Габдулла Тукайның тууына - 140 ел
Китү
Гарше әгъляләргә** очты җаны. Аһ, рәхимсез бу мәңгелек солых!
Акрошигырь
Гарше әгъляләргә** очты җаны.
Аһ, рәхимсез бу мәңгелек солых!
Бар дөньяны бөек ятимлекнең
Дәрья-дәрья сагышына салып,
Ул ашкынып китте... мәңгелеккә
Ләйсән булып, бүлеп татлы төшен.
Ләгънәт түгел, рәхмәт яңгырыдай,
Ахакланып җиргә явар өчен.
Табар өчен эзләп үз йолдызын,
Утлы упкыннардан җанын йолып,
Китте... Гүя язылып бетмәгән
Алкын сулы серле шигырь булып,
Йөрәкләрне телгән бәгырь булып…
** Гарше әгъляләргә – югары күкләргә.
«КУ» 04, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев