Логотип Казан Утлары
Габдулла Тукайның тууына - 140 ел

Тукайлы халык без

Тукайлы халык без дибез дә, иңнәрне Күтәрә төшәбез, барлыйбыз тиңнәрне.

Тукайлы халык без дибез дә, иңнәрне
Күтәрә төшәбез, барлыйбыз тиңнәрне.
Тукайга тиңнәр юк, ул безнең бердәнбер,
Шагыйрьле сурәтне бар дөнья күрәдер.
Тукайлы дөньябыз биектә, моң тулы,
Янган да, көйгән дә халкымның бер улы.
Безне ул утлардан Сүз алып чыккандыр,
Ә алар яралган, мөгаен, чыктандыр.
Дәвалый ул сүзләр әрнүен-ярасын,
Ялгый ул без яшәр дәверләр арасын.
Мәгърибтә, мәшриктә, карасаң, калган эз.
Тукайлы халык без! Тукайлы халык без!

 

«КУ» 04, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев