Логотип Казан Утлары
Габдулла Тукайның тууына - 140 ел

Тукай китабы

Дөнья матур, Такташ әйткән сыман… Фахиш бары кеше дөньясы. Алда ята Тукай китаплары. Һәм башкалар… Шул ук, шул ук чор…

Мин Тукайны укып, уйга калам:
Берни үзгәрмәгән, шул ук чор.
Ачлык тоткан милләттәшләремнең
Телләрендә һаман бер үк җыр.
Дөнья үзгәртергә теләүчеләр
Тик үзләре генә үзгәргән.

Шагыйрьләргә туры карый алмыйм,
Тукай моңы агар күзләрдән.
Тукай багып ачы көләр сыман,
Көләр сыман бездән кычкырып.
Һәм ютәлләр ил ютәле белән:
«Бетәсез бит, – диеп, – тончыгып».
Шул ук хәлләр, берни үзгәрмәгән.
Шул ук гасыр, дәвер, шул ук чор.
Хурлыгыңа түзә алмаганнан
Ни яшь агыз шунда, ни кычкыр…
Бар да шул ук. Шул ук дошманнар да,
Сатлыклары, дусты, куштаны…
Татар акылы төштән соңдыр, әмма
Узып бара сыман төш чагы.
Узып бара сыман гомер аты,
Дилбегәсе бездә түгел лә.
Шагыйрьләргә туры карый алмыйм,
Күзләрендә Тукай күренә.
Тукай китапларын укыймын да
Сүгенепләр килә куясы…
Дөнья матур, Такташ әйткән сыман…
Фахиш бары кеше дөньясы.
Алда ята Тукай китаплары.
Һәм башкалар… Шул ук, шул ук чор…
Шагыйрьләрне укыйм, шигырь язам…
…Артта үзгәрешсез биш гасыр.

 

«КУ» 04, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев