Логотип Казан Утлары
Габдулла Тукайның тууына - 140 ел

«Габдулла Тукай. 140 яшь»: Татарстан Республикасы Милли музеенда бөек шагыйрьгә багышланган фильм күрсәтелде

26 апрельда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулды. Бу мөһим вакыйгага багышланган фильм төшерелде.

26 апрельда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулды. Бу мөһим вакыйгага багышланган фильм төшерелде. Ул Татарстан Республикасы Милли музеенда «Музейлар төне» чарасы кысаларында күрсәтелде.

Фильмның авторлары: Элина Марданова һәм Данис Хисматуллин. Алар Тукай булган урыннарны күрер өчен Кушлавычка, Кырлайга, Өчилегә, Самарага, Санкт-Петербургка, Җаекка һәм Казанга сәяхәт кылдылар. Проектны ике ай эчендә тормышка ашырдылар.

«Элина сценарийны рус телендә язды, мин татар теленә тәрҗемә иттем.  Махсус камераларны кулланмадык, шул монтаж да телефонда эшләдек», – дип сөйләде Данис.

Игътибарга лаеклы факт: фильмда ясалма фәһем кулланылган. Тукайның балачагы, гаиләсе һәм дуслары белән бәйле архив кадрлары кебек күренә.

Чара ахырында Данис уйда булган яңа проектларның, алдагы планнарның барлыгын әйтте.

Элинага һәм Даниска уңышлар! Барлык максатларга ирешергә насыйп булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Рәхмәт! Искиткеч проект!