Логотип Казан Утлары
Габдулла Тукайның тууына - 140 ел

Милләткә

Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем; Мин ышанам ки: син дә мине дус күрерсең.

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.
Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле;
Дөнья бирсәләр дә, сатмам милләт, миллиятемне.
Синеке дип исәпләсәләр – бәхетле мин;
Игелекле шагыйрең булырга ниятлимен.
Күңелем «милли» дигән сүзне сөя – белмим, нидән?
Милләтем, мине «милли» ит – миңа шатлык бүләк ит.
Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы;
Шаша калсам, тик шул хыялдан гына булыр.
Мине шагыйрьлектә мәңге тугъры ит, Тәңрем;
Шунда гына – күңелемнең бөтен теләк-омтылышы.
И күк! Ал җанымны, тик, зинһар, алма шөһрәтемне;
Минемчә, онытылу, тибәрелү – үлемнән яманрак.
Үзем үлсәм дә, гаҗиз исмем үлмәсен, югалмасын;
Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.
Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, –
Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.
Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем;
Мин ышанам ки: син дә мине дус күрерсең.

 

Габдулла Тукай

Быел мәшһүребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан
журналыбызда аңа куелган һәйкәлләрне барларга булдык.
Казанда Габдулла Тукайга өч һәйкәл куелган. Беренчесе 1956 елда
мәркәзебезнең Театр урамына куела. Ул бетоннан коелган. Скульпторы –
Е.Х.Шулик. 2005 елда аны, бронзадан коеп, яңадан шул урынга урнаштыралар.
1958дә – Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе гамәлгә
кергән елда икенче һәйкәл Казанның Пушкин урамына – шәһәр үзәгенә куела,
соңрак сквер да шагыйрь исемен йөртә башлый.
Монумент , кара лабрадориттан ясалып, биек постаментка
урнаштырылган, кулына китап тоткан бронза Тукай сыныннан гыйбарәт.
Һәйкәлнең авторлары – Садри Ахунов, Лев Кербель һәм Лев Писаревский.
Аның биеклеге 10 метрга якын. «Бронзадан коелган фигура (биеклеге 4 метрдан артык) халык шагыйренең тирән психологизм һәм героик-романтик
күтәренкелек катнаш образын чагылдыра. Кулына ачылган китап тотып
җиңелчә ашкыну белән борылган гәүдә, энергияле ябык йөз-кыяфәт – бөтен
торышы бу дөньядан яшьли киткән шагыйрьнең рухи көчен, иҗатының
тормышчан характерын чагылдыра. Скульптура ниятнең аныклыгы,
образның ачыклыгы, пластик гомумиләштерүнең кыскалыгы һәм экспрессиясе
белән аерылып тора.
Кара лабрадорит постаменты скульптурага тулысынча тәңгәл китереп
эшләнгән. Квадрат нигезгә урнаштырылган скульптура өчпочмаклы кисемнәр
аша салмак кына сигезкырлыкка күчә (Болгар архитектурасы һәйкәлләренә
хас конструктив чишелеш). Постаментның аскы өлеше шагыйрьнең рус һәм
гарәп шрифты белән татар телендә уеп язылган исеменә ятышып торган
татар бизәге белән әйләндереп алынган» диелә Татар энциклопедиясендә
(авторы – А.В.Гарзавина).
Һәйкәл 1958 елда РСФСР Министрлар Советының 1327 нче карары
нигезендә ачыла, 1960 елның 30 августында кабул ителгән 1 нче кушымтага
ярашлы федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты дип таныла.
Өченчесе – шагыйрьнең Яңа Татар бистәсе зиратында урын алган
каберташы.
Журналның дүртенче тышлыгында Г.Тукайның Пушкин урамындагы
һәйкәле. И.Абрамова фотосы.

«КУ» 01, 2026

Фото: архив

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев