Тукайга
Кемнәр генә сине данлап җырламаган?! Каләм тотып яза алган һәрбер адәм Сиңа атап шигырь язган, көй көйләгән, Мөнбәрләрдән купшы-купшы сүз сөйләгән.
Кемнәр генә сине данлап җырламаган?!
Каләм тотып яза алган һәрбер адәм
Сиңа атап шигырь язган, көй көйләгән,
Мөнбәрләрдән купшы-купшы сүз сөйләгән.
Үткән еллар, алышынган инде заман,
Тик кешеләр үзгәрмәгән, шундый һаман:
Арасында яхшысы бар, бар яманы,
Акыллысы, аермаучы ак-караны...
Сиңа, Тукай, дәшәм мин дә, бардыр хакым:
Каным асыл, чөнки татар – минем халкым!
Күп татыдың гомереңдә михнәт көчен,
Яндың-көйдең, тырыштың тик милләт өчен.
Синнән соң да бик күп туды шагыйрь халкы,
Төрле алым, һәрберсенең аерым холкы...
«Поэзия», «Шагыйрь» дия калса татар,
Иң беренче, шиксез, Тукай исемен атар.
Бил тиңентен башым иям, Шигырь ханы!
Миндә дә бит ага затлы татар каны.
«КУ» 04, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев