.» дигән әсәрем турында, моңа татар театрының көче җитми, дип җавап бирделәр. Минемчә, Камал театрының бөтен пьесаларны да куярга көче җитә. Башка театрларга килгәндә... Күрәсең, бу минем холкым белән бәйледер инде — коммуникацияләр кора, элемтә-дуслык-әшнәлек чыбыкларын суза ала торган кеше түгел мин. Шуңа да карамастан, әсәрләремне Камал театрыннан кала Әлмәт, Минзәлә, Чаллы, Әтнә театрлары куйды. Шулай ук Башкортстанда «Нур» театры бер пьесамны сәхнәләштерде, «Салават», «Туймазы» театрларында әле һаман да спектакльләрем бара.
Пьесалар кирәк булса, мөрәҗәгать итсеннәр — Аллага шөкер, гел иҗат итеп торабыз, һәрвакыт яңа әсәрләребез бар. Кызганыч, безнең көчле, масштаблы фикерләр белән сугарылган пьесаларыбызны сәхнәгә алып менәрлек талантлы режиссёрларыбыз аз. Проза да, поэзия дә, драматургия дә көчле безнең. Бездә көчле режиссура җитенкерәми!
Моны миңа Лондоннан килгән театр белгече дә әйтте. Ул минем «Телсез Күке» спектаклемне, сайлап алып, Лондонга алып китте.
– Син чын иҗатчыларга хас рәвештә үзең дә күп укыйсың. Укуга вакыт ничек табасың? Бу тәртипкә салынганмы? Бер әңгәмәңдә ХIХ гасыр рус философларының хезмәтләрен бик кызыксынып өйрәнүеңне әйткән идең. Язмаларыңда еш кына Бердяев фикерләрен, карашларын да үзеңнеке белән бәйләп нигезлисең. Узган ел — Мәдәният елында үзең өчен ачыш дип бәяләрдәй нинди әсәрләр укыдың? Үзебезнең каләмдәшләрнең матбугатта, китап нәшриятында басылган әсәрләрен ничек кабул иттең?
– Яшь вакытта алай ук түгел иде, ә менә хәзер мин үземне китап дөньясыннан башка күз алдына китерә алмыйм. Нинди дә булса китапка, энциклопедиягә, сүзлеккә кагылмый калган көнем юк. «Познавательный характер» миндә, бу күбрәк шуның белән бәйледер. Интернет белән аралаша башлау белән үк, мин, иң беренче чиратта, мөмкин булган сайтлардан бөтендөнья классик әсәрләрен, классик философияне, иң кирәк энциклопедияләрне үземә күчердем һәм хәзер горурланып әйтә алам: архив винчестерларымда, дискларда, флешкаларда бөтендөнья классикасы бар. Теләгән вакытта аларны ачып укыйм, кулланам. Алар өчен кечкенә генә аерым ноутбук та тотам әле. Сез дөрес аңламаган булгансыздыр: мин — ХIХ гасыр философиясе белән генә түгел, гомумән, бөтендөнья философиясе белән кызыксынучан кеше. Кайсыдыр мәкаләләремдә ХIХ гасыр философларын, Бердяевларны телгә алу шул чор фәлсәфәсе белән мавыгу дигән сүз түгел.
Ул мәкаләмдә рус философлары еш телгә алынды, чөнки язмам Россиянең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге хакында иде. Дөресен әйткәндә, Аристотель, антик чордан тагын берничә философ һәм тулысынча немец классик фәлсәфәсе җаныма якын.
– Төрек язучысы, Нобель премиясе лауреаты Орхон Памукның «Минем исемем Кызыл» исемле романы Г.Камал театры сәхнәсенә менде. Факт буларак бу игътибарга лаек, минемчә. Аңа кадәр Карло Гоцциның «Турандот»ын караган идек. Г.Кариев театры Пауло Коэльоның «Алхимик» әсәрен сәхнәләштерде. Исемнәре аталган әлеге авторлар төрлесе төрле континенттан, төрле дәверләрдән булсалар да, аларның әсәрләре гомум кешелекнең яшәеш фәлсәфәсенә кагыла. Памук Көнчыгыш белән Көнбатыш сәнгатенең фәлсәфи кыйммәтләрен чагыштыра. Бу — мәңгелек тема... Без — Евразиянең нәкъ уртасындагы халык. Шәрык мәдәниятенең күп гасырлар тантана иткән Рудаки, Руми, Кол Гали, Гомәр Хәйям дәверләрендәге күтәрелеше, ренессансы кабатланырмы? Безнең милли мәдәниятебез үсешенә Көнбатыш һәм Көнчыгыш культурасы казанышларының кайсысы күбрәк йогынты ясый дип саныйсың? Без алардан ниләр алабыз, үзебез ниләр бирәбез? Сорау озынрак, гомумирәк. Үз иҗатыңа бәйләп яисә тоемлап, фаразлап, нәрсә дип әйтер идең?
– Дөньядагы төрле тарафларның багланышларында төп рольне мәдәният уйнамый. Яшәеш һәрвакыт яшәү укладын булдырды, һәрбер яшәү рәвеше үзенең культурасын тудырды. Без бүген культураны цивилизация алмаштырып маташкан заманда яшибез. Ул яктан бәхетсез кешеләр без. Культура — «культ» дигән сүздән, дини йолалардан башланган, культураның башы — диндә, Аллага ышануда. Культура чыганагы борынгырак булган саен, аның кыйммәте зуррак, бәһасе югарырак. Культура борынгылыгы белән «горурлана». Ә цивилизация исә ул кичә яки бүген ясалган ялтыравыклы әйберсе белән генә «мактана» һәм кешелек дөньясын шуның белән «алдап сатып ала». Сез биргән сорауга глобальләшү чорында җавап бирү мөмкин түгел. Олигархлар хакимияте, акча хакимлеге астында яшәгән заманда сез биргән сорауларга елмаясы гына килә. Без язган әсәрләр бүгенге дөнья кагыйдәләре буенча яшәүче кешеләргә аңлашылмаячак һәм аларга безнең иҗат кирәкми!
Шуңа күрә Көнчыгыш-Көнбатыш багланышларында мин үземнең ролемне аз гына да тоймыйм. Җир шары кечерәйгәннән-кечерәя бара — техника прогрессы шулкадәр тиз һәм көчле. Шуңа күрә аерым шәхескә, бигрәк тә иҗатчыга, үз урынын табып, шул урында калыр өчен бик зур сәләт, бик зур көч, ихтыяр, батырлык кирәк.
– Соңгы елларда прозада актив эшли башладың... «Казан утлары» журналы оештырган кыска бәяннар конкурсына тәкъдим иткән «Сәер никрут»ың беркемне дә битараф калдырмагандыр... Сатира жанры иң авырлардан бит. Синең ришвәтчелеккә каршы «ачкан сугыш»ың кемнең җиңүе белән тәмамланыр икән?.. Монда бер аерым автор гына җитмәс, монда зур бер гаскәр кирәк булмагае... Коррупция, ришвәтчелек, башка социаль аномалияләр шулай ук мәңгелек тема бит. Берничә ел элек билгесез кытай авторының ХVI гасырларда ук язган «Алтын вазада слива чәчәкләре яки Цзин, Пин, Мей» романын укыган идем. Анда ришвәтчелек, коррупциянең пирамидасы сурәтләнә. Яки иң түбәннән алып иң югарыга кадәр кемнәр генә бирми дә, кемнәр генә алмый ришвәтне? «Сәер никрут»тан соң бу теманың дәвамы булырмы?
– Ришвәтчелек ул мәңге булачак. Аны бетерү мөмкин түгел. «Сәер никрут»ымнан соң да әле минем үземә дә, башкаларга да сатира әсәрләре язарга мөмкинлек ахырзаманга кадәр җитәчәк.
– Бүгенге әңгәмәне үткәргән көнебез акчаның «котырган» чагына туры килде. Яңа елда журналыбызның бу саны укучыларыбызга килеп җиткәндә, барыбыз да 1998 елдагы кебек миллионерлар булып бетмәбезме? Акча уенын, гомумән, дөнья сәясәтен масоннар оештыра, диләр. Әдәбиятта аларның чын йөзен ачу булырмы икән?
– Зур акча хакимиятен, дөнья белән идарә итеп, «үз көйләренә биетүләрен», әлбәттә, ниндидер галәмәт куәткә ия оешмалар алып бара. Без кемнәрдер таккан парадигмада яшәргә мәҗбүрбез. Әгәр дә теләсә, алар миллиардлаган кешене ачтан үтерә ала һәм киресенчә. Ул оешмалар ничек дип аталадыр — төгәл генә әйтеп булмый. Төрле версияләр бар, ләкин ул версияләрне язып чыгарга җөрьәт итүче табылырмы икән? Башсыз калу куркынычы сагайта...
Бөтен планета турында уйлаганчы үзебезнең кылган гамәлләргә күз салырга кирәк. Мин ел башында ук әйткән идем: Украина — Кырым мөнәсәбәте Россияне яңа конфликтларга алып кермәгәе, дип. Ни кызганыч, шулай булып чыкты да. Украина белән дә дошман хәзер Россия, санкцияләр баса, Алла сакласын, үз илебездә үзара низаглар башлана күрмәсен. Кайлардадыр дөньяны масоннар бутап ята дип уйлау ярый, әмма һәркайсыбызга үз эшен уйлап эшләргә кирәк.
«Свадьба в Малиновке» дигән фильмда Попандопуло әйткән сүзләр хәзер еш искә төшә: «Чует моё сердце — мы накануне грандиозного шухера!»...
Әңгәмәдәш — Илфак ИБРАҺИМОВ
фото: "Казан утлары" архивыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев