Логотип Казан Утлары
Габдулла Тукайның тууына - 140 ел

ТУКАЙ ИҖАТЫНА СОЦИОЛОГИК КАРАШ

Тукай – татар дөньясы өчен изге исем. Хәзерге татар әдәбиятына нигезсалган бөек шагыйребез. Ләкин бу мәкаләне мин Тукайның иҗатына карата әдәби яктан чыгып бәя бирү теләге белән язмыйм. Мин әдәбият белгече түгел, мин – социолог.

Габдулла Тукай, билгеле булганча, «Мин шагыйрь генә түгел» дигән.
Ә без аны бөек шагыйребез итеп күрергә күнеккәнбез. Әмма социология
күзлегеннән чыгып карасаң, аның әсәрләрендә шул заманда җәмгыятьтәге
иҗтимагый-сәяси хәлләр, төрле типтагы шәхесләрнең дөньяга карашлары,
үзара мөнәсәбәтләре, дин, гаилә, дәүләт, мәгърифәт һәм башка социаль
институцияләрнең үсеш кимәле һәм җәмгыятьнең төрле үзенчәлекләренә
караган тирән фикерләр ярылып ята.
Шуларны бүгенге укучыга күрсәтү нияте белән язган «Минем Тукай» дип
аталган әсәремнең бер өлешен сезгә тәкъдим итәргә булдым. Чөнки «Казан
утлары», минем карашка, бүген татарның фәнни-әдәби лабораториясе
функциясен үти.
Автор

Беренче чиратта, шуны әйтәсем килә: бөек шагыйребез Габдулла Тукайның
тормыш юлы, аның иҗаты турында чит телләрдә дә, татар телендә дә танылган
шәхесләребез тарафыннан язылган һәм матбугатта басылып чыккан хезмәтләр
бихисап. Ул язмаларда әйтелгән матур сүзләргә һәм тирән фикерләргә нидер
өстәү мөмкин дә түгел кебек. Мин бу турыда хыялланмыйм да. Шулай ук,
хөрмәтле укучыма мәкаләнең болай дип аталуы да мәзәк булып тоелмасын иде.
Бу – Габдулла Тукай минем шагыйрь дигән сүз түгел. Хәтта Тукай – минем
яраткан шагыйрем дигән сүз дә түгел, чөнки аның иҗатын ярату минем генә
аерым хокукым була алмый.
Тукай – татар дөньясы өчен изге исем. Хәзерге татар әдәбиятына нигез
салган бөек шагыйребез. Ләкин бу мәкаләне мин Тукайның иҗатына карата
әдәби яктан чыгып бәя бирү теләге белән язмыйм. Мин әдәбият белгече түгел,
мин – социолог.
Шушы урында хөрмәтле укучыбызның тагын бер нәрсәгә игътибар итүен
үтенәм. Социолог дигәндә, бездә урамда туктатып, ниндидер анкетадагы
сорауларга җавап бирүне үтенә торган егет-кызларны күз алдына китереп
сөйлиләр. Социологиядә андый ысул да бар. Әйтик, мин дә укучыларның
Тукай иҗатына карашын, кем аның нинди әсәрләрен укыган, нәрсәгә
игътибар иткән, нәрсәләр аңлаганын һәм аңламый калганын ачыклауга
юнәлтелгән «анкетирование» уздырыр идем. Аның өчен бу мәсьәләләрнең
мине генә түгел, башкаларны да, милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге турында
сөйләү сәләте генә түгел, ә бу юнәлештә конкрет эш күрсәтү мөмкинлекләре
дә булган иптәшләрнең кызыксынуы кирәк. Һәм әлегә сүз дә бу турыда
түгел. Социологлар башка ысулларны да киң кулланып, җәмгыятьне төрле
яклап өйрәнә, фәнни нигездә тирән эзләнүләр алып бара. Төрле сыйныф
кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләр булсынмы, хезмәт җитештерүчәнлегенең
социаль факторлары булсынмы, милләтара йә булмаса гаилә мөнәсәбәтләре, дәүләт белән гражданнар арасында бәйләнешләрнең сыйфаты, социаль
институцияләрнең үсеш кимәлен, икътисадның уңай нәтиҗәсен күтәрү
мәсьәләләре социология фәненең игътибар үзәгендә. Мин, нәкъ менә
социолог буларак, бөек шагыйребезнең әсәрләрендә шул вакытта яшәгән
милләттәшләребез турында, шул чордагы җәмгыятьтә булган иҗтимагый-
сәяси хәлләр турында шагыйрьнең фикерләре тирәнлеген күреп, горурлык
хисе кичерәм, сокланам. Аның әсәрләрен кайтып-кайтып укып, ул яшәгән
чордагы татар дөньясы турында, ул вакыттагы җәмгыять, анда яшәгән кешеләр
арасында булган үзара мөнәсәбәт хакында мәгълүмат кына туплап калмыйча,
фәнни хезмәтем өчен үтә кирәкле рухи көч һәм илһам алам. Ә җәмгыятьнең
үткәне турында мәгълүматның үзкыйммәте халкыбызның тарихын белү өчен
генә түгел, бәлки аның бүгенгесен аңлау өчен дә, киләчәген күзаллау өчен дә
ифрат зур әһәмияткә ия.
***
Бүген нәрсәдер язу, язганны нәшер итү, тарату, күпсанлы укучыларга
җиткерү ысулларының мөмкинлекләре чиксез. Совет чорында нәфис әдәбият
эзләп, очына чыгалмаслык чиратларда торып та, алырга теләгән китапларны
ала алмаган укучының бүген нинди китапны ничә данәдә алырга теләсә, шул
кадәр алу мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта бүген барыбыз каршына моңа кадәр
бик үк таныш булмаган икенче төр мәсьәлә килеп басты: бу мөмкинлектән
ничек итеп файдалану «дөрес» булыр? Ә бу «дөреснең» дөреслеген кем
билгеләргә тиеш? Безнең, әйтик, өлкән яшьтәгеләрнең, бу сорауларга җавап
эзләргә вакыты да бик күп калмаган инде, бездән бу өлкәдә файда бик зур
булмаса да, зыян да куркыныч түгел. Ә менә «капиталистик» мөнәсәбәтләргә
күчкән чорда туган балалар үзләре, башлы-күзле булып, балалар үстерәләр,
аларга үзләре өчен дә, балалары өчен дә бу сорауларга җавап табарга туры
килә бит. Балага әдәби әсәрләрнең нәкъ менә балага тиешлесен, кирәклесен,
аның рухи һәм әхлакый көчен ныгытуда һәм тәрбияләүдә файдасы булган
әдәби өлгене сайлап алып, балага тәкъдим итеп, аның уку культурасының
нигезен формалаштыру бурычы, минемчә, үтә актуальләшә. Икенче яктан, бу
бурычны төгәл итеп үтәү юлындагы каршылыкларны җиңеп чыгу, нигездә,
аерым шәхескә яисә гаиләгә генә кайтып калса, сөземтә кирәк кадәр була
алмаячагы аңлашыла бит. Һәрхәлдә, үзеннән-үзе үтәлә торган эш дип уйлау
бик зур беркатлылык булыр иде. Ни өчен? Чөнки бөтен кешенең дә әдәбиятны
аңлау дәрәҗәсе бер кимәлдә була алмый. Бөтен кешенең дә эстетик зәвыгы
кайчан да булса бертөрле югарылыкка күтәреләчәк дип уйлау – үзе бер утопия.
Һәм утопия буларак, бу мәсьәләдә милләтне, кешелекне артка тарта торган
бәяләп бетергесез җимерү көченә ия. Үсеп килгән буында әдәбиятка мөнәсәбәт
тәрбияләү бурычын тулысы белән җәмәгатьчелек өстенә ташлау, йә булмаса
дәүләт кулына тапшыру да бу очракта зур хатага әйләнәчәк. Чөнки бу мәсьәлә
«күпчелек фикеренә» таянып кына чишелә торганнардан түгел.
Билгеле ки, һәр укучы нинди генә әдәби әсәрне укыса да, акылының
һәм аңының үсеш дәрәҗәсенә нигезләнеп, бер яктан, уе белән әсәрдәге
геройларның кичерешләренә кушылып, ниндидер кимәлдә аларның язмышы
белән яши башлый; икенче яктан, аларның тормыш тәҗрибәсеннән үзенә
нинди дә булса үрнәк ала. Әсәрнең авторы никадәр талантлы, ул әсәрдәге фикер
никадәр төплерәк, никадәр тирәнрәк булса, әсәр шулкадәр күләмдә кешенең аңына тәэсир итә, аны уйланырга мәҗбүр итә. Укучы, үз алдына турыдан-туры
андый максат куймаса да, әсәрдә тасвирланган күренешләрне аңында үзенең
тормышында булган вакыйгалар белән чагыштыра башлый. Кайвакыт автор
белән бәхәскә кереп китә, кайсыдыр күләмдә авторның фикере белән килешә,
йә булмаса күпмедер кадәрен инкарь итә... Ничек кенә булмасын, әдәби әсәр
укучыга дөньяның ниндидер ягы буенча булса да, азмы-күпме серен ача, яшәү,
тормыш турында уйланырга мәҗбүр итә, яшәү юлында килеп туган күпкырлы
социаль каршылыкларны үтеп чыгу юлларын күрсәтә.
Бу яктан чыгып караганда, шигърият белән социология арасында аерма юк
дәрәҗәсендә. Гомум алганда, икесе дә нәкъ менә башка сәнгать һәм фән өлкәләре
кебек үк бер юнәлештә эш итәләр. Шәхес өчен, кешелек өчен бик мөһим һәм
шул ук вакытта бик катлаулы мәсьәләләрне чишү юлында бәяләп бетергесез
олы эш башкаралар: бер яктан, кешене башка тереклек ияләреннән аерып,
аны кеше иткән нәрсәләрне – аң, зиһен һәм рухи дөньяны өйрәнүдә, икенче
яктан – җәмгыятьнең яшәү кануннарын ачу һәм аңлау-аңлату юлында кулга-
кул тотынышып баралар. Бары тик бу олы хезмәттә шигърият социологиягә
караганда күпкә тәҗрибәлерәк һәм, әлбәттә инде, дөньяны өйрәнү юлында
алар файдалана торган «эш кораллары», алар кулланган ысуллар һәркайсының
үзенеке.
Биредә тагын бер мәсьәлә турында әйтеп китәргә кирәк: укучы белән
шагыйрь арасындагы бәйләнеш, укучының әдәби әсәргә булган мөнәсәбәте
аның кем булуына, белем һәм мәдәни яктан үсеш дәрәҗәсенә, ир-ат йә хатын-
кыз булуына, ничә яшьтә икәненә, хәтта укучының нинди профессия буенча
һәм кем булып эшләвенә дә бәйле. Кыскасы, төрле шөгыль кешеләре бер үк
әсәрне үз күзлегеннән чыгып укый һәм төрлечә кабул итә. Бу фикер минеке
түгел, миңа кадәр әллә кайчан нигезләнгән. Әйтик, малайлар, яшь инженерлар
фантастик әсәрләр укырга ярата, ә яшь хатын-кызлар күбрәк мәхәббәт турында
укый һәм укыган әсәрләреннән нәкъ менә үзләренең шул якка юнәлгән
кичерешләрен баеталар.
Мәкаләдә әйтеләсе төп фикергә кайтып, шуны ассызыклыйсым килә: мин,
социолог буларак, кем тарафыннан язылган нинди генә әдәби әсәр укысам
да, анда авторның иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне, социаль каршылыкларны
нинди формада тасвирлавы, әсәрдәге геройларның дөньялыкта очраган теге
яки бу хәлләрне, тормышның уңай йә булмаса, тискәре якларын ничек аралап
чыгуларын күзәтеп укыйм. Нәкъ менә шушы җәһәттән Тукайның иҗаты миндә
тагын да ныграк кызыксыну уята, аерым бер көч белән үзенә тарта. Аның
әсәрләрен мәшһүр талантлы бөек шагыйрь буларак иҗат итүенә генә түгел,
ә дөньякүләм билгеле булган акыл ияләре белән бер рәттә, бер тирәнлектә үз
чорының катлаулы социаль каршылыкларының асылына кадәр үтеп кереп,
алар хакында йөрткән фикер тирәнлегенә сокланып укыйм.
Бүгенге көн күзлегеннән чыгып караганда, Тукай – 27 яшьлек егет. Бүген
бу яшьтәге егетләребезнең кайберләре әле үзаллы фикер йөртүгә өйрәнеп
кенә бара кебек, әти-әниләренең җилкәсеннән төшәргә уйлап кына торалар.
Эчкече йә наркоман булып китмәсәләр, әлбәттә, дигән авыр сүзләрне дә
язарга туры килә. Ә Тукай – шул кыска гына гомере эчендә, үлмәс иҗат
җимешләрен калдырып, мәңгелеккә атлаган бөек шагыйрь. Бу – бәхәссез.
Ә менә җәмгыятьтә үзе яшәгән чорда барган иҗтимагый-сәяси процесслар,
төрле катлам кешеләренең тормыш-көнкүреш шартларын, гаилә, дин, дәүләт,
фән, мәгърифәт кебек институцияләр кысаларында кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең торышын һәм үзгәрешләрен күзәтеп кенә калмый, аларны
үзенең әсәрләрендә әдәбият ысуллары ярдәмендә тирән һәм күпкырлы
булуларын ачып күрсәтү сәләтенә ирешкән мәшһүр акыл иясе буларак, әлегә
тиешле бәясен алмаган, минем уемча.
Аның иҗаты, гомер юлы горурлык хисе генә уятмый, бәлки яңа сораулар
нигезендә уйлануларга да көчле этәргеч бирә. Тукай татарның күбесе изелеп
яшәгән, социаль үсеш дәрәҗәсе башка кайбер халыкларныкына караганда
шактый түбән чорда туган. Халыкның күпчелеге әле укый-яза да белмәгән
бер заманга туры килгән ул. Шулай булуга карамастан, татарның бер баласы
ярлылыкта, ятимлектә, фаҗига тулы авыр тормыш юлында югалып калмаган.
Европа университет-академияләрендә укымаса да, гыйльми дәрәҗәләр
яуламаса да, Тукай үз өстендә туктаусыз эшләү нәтиҗәсендә, табигатьтән
килгән акыл тирәнлеге һәм фикерләү мөмкинлекләре нигезендә дөньякүләм
югарылыкка күтәрелгән рухи каһарманга әйләнгән. Үзенең мәңгелек
әсәрләрендә татарның башка халыклардан һич кенә дә ким булмаган рухи көчен
һәм байлыгын шигърият ысуллары нигезендә ачык сурәтләп калдыра алган.
Кайчандыр эшкәртелеп, соңыннан шактый тапталган җиргә төшкән
орлыктан шытып чыгып, җил-давылларга да, карлы яңгырларга да карамыйча,
кәүсәсендә ныклы ботакларын җәеп җибәреп үсеп киткән һәм сокланып
туймаслык җимешләрен өлгертеп, кешеләргә тәкъдим иткән, үзенең
әкиятләрендә генә очрый торган сергә төренгән ниндидер бер җимеш агачына
охшаган Тукай.
Димәк, ул агачны үстергән «җир» шулкадәр уңдырышлы булган.
Димәк, ул «җирнең» шулкадәр куәтле энергетикасы булган.
Димәк, дөньяга андый шәхес бирерлек булгач, милләтебез, моның өчен
кирәк булган рухи көчен җыеп, бу олы куанычны әзерләп яшәгән. «Безнең
милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» – дип, әле егерме яшьлек чагында
ук күтәреп чыккан соравына Тукай үзенең гомере белән, үзенең мәшһүр иҗаты
белән җавап биргән.
Димәк, үлмәгән дә, йокламаган да безнең милләт.
***
Җәмгыятьтәге бүгенге иҗтимагый фикер өчен Тукай иҗатының әһәмияте,
дөньяга билгеле булган һәрбер бөек шагыйрьнең иҗаты кебек үк, әдәбият
белән генә чикләнмичә, тормыштагы социаль үсеш юлындагы каршылыкларны
ачыклап, әдәбият ысуллары аша укучыга күрсәтеп бирүдә. Бу турыда фикер
йөрткәндә, мин шагыйрьнең үзе яшәгән чордагы татар мәдәниятенең,
иҗтимагый-сәяси хәленең, тормыш-көнкүрешенең үзенчәлегенә тирән анализ
ясау нигезендә иҗат итүен ассызыклыйм. Бу һичшиксез шулай. Шагыйрьнең,
гомум алганда, чын шагыйрь дип атала торган һәр авторның иҗаты никадәр
кеше тормышын, халык тормышын тулырак чагылдырса, әсәрләре тормыш-
чынбарлыгын, кешенең эчке табигатен никадәр тирәнрәк анализ ясау нигезендә
иҗат ителгән булса, шулкадәр аның халык арасында абруе зуррак, халыкның
аңында һәм хәтерендә биләгән урыны төплерәк була. Чөнки һәр укучы
андый әсәрләрдә үзен, үзенең проблемаларын күрә, тормышында очраган
каршылыкларны үтү мөмкинлекләре хакында алдына килеп баскан сорауларга
җавап таба, үзенең кичерешләрен таный, үзенә тормыш үрнәге ала.
Әйтик, Русиядә Александр Пушкин яшәгән һәм иҗат иткән чорда да, аңардан соң яшәгән вакытларда да шигырь язучылар саны хәтсез, әмма
бүген аның исеме белән бер рәттә халык хәтерендә яшәп килгән рус
шагыйрьләренең исемлеге чикле. Моның сәбәпләре төрледер инде, ләкин төп
сәбәпне Пушкинның иҗаты рус мәдәниятенең һәм социаль системасының
энциклопедиясе булуында күрергә кирәк дигән фикер яши. Моның белән
килешми мөмкин дә түгел.
Тукаебызның иҗаты да шундый ук югары дәрәҗәдәге әһәмияткә ия. Аның
иҗатында аерым социаль типтагы шәхесләрнең тормыш-көнкүрешләренең
үзенчәлеген дисеңме, җәмгыятьнең тулаем яшәешен, сәясәтен дисеңме, аның
иң тирәндә яшеренеп яткан, бөтен халыкның, йә булмаса аерым шәхеснең
үзе дә аңлап бетермәгән якларын учка салып күрсәтеп бирә торган әсәрләрен
социологиядә уку әсбаплары итеп кулланырлык. Аның әсәрләрендә һәркем
үзенең рухи портретына кагылган тамгалар таба ала. Бу яктан караганда,
Тукай иҗаты – кешенең әхлакый кыйбласын күрсәтеп кенә калмый, әхлакның
нигезен формалаштыра торган искиткеч бай иҗат ул.
Дөрес, әдәби әсәрдәге әхлакый кыйбланы күрү өчен, аз дигәндә, түбәндәге
шартларның булуы мотлак:
– беренчедән, әдәби әсәрнең бу биеклеккә менәрлек итеп иҗат ителүе;
– икенчедән, шагыйрь әсәрләренең үз укучысына барып җитү мөмкинлеге
(доступность);
– өченчедән, укучы кешенең аңы, интеллектуаль яктан үсеше кирәк
дәрәҗәдә булуы;
– дүртенчедән, җәмгыятьнең мәдәни яктан тиешле дәрәҗәгә күтәрелүе.
Биредә, әлбәттә, икенче сорау – халкыбыз Габдулла Тукайга кадәр дә яшәгән,
ә аның әсәрләре юк чакта җәмгыятьтә кешегә әхлакый кыйбласын күрсәтү,
тәрбияләү механизмнары булгандыр бит дигән сорау да куелырга мөмкин.
Булган, әлбәттә. Тик Тукай яшәп иҗат иткән чор – халкыбыз тормышында
бик акрын булса да, тирән үзгәрешләр башланган вакыт. Икътисадта бу
капиталистик мөнәсәбәтләр көчәеп, социаль киеренкелекнең яңа баскычка
күчүе, хезмәт өлкәсендә азмы-күпме булса да сәнәгать тармаклары, анда
эшләүчеләр, бер яктан, эшчеләр сыйныфы, икенче яктан, техника белән эшләү
өчен махсус белем алган белгечләр барлыкка килү, мәгариф һәм мәдәниятнең
яңа төр формалары яралу һәм башка күп үзгәрешләр милләтебез яшәешен узган
гасырлардан шактый аермалы хәлгә китерә. 1905–1907 елгы Россиядә булган
хәлләрне генә күз алдына китерсәк тә, ул үзгәрешләрнең никадәр тирән икәнен
төсмерләп була. Менә шул «үткән заман» белән «киләчәк заман» арасындагы
тарихи күпердә уза Тукайның җидееллык иҗат юлы.
Ә бүген, күрүебезчә, заман бөтенләй башка. Проблемалары да икенче.
Халкыбыз да икенче төрле социаль киеренкелектә көн күрә. Мисал өчен, без
дөньяны даими уратып алган интернет челтәренең актив рәвештә кешеләрнең
аңына, акылына йогынты ясый торган заманда яшибез. Бүген аралашу
мөмкинлеге бернинди дәүләт чикләре белән дә, географик, йә булмаса мәдәният
үзенчәлекләре белән дә чикләнми. Әйтик, бүгенге укучы, мәктәптәме, югары
яки урта уку йортында булсынмы, Башкортстанда йә Татарстанда яшәп, укып
та, Мәскәүдәме, Париждамы, йә булмаса Пекинда яшәгән шундый ук укучы
белән кайчан теләсә, шунда аралаша ала, ни турында сөйләшәсе килсә, шул
турыда сөйләшә ала. Анда яшәп иҗат итүче авторларның әсәрләре белән
таныша ала. Заманыбызның мондый үзенчәлекләре инде без теләсәк тә,
теләмәсәк тә, халкыбызның тормыш-көнкүрешенә үтеп керә. Шуны гына күз алдына китерик: без Уфада, йә булмаса Казанда яшәп, Япониядә эшләнгән
машиналарга утырып йөрибез, Төркиядә йә Вьетнамда тегелгән өс киеме
киябез, бездә асраган малларның тиресен Италиягә йә Төркиягә сатабыз, ә
алар ул тирене эшкәртеп, аяк киеменә әйләндереп, үзләренең бишләтә югары
хакларын куеп, безгә яңадан саталар. Африкадан килгән банан, хәтта борычны
да Аргентинадан алып кайтып ашыйбыз һәм башкалар. Бу – товарларны
үзләштерү генә түгел, ә ул товарларны җитештерүче кешеләр белән дә
төрле формада ниндидер кимәлдә аралашабыз дигән сүз. Димәк, телебез дә,
мәдәниятебез дә, шул ук күләмдә әдәбиятыбыз да аларның телләре, аларның
мәдәнияте, аларның әдәбияты йогынтысын тоеп яши. Ә халкыбыз, билгеле
булуынча, бөтен дөньяга таралган, чәчелеп, төрле милләт халыклары белән
аралашып, аларның культурасында камалып яши. Бусы да – тарихи хәл, бүген
генә пәйда булмаган объектив күренеш.
Бу үзгәрешләр, үз чиратында, милләттәшләребез арасында яши торган
төрле-төрле фикерләргә, күренешләргә төрле караш тудыра. Мисал өчен минем
хәтердә уелып калган ике фикергә игътибарыгызны җәлеп итәсем килә:
1. Казанда, ә без аны милләтебезнең Мәркәзе дип атыйбыз, бер олы
җыелыш барганын телевизордан күрсәтәләр. Анда төрле төбәкләрдән килгән
милләттәшләребез татарның бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышып
утыралар. Бик катлаулы мәсьәләләр, әлбәттә. Себердән килгән кунак татар
телен вата-җимерә, шул төбәкләрдә яшәгән татарларның телебезне, гореф-
гадәтләребезне нәселдән-нәселгә биреп калдырырга тырышулары, ниндидер
оештыру чаралары уздырулары турында сөйләргә тырыша. Ул әле, әлбәттә, анда
яшәгән татар балаларына Тукай әсәрләрен җиткерү турында әйтеп тә өлгермәде.
Аларның татар телен саклау эшен нинди авыр хәлдә тормышка ашырырга
тырышуларын Казанда яшәгән кешегә күз алдына китерү бик авыр, хәтта
тулысы белән аңлау мөмкин дә түгелдер. Җитмәсә, кунакның сөйләү сыйфаты
да түбән. Әлбәттә, татар теленең бүген анда гына түгел, башка төбәкләрдә
дә нинди аяныч хәлдә икәне турында мәгълүматны сыкранмыйча, тыныч
кына, аек акыл белән кабул итү бик авыр. Шуңадыр да инде бәлки, Казанда
яшәүче бер күренекле шәхес: «Татар телен белмәсәгез, Казанга килеп
йөрмәгез!» – дип, теге егетебезнең битенә чәпәде. Мин инде телевизор аша гына
да бу сүзне ишетеп, алар арасында утырмавыма бик үртәлгән идем дә, ярый
әле ул җыелышта катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уйларымны
миннән дә яхшырак итеп әйтеп бирде: «...безнең бурыч чит төбәкләрдән килгән
милләттәшләребезнең сөйләү сыйфатына бәйләнеп, аларны тәнкыйтьләп утыру
түгел, ә аларга татар телен өйрәнү һәм саклап калуга юнәлтелгән эшләрендә
ярдәм итү формаларын эзләп табу һәм бу юлда төрле файдалы гамәлләрне
тормышка ашыру», – дип аңлатты. Күренекле шәхес, басып гафу үтенмәсә
дә, үзенең хатасын таныгандай тоелды миңа.
2. Икенче бер мисал: яшь бер егет телевизорда фикер алышу барганда:
«...без бүген Тукай иҗаты белән генә яши алмыйбыз», – дип тә әйтеп куйды.
Бик матур сөйли үзе. Саф татарча. Казанча сөйли.
Бу фикер дә күктән төшмәгән, бу фикернең дә тормышта нигезе бар. Шуңа
күрә бу кеше нигә болай, нигә тегеләй дип әйтте әле, аның авызын капларга
кирәк дип утырудан файда юк. Егетебезнең шундый фикергә килү сәбәбе
нидә икән дигән сорауга җавап эзләү күпкә файдалырактыр дип уйлыйм мин
бу очракта. Ни өчен дисәгез, беренчедән, егетебезгә «син Тукай иҗаты белән
генә яшә» дип әйтә алмыйбыз. Чөнки алай дип әйтүнең файдасы юк – ул үз заманының кешесе һәм үзенең нәрсәгә булса да, карашын әйтеп күрсәтүгә дә,
үзенчә яшәргә дә хакы бар; икенчедән, «син Тукай иҗаты белән яшәмәсәң,
татар дөньясы тәмам юкка чыга» дип әйтү дә дөрес булмас, чөнки мәсьәләнең
асылына туры килми; өченчедән, «син белмәгәннән, Тукайның безгә калдырган
акыл мирасының әһәмияте түбәнәя» дип тә әйтмәс идем мин.
Ә менә балаларыбызның, егет-кызларыбызның рухи дөньясын, тәрбиясенең
әхлакый һәм мәдәни нигезен татар халкының рухи байлыгын туплаган Тукай
иҗатын өйрәнеп, башка халыклар әдәбияты үрнәкләре белән танышырлык,
ул үрнәкләрне аңларлык дәрәҗәгә җиткерү – безнең изге бурычыбыз. Чөнки
Тукай иҗатын белмәгән татар баласы үз халкының рухын да, мәдәниятенең
тарихи нигезен дә белми дә, аңламый да калу куркынычы милләтебезнең
баш очында бүген. Ә үз халкының мәдәниятен тулысы белән аңламаган бала
күпмилләтле җәмгыятьтә үзенең шәхес буларак башкалардан ни белән аерылып
торуын аңлый алмый интегә; үзен үз халкының мәдәни әһеле итеп аңламаган
кеше башка халыкларның мәдәниятен дә аңлый алмый. Шул сәбәптән башка
халык кешеләрен үзенә тиң кеше итеп кабул итә алмый – йә үзеннән түбән,
йә үзеннән югары куеп карарга мәҗбүр. Ике очракта да аның тирә-як белән
мөнәсәбәте тәңгәл булмый. Ләкин аны шул үзе яшәгән әйләнә-тирә, ул яшәгән
җәмгыять шундый хәлгә төшергән, аңа шундый гомум тәрбия биргән. Аның
тәрбиясе юк түгел, аның тәрбиясе нәкъ менә шул дәрәҗәдә. Бала буларак,
аның биредә гаебе дә юк дәрәҗәсендә.
Ни кызганыч, әле күптән түгел генә бер «социалистик гаилә» булып яшәгән
төрле милләт кешеләре хәзер дошмани мөнәсәбәткә барып җитте. Бу хәлне теге
яки бу төбәктә эш булмау белән бәйлиләр: янәсе, кайдадыр эш булмау сәбәпле,
кешеләр йортларын ташлап, башка төбәкләргә китәләр. Шушы нигездә төрле
милләт кешеләре арасында каршылыклар көчәя, имеш. Анысы да бардыр. Тик
менә, мисал өчен, шагыйрь Рәсүл Гамзатовның йортын талап, аның тазалыгына
зыян китергән кешеләрнең бу гамәлен эш урыны булмаудан гына килеп чыккан
хәл дип аңлатуны минем зиһенем кабул итеп бетерми нигәдер. Яки Мәскәү
базарында бер милләт кешесе – сатуда эшләгән кеше, икенче милләт кешесе
– полициядә эшләгән кешенең башын сугып тишкәнен, өченчесе – шулай ук
полициядә эшләүче кеше – бу хәлгә карап, шаккатып торганын да минем акыл
эш җитмәүдән килеп чыккан хәл дип кабул итми. Андый мисаллар, кызганычка
каршы, артык күп бүгенге көндә.
Шундый катлаулы чорда, дөрестән дә, кешеләрне, яшьләребезне әдәбият
өлкәсенә үгетләү, ә әдәбиятыбызда – Тукай иҗатына игътибар тәрбияләү
белән генә чикләнсәк, дөрес булмас. Һәм минем бу мәкаләм дә ул хакта түгел.
Ә менә балаларыбыз, яшьләребез, киләсе буын Тукай иҗатындагы байлыкны
берникадәр булса да үзләштерә алсалар, татарның Тукай иҗатында тупланган
рухи байлыгын аңлап, шул багаж белән олы дөньяның олы юлына чыксалар,
күп нәрсәне аңлау алар өчен җиңелрәк булуы минем өчен көн кебек ачык.
Әдәбиятта, сәнгатьтә, милләтнең рухи байлыгы нигезендә тәрбия алган бала
тормыш авырлыклары килеп чыкканда, үзендә матурлыкка омтылырлык көч
һәм илһам таба. Ә милләтнең рухи нигезен инкарь итеп, матди байлык артыннан
кеше башы аша атлап, сугышуга юнәлтелгән тәрбия алганы тынычлыкта да
сугышу өчен сылтау эзли.
Билгеле булганча, аңлы кеше китап белән эш иткәндә, бигрәк тә әдәби
әсәр укыганда, аны үзенең акылы аша гына түгел, бәлки җаны, күңеле аша
да үткәрә. Китап ниндидер вакыйга турында язылган мәгълүмат чыганагы гына түгел. Шуңа күрә дә китап укырга өйрәнү барышында бала әлегә кадәр
таныш булмаган гамәлләр башкара: аңлы рәвештә хәрефләрне кушып, сүзләр
оештыру, сүзләрне кушып ниндидер фикерне аңлата башлау баланың аңында
революцион үзгәрешләргә китерә, аның рухи дөньясын формалаштыру
юлында бәяләп бетергесез әһәмияткә ия адымнарга әйләнә. Г.Тукай бу турыда
«Китап» шигырендә рус шагыйре Н.Позняков фикеренә кушылып язган:
«…һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса... рухым төшсә... җәфа чиксәм,
йөдәп бетсәм... күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш, мин кулыма китап
алам», – дип яза. «Шулвакытта укып барган һәрбер юлым... була минем юл
күрсәтүче йолдызым», – ди шагыйрь.
Гомумән, уку – энә белән кое казу гына түгел. Уку процессы, әдәби әсәр
уку бигрәк тә, акыл эше генә түгел, бәлки рухи көч таләп итә торган, олы
әһәмияткә ия булган хезмәт ул. Башка төр хезмәт кебек үк белем дә – сәләт
тә, тырышлык та, тиешле күләмдә мәдәни тәрбия дә таләп итә торган шөгыль.
Биредә җәмгыятебезнең тагын бер җитешсезлеге, минем карашка, шунда: без
балаларны төрле шөгыльгә юнәлтеп, әзерләп укытырга, өйрәтергә күп көч
салабыз. Ә менә укуның үзенең олы әһәмияткә ия бер мөһим хезмәт булуын
аңламыйча торып, балаларны укырга өйрәтү тиешле югарылыкка күтәрелә
алмаячак. Җитмәсә, үзебезнең телдә укыту өчен мәктәптә сәгатьләр саны да аз.
Бусы аеруча зур аяныч һәм кызганыч. Чөнки үз туган телендә укыган баланың
аңы, фикерләү сәләте, беренче чиратта, шушы телнең үзенчәлегенә бәйле булуы
фән тарафыннан, шул исәптән социология фәне тармагы – социолингвистика
эзләнүләре нигезендә исбат ителгән факт.

Шагыйрьнең туган телгә мөнәсәбәте

Тукайның иҗаты белән танышу, аның әсәрләрен уку, аңлау, башка әдәби әсәрләр
өстендә эш иткән кебек үк, укучыдан билгеле бер әзерлек, зыялылык таләп итә. Һәм
бу шарт Тукай яшәгән вакыттагы татар теле белән бүгенге татар теле арасындагы
аерма белән генә бәйләнмәгән. Сүз, бер яктан, яшь буынның фикерләү сәләтен
үстерү турында бара: әдәби әсәрне уку гына түгел, бәлки аны аңлау, андагы
фикерләрне үзләштерү, кабул итү сәләте һәр кешегә дә тигез бирелми. Икенче
яктан, татарның Тукай иҗатында тупланган милли-мәдәни рухын, татарның
әхлакый байлыгын яшь буынның тәрбия нигезе итеп алу турында бара. Татар
телен мәктәптә укытуга бүленгән сәгатьләр саны бүген телне килешләр, сүз һәм
җөмлә төзелешен, кагыйдәләр өйрәнүгә (бу һичшиксез бик мөһим) кайтарып
калдыру өчен дә җитәрлек булмавы проблеманы тагын да ныграк катлауландыра
һәм укытучылар минем белән килешми калмас дип уйлыйм.
Мәсьәләнең тагын бер ягы бар: бик матур, җиренә җиткереп иҗат ителгән
әсәрләрне уку да үзе генә әле кешене чын мәгънәсендә кеше итү өчен җитәрлек
шарт була алмый. Моның өчен социаль системаның, институцияләрнең кирәкле
дәрәҗәдә үсеше, җәмгыятьтә кешегә мөнәсәбәтнең чын мәгънәсендә кешечә
булуы мотлак. Шулай да, безнең әле бу юлда күп нәрсәләрне үзгәртергә тиеш
булган җәмгыятебездә дә, минем аңлавымча, Тукай иҗаты нигезендә җиренә
җиткереп тәрбияләнгән бала карак булып та, наркоман яки эчкече булып
та китмәячәк. Бу сүзләрне язу өчен дә нигез булып шагыйрьнең олы иҗади
хәзинәсе тора.
Шул хәзинәнең бер өлгесе – ул һичшиксез бүген бөтен татарның гимнына
әйләнгән «Туган тел» әсәре. Габдулла Тукайның юбилеена багышланган бер кичәдә Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында: «Туган тел» – ул безнең
өчен милләт гимны да, бишек җыры да, телебез ачылганда ятлаган беренче
шигыребез дә. Ә бүгенге көндә без «Туган тел»не оныкларыбыз авызыннан
ишетү белән бәхетле», – дигән иде. Чыннан да, бүген мәйданда булсынмы,
зур залларда йә кечкенә аудиториядә булсынмы, шунда җыелган татарларның
яше-карты, ире-хатыны бер булып, бердәм булып, ул гимнны башкаруы үзе
бер рухи көч бирә торган чыганак:
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы...
Беренче карауга гади генә кебек тоелган бу шигъри юлларда бөеклеккә генә
хас булган аерым төрле гадилеккә төрелгән ифрат тирән фикер ята. Нәкъ менә
шушы фикер тирәнлеген тоеп, ул әсәрне гасырдан-гасырга күчереп, халкыбыз
үз теленә багышланган гимнга әйләндергәндер, күрәсең.
Ә бит бу әсәрен Тукай 1909 елда бастырган. Ягъни шагыйрь егеткә бу
шигырьне язганда әле бары тик 23 яшь кенә булган. Шул аз гына гомере
эчендә гадилектән бөеклеккә атлаган милләттәшебез. Даһиларга гына хас
сыйфат бу.
Билгеле булуынча, бары тик әти-әни сөйләшкән тел генә кешенең туган
теле була ала. Әле тумас борын ук бала әнисе һәм әтисе белән үзенчә
аралаша башлый. Дөньяга килгәч, нәкъ менә шул әти-әни сөйләшкән туган
тел аркылы бала үзенең әйләнә-тирәсендә булган җан ияләре турында,
ниндидер әйберләр, хәлләр турында беренче мәгълүматны ала. Үзенең
якыннарын танырга, аларны башкалардан аерып алырга өйрәнә. Шушы
беренче аралашудан, шул тәүге мәгълүматтан аның зиһененең, аңының
формалашуы башлана.
«Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел акылы», – ди шагыйрь. Нәкъ менә
туган тел аркылы кеше алдагы тормыш юлында кирәк булачак күп нәрсәләрне
белә, күп нәрсәгә өйрәнә. Милләтнең әхлакый нигезенә, мәдәниятенә,
кеше тормышында иң төп рольләрне уйнаган, милләтне милләт иткән рухи
хәзинәләрне кеше туган телендә сөйләргә өйрәнү белән параллель рәвештә
үзләштерә. Бәхәскә биредә урын юк. Ләкин тормыш юлында без белгән
әйберләрдән белмәгәннәре күбрәк. Туган тел ярдәмендә «белгән» белән
«белмәгән», «беләсе бар» арасында үтеп чыга алмаслык тирәнлекләр ята.
Туган тел ярдәмендә белем бинасының стеналарын төзеп, түбәсен ябасы бар.
Бу олы төзелештә башка телләрнең ярдәме кирәк булачак. Ә хәзергә бинаның
нигезе турында сүз.
«Күп нәрсә белдем» дип әйтү өчен, шул күп нәрсәне нәкъ менә туган тел
аркылы белүне аңлар өчен баш миенең эшен җайга салырга, фикер йөртергә
өйрәнергә кирәк. Биредә инде туган телнең әһәмияте бәһалап бетерерлек
түгел, аны башка берни дә алыштыра алмый. Чөнки тел – акыл белән, фикер
йөртү сәләте белән турыдан-туры бәйләнештә. Туган тел бу бәйләнештә һәр
кеше өчен аерым урын алып тора. Лингвистларның һәм психологларның күп
эзләнүләре төрле милләт кешеләренең хәтта дөньяга карашлары да аларның
туган телләренең үзенчәлекләренә бәйле булуын исбат итә торган нәтиҗәгә
китергән. Тукай ул вакытта әле бу фәнни эзләнүләр нәтиҗәсен белмәгән,
әлбәттә, ә шулай да баланың уйлау сәләте, аңлау дәрәҗәсе туган теле белән
бәйле булуын башкача, үзенчә – шигъри калыпка салып күрсәтә. Нәкъ менә туган тел ярдәмендә бала кечкенәдән үк үзенең шатлыгын да, кайгысын да
аңларга өйрәнә:
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем,
– ди бу турыда шагыйрь. Кешенең туган теле белән аның фикерләү сәләте,
дөньяны аңлау мөмкинлеге тирән бәйләнештә булуыннан чыгып, VI гасырда
ук яшәп иҗат иткән икенче бер бөек акыл иясе, педагогика фәненә нигез
салучы Ян Амос Коменский үзенең «Великая дидактика» исемле китабында
башлангыч мәктәптә балаларны бары тик туган телләрендә генә укыту
кирәклеге турында язып калдырган. Мәктәпнең беренче сыйныфыннан алып
өченче, дүртенче сыйныфына кадәр бала бары тик үз телендә, туган телендә
генә укырга тиеш. Менә шулай, төрле гасырда һәм төрле җирдә яшәүләренә
карамастан, ике бөек шәхеснең туган тел турындагы фикере бер-берсенә тәңгәл
килә: бала кечкенә вакытында нәкъ менә туган тел ярдәмендә дөньяны танырга,
яхшыны яманнан, шатлыкны кайгыдан, дөресне ялганнан аерырга өйрәнә.
Кешенең аңы, ис-акылы, фикерләү сәләтенең үсешендә туган телнең
уйнаган зур роле милләтнең тарихи байлыгын куллану мөмкинлегенә дә
бәйле. Туган тел ярдәмендә бала үз халкының буыннан-буынга күчеп килгән
тормыш тәҗрибәсен, авыз иҗатында тупланган акылны, зирәклек өлгеләрен,
әнкәй, әбекәйләрнең әле бишектә чакта ук сөйләгән хикәятләре, әкиятләре,
җырлаган җырлары аша үзләштерә:
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән, –
дип яза шагыйрь алга таба. Бу рухи байлык әни-әтидән, әби-бабадан балага
күчеп, аның тормышка мөнәсәбәтен формалаштыра, чын мәгънәсендә шәхес
булып үсәргә ярдәм итә.
Баланың уйлау сәләте, аның табигатьне һәм җәмгыятьне аңлау юллары ул
сөйләшеп үскән туган теле төзелешенең үзенчәлеге нигезендә формалаша.
Бер үк нәрсәне төрле телдә аралашкан кешеләр төрлечә аңлатуы мәгълүм.
Тукайның үткен зиһененнән бу феномен да читтә калмый. Ул татар теленнән
рус теленә тәрҗемә итүнең төрле мисалларына укучының игътибарын җәлеп
итү юлында «чыктым аркылы күпер» кебек башка бик күп мисаллар китерә.
Тирә-юньдәге әйберләрне, хәлләрне төрле телдә сөйләгән кешеләр төрлечә
аңлавы һәм аңлатуы нәтиҗәсендә, әдәби әсәрләрне тәрҗемә итү үтә авыр
хәлгә әйләнә. Бер телдән икенче телгә тәрҗемә итүдән шигырьнең формасы да,
эчтәлеге дә автор танымаслык һәм укучы аңламаслык хәлгә килүе нәкъ менә
шул телләрнең үзләренә генә хас үзенчәлеге булуын, ул телләрдә сөйләшкән
кешеләрнең бер үк әйберләрне төрлечә аңлауларын исбатлый торган бер дәлил.
Бу хакта уйлаганда, Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повестенең рус теленә
тәрҗемәсе исемә төшә. Без үскән чорда балаларны дәвалауның үзенчәлекле
ысулы очрый иде. Авырган баланы остабикә йә мулла чакыртып өшкертә
торганнар иде. Өшкерүне карап торганым бар. Туганыбызның бер кечкенә улы
авырган иде. Авылның остабикәсе баланың аркасын, аннан күкрәген йомшак,
җылы куллары белән сыпыра-сыпыра, үзенең догасын иреннәре белән йомшак,
кына өреп, догасын үзенең тыны белән баланың күкрәгенә иңдергән кебек итеп укырга кереште... Әбигә ышанудандырмы, аның моңлы тавыш белән матур
итеп сузып укыган догасыннандырмы, күпмедер вакыт үтүгә бала тынычлап
йоклап та китте. Берничә көннән бала терелеп, уйнап йөри башлады – чирнең
үзенең үтеп китәр вакыты җиткәндерме, өшкерүнең файдасы тигәндерме, анык
кына әйтү авыр. Хәер, әле сүз дә ул хакта түгел.
Абыстайның өшкерүендә чын мәгънәсендә авыруның битенә төкерү дигән
нәрсә булмады, әлбәттә. Ә рус телендә сөйләп үскән бала өчен татарларда
өшкереп дәвалау татарчадан тәрҗемә ителгән повестьта менә ничек килеп
чыккан: «...мулла и хальфа, пришедшие заговорить болезнь Галимы... прочитали
«альхам», затем, наклонив головы над ней: «Тьфу, тьфу!» – плюнули в ее лицо...».
Сөйләү системасы төрлечә корылган телдә сөйләшкән кешеләр һәрнәрсәне
үзләренчә күз алдына китерәләр, төрлечә тасвирлыйлар. Ничек кенә тәрҗемә
итсәң дә, өшкерүнең чын мәгънәсен рус баласына аңлатып булмый. Ә татар
баласына, күреп үссә, әлбәттә, аны аңлатып тору да кирәкми. Чөнки ул
бишектән үк шул тормыш-көнкүреш системасында яши һәм аның аңы, зиһене,
фикерләү үзенчәлекләре шул шартларны сурәтләгән сүзләргә һәм җөмләләргә
нигезләнгән. Һәр балага ул яшәгән дөнья туган теле ярдәмендә ачыла, шул тел
ярдәмендә аның аңына сеңеп кала. Империяләр, дәүләтләр үзгәрә, тарала, юкка
чыга. Ә туган тел яши килә. Әйтик, безнең Россия дәүләте күпме еллар патша
кул астында, соңрак – совет дәүләте, аннан соң инде бүгенге Россия дәүләтенә
әйләнде... Ә туган телебез, шөкер, күп башка телләр кебек үк яши әле.
Бу җәһәттән иң мөһиме шуны үзләштерү кирәк: бүген балага табигать
күренешләрен, нәфис әдәбиятны, йә булмаса математик мәсьәләләрне чишү
юлларын башлангыч сыйныфта туган телендә түгел, ә башка телдә аңлатырга
тырышу тиешле нәтиҗәгә юлны авырлаштыра. Хисапка өйрәтүдә дә шул ук
хәл. Әйтик, без балаларны кечкенәдән татар телендә, нәкъ татар теленә хас
сөйләм төзелешенә нигезләнгән сүзләр тезмәсе ярдәмендә, мисал өчен, «өчтән
бер» дип өйрәтәбез. Ягъни өч алманың берен алабыз дип өйрәтәбез. Ә рус
телендә бу «одна треть», ягъни – «берәү өчтән» дип әйтелә, языла һәм укыла.
«Өчтән бер» дип кечкенәдән үз теленең үзенчәлегенә яраклы рәвештә сөйләп
өйрәнгән татар баласыннан беркөн килеп «берәү өчтән» дип сөйләүне таләп
итү, ә телләр арасында мондый аермалар бихисап, дөньяны бөтенләй икенче
төрле итеп, астын өскә әйләндереп күзаллауны таләп итү дигән сүз.
Биредә рус телен татар теленә каршы кую уе юк миндә. Аллам сакласын!
Бары шуны өстәп әйтәсем килә – бала үзенең туган телендә ул телнең
грамматик кагыйдәләрен белмәс борын ук башкаларга аңлашырлык итеп
сөйләшә башлый. Шулай ук өч алманың берсен татар баласы кечкенәдән үк
«берәү өчтән» дип түгел, ә «өчтән бер» алма дип, арифметик кагыйдәләрне
белмәс борын ук саннар белән татарларга аңлашыла торган итеп аралаша
башлый. Аның акылы да, зиһене дә кагыйдәләрне яклау нигезендә түгел,
ә табигый рәвештә, үз милләтенең яшәү кануннары, мәдәни һәм рухи
мисаллары нигезендә формалаша. Тукай сүзләрен кулланып әйткәндә, бишектә
чагында тыңланган әбкәсе-әнкәсе җырлаган җырларга, алар сөйләгән халык
әкиятләренә, табышмак-әйтемнәргә тупланып, гасырлардан-гасырларга күчеп
килгән татар мәдәнияте һәм татар рухы өлгеләрендә формалаша.
Әйтергә кирәк, бу – татар балаларына гына хас әйбер түгел, әлбәттә. Шушы
ук сүзләр бер үк дәрәҗәдә рус балаларына да, башка милләт балаларына да
тулысы белән кагыла. Әйтик, Пушкин үзенең тәрбиячесе Арина Радионовнаның
әкиятләрен олы шагыйрь булып өлгергәч тә, рәхмәт әйтеп искә ала. Проблема шунда: мәктәпнең беренче сыйныфына килгәч, балага башка милләт телендә
өр-яңадан дөньяны тану, саннар, сүзләр куллану кагыйдәләрен өйрәтә
башлаганда, төрле бала алдында төрле дәрәҗәдә, әлбәттә, ләкин барыбер
авырлыклар килеп туа.
Ничек кенә булмасын, баланы көчләп туган теленнән аерып, икенче
телгә күчерү аның аңына да, фикер йөртү мөмкинлекләренә дә бәйле. Алай
гына да түгел. Тел – кешеләр белән аралашу юлында иң кирәкле корал. Ә
кешеләрнең бер-берсе белән аралашуы – ул җәмгыятьнең социаль система
буларак саклануының һәм үсешенең нигезе. Шуңа күрә дә җәмгыятьтә
таркалу (без бу турыда сөйләсәк-сөйләмәсәк тә, язсак-язмасак та) телләр
мөнәсәбәтенә үзгәрешләр кертә, нигезен җимерә, ә телләр арасындагы
мөнәсәбәт – җәмгыятьтәге кризис, таркалу хәлләрен тагын да кискенләштерә.
Бу турыда, төрле сәбәпләр аркасында бик сөйләргә тырышмасалар да,
тарихчылар яхшы белә. Алар арасында безнең заманда иң танылганнарның
берсе – Тойнби – җирдә төрле вакытта яшәгән һәм таркалып, юкка чыккан
империяләрнең тарихын тирән өйрәнеп, бу таркалу процессының тел –
аралашу процессына бәйле булуын исбат итеп, менә нәрсә ди: «...человек в
критических обстоятельствах возвращается к своему родному языку, очень
быстро позабыв тот, которому его долго и тщательно учили и которым он
ранее широко пользовался» (с.391). Татар халкының бүген кайсы төбәктә
яшәвенә карамастан, үзенең Туган теленә кайтырга тырышуы, өйдә дә, урамда
да, хәтта эштә дә Туган телендә сөйләшергә тырышуы, Туган теленә дәүләт
теле статусы биреп, аны дәүләт тарафыннан да саклауга юнәлтелгән чаралар
кабул итәргә тырышуы менә шул, Тойнби әйткәнчә, халыкның ил язмышында
туган, үз язмышында туган «критические обстоятельства»ларны тою нәтиҗәсе
дип аңлыйм мин. Бу «критические обстоятельства» үз чиратында илебездә
барган социаль таркалу нәтиҗәседер, мөгаен. Тойнби дә бит нәкъ шул турыда
яза: «...процесс социального распада сопровождается двумя характерными
лингвистическими процессами: во-первых, родной язык некоторых общин
или некоторых стран вытесняется, во-вторых, некоторые из этих агрессивных
языков стремятся вытеснять местный язык простонародья...» Тойнби бик
катлаулы тарихи хәлләрне – вакыйгаларны тасвирлап яза. Бу – минем әлеге
мәкаләмә турыдан-туры бәйләнмәгән. Мин бары тик аның Туган телгә бәйле
фикерләрен генә искә алдым.
***
Тукаебызның туган телгә булган мөнәсәбәте безгә, бүгенге көндә яшәүче
укучыларына васыять булып яңгырый. Күрәсең, шагыйрь әле шул вакытта
ук туган тел мәсьәләсе вакыт үтү белән катлаулана һәм кискенләшә баруын
тойгандыр. Афәтне алдан күрә белү – бөек акыл ияләренә хас тагын бер сыйфат.
Бүгенге галимнәр фараз итүенчә, планетада һәр ике атна саен бер тел юкка
чыга икән. Әгәр бу хәл шул тизлектә дәвам итсә, әлеге көндә җирдә яшәп
килгән 6800 телнең йөз елдан соң бары өч меңе генә торып калачак дигән сүз.


Равил НАСЫЙБУЛЛИН,
социология фәннәре докторы,
Мәскәү

«КУ» 04, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик акыллы фикерлэр, рэхмэт