Логотип Казан Утлары
Габдулла Тукайның тууына - 140 ел

Апрельдә мин гел Тукайча язам

Апрельдә мин гел башкача янам – Апрельдә мин янам Тукайча.

Апрельдә мин гел башкача янам –
Апрельдә мин янам Тукайча.
Гомер исәбемне саный башлыйм
Янган уттан сүнгән уткача.
Апрельдә мин гел башкача сөйлим –
Туган телнең тәмен мең татып.
Тукай үзе тыңлап торыр кебек,
Шыпырт кына, «тегеннән» кайтып.
Апрельдә мин гел башкача ярсыйм –
Апрельдә мин ярсыйм Тукайча!
Гел Тукайча көләм, елыйм, яшим…
Күргән булмасам да һичкайчан.
Апрельдә мин гел Тукайча язам… –
Бу сүземне Ходам кичерсен! –
Мине дә бит Шагыйрь дип йөртәләр,
Тукай юклыктандыр... Нишлисең!..

 

«КУ» 04, 2026

Фото: архив

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев