Тукай язы
Халкым исән булсын, киләчәккә Яз китерә торган Тукай бар!
Замананың әрсез суыгыннан
Чатнаганда хәтта имәннәр,
Әче җилдән посып, иелә-бөгелә,
Ышык җирдән күпләр килгәннәр.
Зәһәр кышлар, ажгыр буран ярып,
Апрель җиткәч, язгы бер көндә
Тәүге батыр чәчкә сын турайта –
Иң авыры менә шул гөлгә!
Тукай да бит шулай замананың
Иң караңгы, җаһил чорында
Үз кавемен яктылыкка дәшкән,
Дан җырлаган халкым турында.
Һәм шул апрель җылы кулы белән
Сыйпап алгач бозлы таңнарны,
Сүнгән күңелләргә өмет тулган,
Җырлы иткән безнең җаннарны.
Күпләр килгән бу дөньяга мин дә
Сөрән салып тудым апрельдә.
Килдем дә бит, ләкин Тукай булып
Туа алмас инде бер кем дә!
Үз телендә вакыт мизгел саный,
Ләйсән ява, аннан кар каплый,
Мизгел генәме соң, бу дөньяда
Тарихларны тарих кабатлый.
Заман салкын әле, көрт астында
Җылы көтә гөлләр, тугайлар...
Халкым исән булсын, киләчәккә
Яз китерә торган Тукай бар!
«КУ» 04, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев