Логотип Казан Утлары
Габдулла Тукайның тууына - 140 ел

Кавышу

Төшенде ул: шушы төштә шагыйрь Бакый дөнья белән кавышты.

«Озак баралмассың, озатырлар!
Изге затка – зират. Ят, йокла», –
Кат-кат кабатлады «ят яраткан».
Төртеп екты аннан ястыкка.
Өлешенә тигән көмеше, дип
Кешнәп куйды шулчак тук мәйдан,
Һәр шигыре, һәрбер сүзе өчен
Түләү таләп итте Тукайдан.
«Сөрергә, – дип сөрән салды берәү, –
Гомерлеккә китсен сөргенгә!»
Кагылмакчы шулай исерек ният
Шигъриятнең бөек серенә.
Сузылдылар керле куллар белән,
Аның соңгы сулышын бүлдереп.
Төкерде ул.
Тук Рәсәйнең шома маңгаена
Ябышып калды канлы төкерек.
Һәм дерт итте кимсетелгән кавем.
Язгы күкрәү кебек уянды.
Кузгалды да мескен ызбалардан:
– Ул безнеке! – диде Тукайны.
Пошаманга төшеп, ышыккарак
Посты дошман. Кысты тавышны.
Төшенде ул: шушы төштә шагыйрь
Бакый дөнья белән кавышты.

 

«КУ» 04, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Патшалардан шагыйрьләргә төрле- төрле мөнәсәбәт , .............Төрле чорда, төрле илдә, төрлесенә төрле сәбәп. ............. ...Гөмәр Хәйям даһи шәхес, әмма бәйсез фикер йөрткән, ..............Патшаларга гына түгел, Аллаһка да каты “төрткән”. ............. ...Бохар ханы мәрхәмәтле булган, аның бәхетенә,- ...........Үз янында аңа, хәтта, урын куйган тәхетенә. ............... ...Иран шахы, каберенә ераклардан тартып торган ............ Бөтен дөнья сокланырлык, гаҗәп матур чатыр корган. ............ ...Дәвамы бар. Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ә Тукайга өстәгеләр булмаганнар бик ул хәтле, ............Исән чакта гына түгел, хәтта, үлгәч, илтифатлы. .......... ...Гади кабер ташы тора, аерма юк, әллә нәрсә, .............Марҗа* ташын күрмәс идек, вандал беркөн җимермәсә. ........... ...Юкса, Тукай, зур хөрмәткә лаек шәхес, Хәйямгә тиң! ................Бу мескенлек, оят, хурлык! Инде тагын ниләр әйтим?! ............. ....Татарның бит, сатканнан соң, үзенең чын ханнары юк, ...........Өстән куйган түрәләрнең, ахры, бер дә җаннары юк?!... .............. ... Сәйлән. (Ләйсән Мөгътәсимова)