Логотип Казан Утлары
Габдулла Тукайның тууына - 140 ел

Тәкъдиргә язылмаган үкенеч

Әйдә әле, бераз гына фараз кылып ал, татар: теге агай шагыйреңә биргән булса алтатар...

...Күрше агаемыздан бер алтатар сорарга кичтән ният итеп яттым.
Г.Тукай

Әйдә әле, бераз гына фараз кылып ал, татар:
теге агай шагыйреңә биргән булса алтатар...
Ул бит күпме фасикъ затка багышлаган «чын ясин»,
шуннан инде үзең аңла ниләр килеп чыгасын.
Хәер, кат-кат уйлангандыр шулай ният иткәндә,
читен халәт – дошманнарың артып китсә эттән дә.
Әйтер патша охранкасы: «Кушаматы – «Би-ик усал»;
якасыннан гына тотма, кулларына богау сал!»
Бәгырендә бәргәләнсә дәверләрне гизгән гамь,
чыпчыкларны* атып йөрмәс капиталга кизәнгән...
Утлы корал табу уе килгән аңа Арчада,
ярар Ишми ишеләрне куркыткалап алса да.
Бәлки, үчле Карәхмәтнең йодрыгына тап булыр,
тора-бара татар канлы Дантеслар да табылыр...
Милләтчеләр аһәң белән кисеп әйтер: «Ул аткан!
Күккә атып, безне гафләт йокысыннан уяткан!..»
Кодрәт чәчеп торган каләм бармас мондый гарь эшкә,
ләгънәтләнгән Нәмруд угы булып очмас гарешкә.
Үкенечкә салыр иде ул сөекле халкын да,
ярый әле, кала белгән туры Тукай хәлендә.
Менә шулай бераз гына фараз кылып ал, татар:
теге агай шагыйреңә биргән булса алтатар…

* Чыпчык авылы урманындагы юлбасарларга ишарә. Алар Г.Тукайны да шөбһәләнергә мәҗбүр иткән.

«КУ» 04, 2026

Фото: архив

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев